Логотип
Хәбәрләр

ДӨНЬЯ БОЗЫЛЫП БАРА

Бездә бит фаш итә торган әйбер әйтәсең икән, сине таптыйлар, изәләр, юкка чыгаралар. Ачы дөреслекне кабул итә белмибез, кызганыч. Ниндидер җитешсезлекләрне төзәтәсе урынга, күз генә йомып китәбез дә, шулай дәвердән-дәвергә сузыла аннан.

Ул тирән фикерле, җитди һәм шул ук вакытта дөнья тәгәрмәчен әйләндерерлек чая да. Бүгенге әңгәмәм, елар чакта да көлдерергә сәләтле кешеләрнең берсе булган талант иясе - Әбри Хәбриев белән.

 

Менә бүген кем ул Әбри Хәбриев? Пародист, җырчы, алып баручы, юморист, шоумен, артист?

– Бер сүз белән әйтсәк, ул - иҗат кешесе. Ә иҗат кешесенә бер генә юнәлеш кызык була алмый.

Ә тамада белән алып баручы арасында син үзеңне кем дип саныйсың?

– Алып баручы. Тамада бит ул билгеле бер тайминг һәм сценарий белән генә эшли. Ул шул вакытыннан тайпыла алмый, тайпылса бу аның өчен катастрофа. Мин гомердә тайминг белән эшли белмәдем, чөнки һәрбер мәҗлес ул үзенчәлекле.

Син, башка артистлар кебек үк, Казан мәдәният һәм сәнгать институтын тәмамладыңмы?

Әйе. Анда укырга керер өчен имтихан тапшырганда, Руслан Мөхәммәтҗановның «Бүре догасы» дигән әсәрен сөйләгән идем. Шул вакытта Римма апа Ибраһимова белән Шәмси абый Закиров миңа Салават Фәтхетдиновка сөйләп күрсәтергә киңәш иттеләр. Баксаң, аның шул елгы концерт сезонында «Бүре» дигән җыры бар икән. Бәлки үзенең концертына алыр сине дигәч күңел үсеп китте инде. Шул минутта ук Салават абыйга шалтыратып, очрашу көне билгеләделәр. Аның каршына басып сөйләдем дә, Салават Зәкиевич миңа (бу урында Салаватка пародия, аның тавышы белән укыгыз яме!): «эээ, ни, давай кыскарт та, четверг көнне репетициягә килеп сөйләп күрсәтерсең», диеп канатландырып кайтарып җибәрде. Шуннан мин 12 көн дәвамында аның концертларында шушы «Бүре догасы» монологын сөйләдем. Мин. Укырга да кермәгән килеш. Салават концертында.

Салават Зәкиевич үз концертына, әле сәхнә белеме дә булмаган студент егетне чакырсын өчен, ас булу кирәктер ул, Әбри.

 Уууу... Бу хыялның аргы ягы иде инде. 8 нче концерттан соң бугай, ялгышмасам, мине сәхнә артында Ирек Баһман эзләп тапты да, кулымны кысып: «Матур сөйлисең. Әйбәт. Миңа бик ошады. Төзәтәсе җирләрең күп, әмма туктама, дәвам ит!» диде. Аһ, шул чактагы кичерешләр... Ирек абый Баһманов үзе килеп шулай дисен әле?! Бу минем өчен бик зур бүләк иде инде.

 

Аллаһы Тәгалә сиңа сәхнәгә юлларны үзе ачып торган.

– Аллаһка шөкер, Гөлинә. Һәрбер күрешү, очрашу мине шушы сәхнә юлын сайларга канатландырганнан канатландырып кына торды. Мин ул кешеләрнең һәрберсенә рәхмәтле.

Халык сине барыбер «Юмор-шоу» дан соң гына таный башлады бугай, Әбри.

Әйе. Университетка укыргач кергәч, Шәмси абый Закиров Данир Сабиров, Рифат Зарипов, мин һәм Алия Нугаевадан «Кыек шәүлә» театры оештырды. Юморга мәхәббәт шушы «Кыек шәүлә»дән башлангандыр минем. Ничектер ул елларда матур әдәбиятка караганда юмор өстенрәк иде шикелле. Буыннар алмашынуның йогынтысы булдымы икән, тамашачының юморга ихтыяҗы артты.

Ә «Татар радиосы»на ничек килеп эләктең? Без бит әле синең тавышка радиодулкыннар аша да гашыйк булып йөри идек бәләкәй чакта.

– Барс-Медиа юмористларга кастинг игълан иткәч, үземне анда да сынап карарга булдым. Кастингтан соң, «Татар радиосы»ның ул чактагы җитәкчесе, хәзер инде «Китап» радиосының баш мөхәррире Алмаз Таһирович яныма килеп мине радиога алып баручы итеп чакырды.

Ничә ел шул өлкәдә кайнаганыңны исәпләп чыгарганың бармы?

– 2006 нчы елдан санасак... Быел июньдә 17 ел була, Аллаһ боерса. Уйлап карасаң, бер балигъ бала тормышы.

Әнә шул тормышыңда беренче адымнарны ясарга авыр булдымы?

– Юк, бик җиңел. Ул чакта анда коллектив бер-береңне аңлый торган, ярдәм кулы суза торган, белмәгәнеңне сабыр гына өйрәтә торган, җыелышлар вакытында да һәр ди-джейның фикере исәпкә алына иде. Без бербөтен гаилә булып яшәдек, шуңа күрә авырлыгы булса да, миңа сизелмәгәндер инде ул. Әлеге өлкәгә кереп китүемә бер тамчы да үкенмим, Гөлинә.

17 ел буе син әлеге механизмның аерылгысыз бер өлеше идең. Тик соңгы арада сирәк ишетелүеңнең сәбәбе нидә?

– Үз концертларым белән гастрольгә чыга башлагач, эфирны көйләү авыргарак туры килә башлау сәбәпле, көндәлек эфирдан баш тарттым. Хәзерге вакытта үземнең «Супер Әбри» сәхифәсен генә алып барам. Җәйгә, Алла теләсә, бәлки, иртәнге эфирда ишетелермен дә.

Син бит әле шигырьләр дә язасың, Әбри.

– Язам, тик күңел өчен. Ниндидер бер шагыйрь статусына ия буласым килми, теләгем дә юк. Язам да, үземнең социаль челтәрләргә генә чыгарам. Бу фәкать үзем өчен. Шул гына.

Көйләр дә язам диген тагын?

– Язам.

Соңгы вакытта бу трендка әйләнеп бара кебек, килешәсеңме? Бөтенесе дә көен дә, сүзләрен дә үзләре язып сәхнәгә менә. Аннан үзләренең җырларын үзләре үк мең кат тыңлап «мин популяр» дип йөриләр.

– Андыйларны да беләм. Андый чакта җырның көен дә, шигырен дә аерым тыңлап, укып карау кирәк. Шуннан аңлашыла ул. Шигырь минем өчен ул тирәнрәк әйбер. Аны бөтен кеше дә яза белми. Шигырьнең үзенең билгеле бер үлчәме бар. Математикада теоремаларның формулалары булган кебек. Формуладан тайпылып син бит ул теореманы исбатлый алмыйсың, шулаймы?! Шигырьнең беренче строфасындагы үлчәме соңгы куплеттагы (шулай дип әйтеп ияләндергәннәр инде безне!) үлчәме белән тәңгәл килергә тиеш. Менә син әйткән кайбер җырларның шигырьләрендә ул үлчәм юк, шуңа мин аларны шигырьгә санамыйм.

Бездә бит хәзер композиторлар шигырьләрне үз үлчәмнәренә яраклаштырып кыскарталар, сузалар... Авторлар дәшми.

– Алай дөрес түгел. Бер сүздән дә җырның бөтен мәгънәсе үзгәрергә сәләтле. Бу татар телен камил белмәү нигезендә ясала торган хата. Кыскарткан һәм нидер өстәгән очракта да, син автор белән киңәшеп, аның рөхсәте белән генә эшләргә тиеш.

Ә син үзеңне татар телен камил рәвештә беләм дип саныйсыңмы?

– Мин аны камил рәвештә һәркөн өйрәнәм. Бүген татар теле кагыйдәләрен күпләргә караганда әйбәтрәк беләм дип әйтә алам, чөнки мин үземнең 4 ел гомеремне сәхнә телен өйрәнүгә багышлаган кеше. Әле аңарчы Арча педагогика көллиятендә мәрхүм укытучым Сәрия Салиховна сөйләм теленең асылларына төшендерде, Мөнирә Рәуфовна татар теле буенча бик төпле белем бирде. Шуңа мин үз телемә һәрвакыт четерекле карадым һәм карыйм. Дөрес сөйләшмәсәләр, басымны тиешенчә куймасалар, һәркемне төзәтергә тырышам. Шушы гамәлем аркасында мине күпләр яратып та бетерми.

Синең, ялгышмасам, шушы татар теле мәсьәләсе буенча зур бер конфликт та булып алган иде бугай.

 «Татар теле рус теленә караганда сайрак» дигән фикерне күтәреп чыктылар, гәрчә мин татар телендә сүз уйнату алымы турында сөйләсәм дә. Русча әйткәндә «игра слов» була инде. Ә безнең туган телебездә, чыннан да, сүз уйнату алымын куллануы бик кыен. Әйтәсе килгән фикерем дә ул чакта нәкъ менә шушы иде. Ә журналистлар аны «татар телен сай дип әйтте» диеп чыгардылар. Шуннан инде мин үз телемнән көлгән маңкорт, мәгънәсез булып калдым. Тел белгечләре, язучылар берлеге, журналистлар тарафыннан да ишетмәгән сүз калмады. Социаль челтәрләргә кадәр «матур сүзләр» һәм йөзләгән фикерләр белән шыплап тулган иде.

Ә менә андый тискәре фикерләргә синең карашың ничек?

Миңа барыбер. Әнә урамдагы теге кәкре багананы күрәсеңме? Аңа «син кәкре» дип әйткәннән ул берәр нәрсә эшлиме? Юк, эшләми! Ул сүзләрнең хаксызга минем тарафка яңгыравы минем тормышымда бернәрсәне дә үзгәртми. Мин үз туган телемә ничек хөрмәт белән караган булсам, әле дә шулай ук сак карыйм. Кеше сүзе белән гомергә дә яшәмәдем, яшәмим һәм яшәмәячәкмен!

Бездә бит фаш итә торган әйбер әйтәсең икән, сине таптыйлар, изәләр, юкка чыгаралар. Ачы дөреслекне кабул итә белмибез, кызганыч. Ниндидер җитешсезлекләрне төзәтәсе урынга, күз генә йомып китәбез дә, шулай дәвердән-дәвергә сузыла аннан.

Сине бит, Әбри, тамашачы әле дә билдән түбән юморлар сөйләп йөри дип уйлый. Бәлки, сиңа булган тискәре фикерләр дә шуннандыр.

– Һәрбер кеше хаталар һәм ялгышлар аша яшәргә өйрәнә. Син ул хаталарны эшләмәсәң, тәҗрибә дә туплый алмыйсың, шулаймы? Яшь вакытта тамашачының билдән түбән юморга көлүе кызык иде. Ул чакта тормыш алып бару турында әллә нәрсә бик уйланмыйсың бит инде. Сиңа кызык. Син гел яңалык эзлисең, каядыр омтыласың. Тормышның бөтен кызыгын татып яшәргә хыялланган чагың. Яшь вакытта андый юморлар да сөйләнгәндер инде. Әмма үз аңында булган кеше, еллар узган саен, аның дөрес булмаганлыгын аңлый. Бездә дә булгандыр. Без дә сөйләгәнбездер. Тик хәзер ул юнәлешкә, гомумән, аяк басканым юк. Аның кирәк түгеллеген беләм. Әнә шул яшь чакта сөйләнгәннәр халык күңеленә стереотип булып урнашып калгандыр да, мин керәсе ниндидер бер тимер ишек шапылдатып ябылгандыр.

Менә мин белгән Әбри бит бөтенләй башка төрле, ул тирән фикерле, сөйләгән һәр әсәре, шигыре эчендә яши торган. Тамашачыга да шул ягың белән ачыла башлар вакыт дип санамыйсыңмы?

Шуның өстендә эш алып барыла бит инде. Концерт программасын төзегәндә дә күбрәк җитдилекне күрсәтергә тырышам. Хәзер шигырьләрне дә тематикасына туры китереп, дөрес итеп сайларга өйрәндем. Быелгы концерттан соң шактый кеше «шигырьләр аз укыдың, җитмәде безгә» диеп килеп әйттеләр. Тик минем алар белән бик мавыгасым килми, чөнки һәр әйбернең үзенең билгеле бер тәме булырга тиеш. Шул җитми калганда гына аңа кызыксыну арта да бит инде. Шушы сусау, иҗади ачлык, диик, тамашачыны кабаттан синең концертыңа тартып китерә. Чаманы онытмаска кирәк.

Мин синең быелгы концертыңда Филүс Каһировка пародия ясавыңны күреп шаккаттым, Әбри. Шулкадәр тавыш мөмкинлегең булып, ник соң син һаман «иттә-иттә-иттәтә» гә җырлап йөрисең?

 Тукта-тукта, син алай каты бәрелмә әле миңа (көлешәбез!). Мин бу тәнкыйтеңә болай дип җавап бирсәм дөресрәк булыр: кайвакыт мин үзем турында «чиле-пешле җырчы», «нишләп йөри ул сәхнәдә?» дигән сүзләр ишеткәлим. Менә андый кешеләргә минем җавабым бер: Филүс Каһировка пародия күрсәтә алган кеше аз булса да җырлый белә торгандыр инде ул. Әйе, бу бары тик пародия, әмма бит мин анда Филүс булып үзем тере тавышка җырлыйм.

Җырла дисең син... Дөресен әйткәндә, мин җырчыларга пародия күрсәтә башлаганнан бирле, үз тавышымның нинди икәнен дә белмим инде, Гөлинә. Берәр җыр яздыра башлыйм икән, тавыштан я Филүс, я Винарис чыга. Үз тавышыңны югалту ул пародиянең бер җитешсезлегедер инде.

Бүгенге сөйләшүдән соң син бу хакта уйланырга сүз бирәсең?

Синең тарафтан мондый фикер яңгырагач, мин берәр җырны шулай эшләп карау теләге белән янып йөрим хәзер.

Гаиләдә син нинди ир һәм нинди әти?

 Төрле вакыт бар минем. Кайвакыт ачу чыккан вакытлар да була, шул ук вакытта пыран-заран китереп дулап та алган чак була. Элегрәк, гаиләне корып җибәргән чакта, ачудан бик озак суынган булсам , хәзер сөйләшми йөрүләр күп дигәндә бер тәүлеккә генә сузыла инде. Акыл керә башладымы шунда...

Балаларың үзең кебек саф татарча сөйләшәме?

 Әйе, әмма менә замана мохите, интернеттагы материалның күпчелеге рус телендә булуы барыбер йогынты ясамый калмый инде, ара-тирә русча сөйләшкәлиләр.

Бүгенге көндә сине нәрсә борчый?

 Дөньяның бозылып баруы. Кайчандыр безгә пычраклык булып саналган кайбер күренешләр хәзер күп җирдә эталон булып санала. Күп әйбер примитивланып бара. Сәнгатьне генә алыйк. Ул бит шул катлаулылыгы белән матур. Нигә аның планкасын буй җитми дип төшерергә? Буең җитсен өчен үзең үрмәлә. Музыкаларда хәзер 3-4 нотадан тора башлады. Болар бит барысы да чын кыйммәтләрне үтерә.

Синеңчә, дөньяны сәнгать белән дәвалый башларга кирәк?

– Әйе. Әмма дәвалый башлаганчы, башта шушы сәнгатьне үтерә торган бөтен әйберне юкка чыгарырга кирәк. Шул ук интернеттагы җыен начарлыкка, бозыклыкка илтә торган фейкларны тыю. Дәүләт күләмендә. Ярый да без аны начарлык итеп кабул итәбез, ә бит үсеп килгән буынга ул кызык булып тоела һәм ул аны норма итеп кабул итеп үсә.

Син хәзер дөреслекне шактый кычкырып әйттем дип санамыйсыңмы?

Шуның өчен мине яратмыйлар да инде!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк