Гөлинә Шәйхи

  • Меңләгән тамашачы белән залда утырганда да, ул спектакльне бер син генә аңлыйсың да, теге мең кеше аңламый төсле тоелачак сиңа. Иң кызыгы, калган бер мең кешенең дә, шулай ук «Мин генә аңлыйм!» дип утыруы. Әйбәт спектакльне кешегә аңлатуы кыен. Ярату кебек.
  • "Юк" дия белмим!
    12 апрель 2023 - 09:03
    – Халык дигәннән... Алар сезне Илсөя Бәдретдинова белән бергә булачаклар дип тә юрый. Син хәзер миңа, әлбәттә, киресен әйтәчәксең. – Киресен ишетәсеңне белгәч, нигә ул сорауны бирәсең?
  • Халык хәтерендә озаграк яшисе килә...
  • «Замана, мохит үзгәргәндә дә кеше үзгәрми. Син кешенең асылын берничек тә үзгәртә алмыйсың. Кеше Адәм белән Һава вакытында нинди булган булса, шундый ук булып кала. Кешенең фәкать күзаллавы гына үзгәрергә мөмкин. Шуңа күрә, театрны аңларга кирәкми, аны тоярга кирәк. Иҗат синең аңыңда түгел, җаныңда чагылыш табарга тиеш!»
  • Декрет ялында каткан ипи ашап утырып булмый бит. Бала белән без тулаем ир кулында калабыз дигән сүз бу. Шуңа мин һәр адымны уйлап атлар яшьтә, гафу итегез.
  • Мөһәҗирләр
    5 гыйнвар 2023 - 11:00
    Камал театрында Мәхмүт Галәү дилогиясе буенча «Болганчык еллар. Мөһәҗирләр» спектакленең премьерасы булып узды. Ике антракт белән барган 4 сәгатьлек әлеге спектакль бүгенге көндә нык актуаль дисәм дә, ялгыш булмас. Спектакльне сәхнәгә Г. Камал исемендәге татар дәүләт Академия театрының баш режиссёры Фәрит Бикчәнтәев үзе куйды.
  • БАЯНСЫЗ ИЛЬЯС ТА ЮК
    3 гыйнвар 2023 - 11:00
    Талантлы, яшь, виртуоз баянчы Ильяс Шәриповны күпләр хәзер ишетеп кенә түгел, танып та белә. Яшь булуына карамастан, үзенә генә хас харизмасы белән шактый тамашачының күңелендә халык моңнарына мәхәббәт уята алган баянчыларның берсе ул.
  • Мин ул - МИН!
    7 декабрь 2022 - 12:00
    - Артистлар арасында "Илнат аерылган икән" дигән сүзләр йөри. Бу гайбәтме, әллә ...? - Минем турында бик күп сүзләр йөргәнен беләм...
  • ХЫЯЛЫМНАН БАШ ТАРТТЫМ
    28 октябрь 2022 - 13:05
    Элек, беренче тапкыр театрга килгәндә, мин ул әйберне аңламый идем. Ах-вах килеп, әйтәсен әйтеп, каршы эндәштергәләдем. Ә хәзер мин Раил абыйның эшләгән хезмәтен бәяли беләм.
  • 17 елым әрәм!
    1 август 2022 - 13:44
    Әни генә: «Кызым, чыккансың икән яшә инде, әнисе дә ир белән тора алмады, кызы да..», -  дип сөйләрләр дип гел туктатып килде. Ярар, бер көн сөйләрләр иде, ике, өч ай, ярты ел ди. Тик 17 ел түгел бит инде! Кеше сүзе дип мин 17 ел гомеремне әрәм иттем, җүләр.
Тинчурин театрының журналистлар клубы кысаларында чираттагы лекция узды
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте