Логотип
Хәбәрләр

Акчаң булса, син - җырчы!

«Син кайда – шунда җәннәт» дигән җыр яздым күптән түгел. Тыңлыйм да елыйм, тыңлыйм да елыйм шуны, күз алдыңа китерәсеңме? Йөрәккә кадала торган сүзләр дә була икән...

Илназар бүгенге татар эстрадасында үзгә бер тавышы һәм көчле темпераменты белән аерылып торучы автор-башкаручыларның берсе. Таланты белән бергә үрелеп барган туры сүзлелеге, үҗәтлеге аны ничә елдан соң кабат сәхнәгә кайтарды.

Илназар, син 20 еллык паузадан соң сәхнәгә автор-башкаручы буларак әйләнеп кайткан кеше. Шуңа әйдә иҗат юлыңның башыннан башлыйк әле?

– Балтач районыннан чыгып киткән егет мин. Ниндидер бер чарада бездә «Болгар» төркеме чыгыш ясаган иде. Шул чакта аларны күреп гашыйк булып калган идем. Җитәкчеләрен табып сөйләшкәнем дә истә. «Үсеп җиткәч килерсең, безнең төркем гел яңарып тора» диеп өмет уятып калдырган иде. Әмма ни кызганыч, мин Казанга килгән елны алар төркеме бөтенләй таралды. Шуннан мин мәдәният һәм сәнгать институтына укырга кердем. 10 елга якын укыдым бугай мин анда.

Ничек инде?

 90 нчы еллар иде ич. Әти-әниләр гади авыл кешеләре. Аларга да ярдәм итәсе килә иде инде. Ир кеше барыбер эшләп укырга тиеш инде ул. Академик ял алып эшкә урнашып, аннан тагын укуны дәвам итеп укып чыкканчы, 10 ел узып китте шулай. Еллар узса да, ниндидер төркемдә эшлисе килү хыялы барыбер калган иде әле. Нәкъ шулвакыт та мин Авиатөзелеш районындагы «Алтын Ай» төркеменә килеп эләктем. Ул елларда без төркем белән акча эшләмәсәк тә, исем эшләдек. Шуннан соң инде миңа бер дустым «синең җырларың белән кызыксыналар. Әйдә, таныштырам», дип мине яңа оешып килүче бер төркемгә алып килде. Ул да булса «Казан егетләре» иде. Төркемгә нигез салучыларның берсе мин булдым. Артур да (сүз Артур Минһаҗев хакында – Г.Ш.), башкалар да юк иде әле анда ул заманда. Әкренләп шулай төркем дәрәҗәсенә менеп җиттек. «Казан егетләре» белән без бик күп эшләр башкардык. Безгә гел: «Егетләр, сез паровозның алдыннан чабасыз. Артыннан барырга кирәк бераз», - дияләр иде. Әмма популярлык паровоз алдыннан чапканда гына килә, шулай бит? Тик, ни кызганыч, популяр булдык дигәндә генә миңа ул төркемнән китәргә туры килде...

Сәбәбе нидә иде?

Безнең арада шактый гына зур конфликт чыкты. (Әйдә, ул турыда сөйләшмик инде?!) Һәр төркемдә була торган хәл.

Әйтеп бетер инде...

− Хм... Бик кыйбатлы аппаратура юкка чыкты ул чакта. Гаепне миннән күрделәр. Ахыр чиктә төбенә төштек без аның. Әмма минем инде алар белән эшлисем килмәде башка. Бер-береңә ышанмаган җирдә нидер төзүнең мәгънәсен күрмим.

Ә «Дөбер-Шатр» га ничек килеп эләктең?

– «Казан егетләре»ннән киткәч, без Әсхәт белән таныштык та, үзебезнең төркемне булдырдык. 10 елга якын татар дискотекаларын «Дөбер-Шатр» китергәннән соң, Әсхәтнең «Рэп», «R&B», ягъни безнеңчә урам стилендә иҗат итәсе килә башлады. Ә мин инде атлаган саен төркем, стиль алыштырып арган идем. Һәркайсыбыз үз фикерендә калу сәбәпле, без дуслар булып, икебез ике якка таралыштык.

Минем өчен дусларча мөнәсәбәт саклап калу бик мөһим, Гөлинә. Мин «Казан егетләре» белән дә күрешкәндә сөйләшәм, чөнки дөнья бит бүген белән генә бетми. Иртәгесен дә уйлап эш итәргә кирәк. Шуңа бүгенге көндә дошманнарым юк, Аллаһка шөкер.

Син шуннан соң сәхнәдән югалып тордыңмы?

Юк, Әсхәт белән таралышканнан соң мин күпмедер вакыт үзем генә җырлап йөрдем әле. Әмма болай гына тормыш алып барып булмаячагын аңлаганнан соң туктадым. Чыгымнар күп, ә керем юк дәрәҗәсендә. Миңа гаиләне ашатып-киендерергә кирәк иде. Шуннан мин кабат җырлар яза башладым һәм тагын башка төрле һөнәрләр үзләштереп, аларга кереп чумдым. Заводка барып җитмәдем җитүен, әмма шактый җирдә үземне сынарга туры килде.

Ә кабат сәхнәгә кайтырга нәрсә этәргеч булды?

 Минем вокал теленнән остазым Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Рәхилә Хәйдәровна иде. Аның шәкертләре без берничә генә бөртек идек. Укып бетереп берничә ел узгач, төркемдәшем очрашуга чакырды да, сүз артыннан сүз китеп миңа: «Илназар, син нишләп җырлаудан туктадың? Көнләшәм мин синнән!» ди. «Нигә» дим мин моңа. «Җырларың матур, ә үзең чыкмыйсың һаман. Беләсеңме безгә Рәхилә Хәйдәровна соңгы көннәрендә нәрсә дип әйтеп калдырды?» «Нәрсә әйтте?» Баксаң, остазым үләр алдыннан «Илнар кайда?» дип сораган икән. «Килә алмады» дигәннәр. Ә Рәхилә апа соңгы сулышын алып: «Укып бетерсен. Ул иң танылган артист булачак. Менә күрерсез», - дигән... Берәү булса, балаларына нидер әйтеп калдырыр иде, шулай бит инде? Күңелгә тиде... «Нишләп син миңа моны 20 ел элек әйтмәдең, ә?» дип сүктем инде аны. Әнә шул сүзләр тартып торгызды бугай мине.

Эстраданың акчага корылганын белеп кайтасыңдыр дип уйлыйм.

– Әйе. Бу карарны кабул иткәч тә, бик якын аралашкан дустым Салават Миңнехановка шалтыраттым. Ул да шул сүзләрне кабатлады. «Миңа профессионал режиссёр, тавыш операторы, продюсер табып бирсәң, акчасын табам», дидем. Эстрадага бизнеска караган кебек карамасаң, алга атлап булмаячагы көн кебек ачык. Бүген инде мин смета төзеп, кирәк булган барлык профессионалларны җыеп сөйләштем. Артка юл юк.

Ә җырлар?

– Ә җырлар үзеннән-үзе агыла башлады, Гөлинә. Йөрәк нинди җыр таләп итә - шундые килеп тора. Төнен дә, көнен дә мин җыр язуда хәзер. 2 ай эчендә 27 җыр яздым, ышанасыңмы? Бу бит бары үзем өчен генә. Башка стильдә, икенче төрле башкару белән кереп барам менә җайлап кына.

Стильне дә тоя белү кирәк бит әле. Күпләр үз стилен таба алмый интегә.

– Ул стиль миндә бар иде. Ачылмаган гына булган, күрәсең. Шуңа элеккеге җырларны үткәндә калдырам, я башкаларга бирәм. Ул җырларны күтәрәсем дә килми, гәрчә мине шул җыр аша танысалар да. Продюсер белән дә, минем төркемдә эшлиячәк егет-кызлар белән дә уртага салып сөйләшеп, бер җитди карарга килгәннән соң, без смета төзедек хәзер. Мин үземнең башымда 1,5 млн ярым гына җитәр дип уйлаган идем, җитә ди бар. Чыгымнар 3 тапкырга күбрәк чыкты. Халыкны бит ут кына куеп җырлатып булмый, аларны инде шоу күрсәтеп ияләштереп бетерделәр. Димәк миңа да халык сораганны бирәсе була.

Ә халык нәрсә сорый дип уйлыйсың?

– Сыйфатлы эстрада.

Әйдә башта эстрададан башлыйк әле. Нәрсә соң ул?

– Ул – сәхнә матурлыгы, мәгънәле җырлар, көчле аранжировка, үзеңне сәхнәдә һәм сәхнәдән тыш тота белү, сыйфат.

Моң кайда соң монда?

– Моң «по умолчанию».

Хәзерге эстраданы ничек бәяләвең дә кызык. Ничек бар шулай әйт әле?

– Берсен дә үпкәләтәсем килми, әмма хәзерге эстрада ул – «мусор». Халык та моны күрә, сизә. Талантлар күп, ә тыңларлык кеше юк. Татарда моңлы, талантлы җырчылар бихисап. Алар шул акча җитмәүдән генә гел артта калып баралар. Хәзер акчаң булса син – җырчы.

Җырлый белмәгәннәргә җыр язганың бармы?

– Юк. Элек, акча кирәклектән язгалый идем.

100-200 мең бирәм дисәләр дә язмыйсың мени?

– Ул бәягә уйлап карарга була.

Бу принципларыңа хыянәт дип аталмыймы? Син дә сатыласың дигән сүз ич инде бу.

– Әгәр аның 200 меңгә җыр эшләтерлек акчасы бар икән, аны бит җырларга өйрәтеп, күтәрергә була. Хәзерге заманда моңны да ясыйлар. Артист үз тыңлаучысын барыбер таба ул. Әмма акча өчен генә «чыктым аркылы күпер»гә бармаска кирәк! Менә анысы үзеңә хыянәт.

Ничә еллык паузадан соң эстрадага кире кайтып, нәрсә дә булса үзгәртә алырмын дип уйлыйсыңмы?

– Үзгәртә алырыма ышанам. Беренчедән, мин көчле шагыйрьләр белән мәгънәле җырлар эшлим.

Ә икенчедән?

– Бөтен серләрне әйтеп бетерергә туры килә мени хәзер? Монда бит әле мин үзем генә түгел, янәшәдән атлаучы төркем дә бар. Алар инде миңа гел «Илназар, синең эшең фәкать җыр язып, шуны башкаруда гына. Калганын үзебез хәл итәбез» диләр. Бу шулай дөрес тә, чөнки һәр эшнең үз остасы булырга тиеш.

Димәк, Казан тамашачысы тиздән Илназарның сольный концертын күрә алачак?

Әйе, Аллаһ боерса. Инде ярты еллап әзерләнәбез. Бераз гына вакытка сыешып бетә алмыйм алуын, әмма иң мөһиме сыйфат ягын аксатмыйм.

Район, авыл үзәкләрендә дә куелачакмы?

– Әлбәттә. Казанда ничек итеп грандиоз концерт бирсәм, район үзәкләренә дә нәкъ шулай ук алып барам. Башка артистлар кебек Казанда шоу биреп, районнарга ике ут белән генә түгел.

Тукта әле, Илназар. Казан сәхнәсе белән Балтач сәхнәсе, мәсәлән, бер түгелен чамалыйсыңдыр, име? Экраннар, утлар шактый урын таләп итә.

Чамалыйм, тик бөтенесен алып кайтам. Ике төрле система планлаштырыла, шуңа күрә. Әлегә 3D экраннар алып кайту буенча сөйләшүләр бара. Татарның әле андый әйбер күргәне юк. Эстрадада.

Бу шактый зур чыгым дигән сүз... Иганәчеләрең яхшы, ахры.

– Аларсыз хәзер бернишләп булмый. Шуңа без смета төзеп, килешүләргә кул куеп эшли башладык.

Башка артистларга җырлар язасыңмы соң син хәзер?

– Әлегә туктап тордым. Сирәк-мирәк язгалыйм язуын, әмма бәяне зурдан куйдым. Риза булганнары белән эшлибез.

Күпме?

– Йөз меңнән атлыйм. Ул кадәр бәягә җыр язучы композитор юк икәнен беләм, Гөлинә. Шаккатып карап утырма. Күз курка − кул эшли. Әгәр җырчы сүзен, көен алып, аранжировка эшләтә икән, ул бит аны туйда, банкетта, Сабантуйда җырлап йөреп, акча эшли. Алар минем ул бәяне ике банкеттан эшләп кайталар. Күп кешеләр шуны аңлап бетерми. Аннан җырчылар арткан саен көйгә ихтыяҗ да арта дигән сүз бит.

Ә җыр сүзләрен син күпмегә бәялисең?

– Мин бер меңнән башлап ун меңгә кадәр алам. Ләкин ул бәяне авторлар үзләре куя.

Еш булмаса да, концертларында күренгәлисең. Билет сатып алып керәсеңме?

 Вакытын туры китерә алсам, йөрергә тырышам. Ә билетны һәрчак сатып алып керәм. Хөрмәт йөзеннән. Ул бит аларның ипиләре. Дуслар да булышмагач кем булышсын инде тагын, әйеме?!

Иҗаттан тыш син тагын кайда да булса эшлисеңме?

Әлегә мин тулаем иҗатта гына.

Шоу-бизнес авырлыгын сизәргә өлгердеңме әле?

– Хәзер бер җайга салынды бугай инде ул. Башлаган вакытта, курыкмыйча бизнес-план төзеп, барлык яңа җырларны радио-телеведениеләргә тәкъдим итеп, әлегә килешү нигезендә генә ротациягә бирүләрен сорадым. «Татар радиосы» белән «Болгар» радиосы: «Без түләүле нигездә генә эшлибез. Монда бездә халык артистлары да җырларын түләп яңгырата. Син үзеңне кемгә саныйсың?» - диделәр шунда ук. Ярар, мин халык артисты түгел, ә нигә алайса халык артистлары, моңлы җырчыларыбыз түләргә мәҗбүр? Бүгенге эстрада аларга таянып тормый мени?!

Шулаен шулай да, әмма алар бит түләүле структура.

Аның түләүсезе дә бардыр инде.

Син дә башка композиторлар кебек җыр сүзләрен үзеңә көйләп кыскартасыңмы ул?

– Кайвакыт төзәтмәләр кертергә туры килә инде. Ләкин бу автор белән берлектә генә эшләнелергә тиеш. Алайса бездә җырчылар да өтере-ноктасына карамый гына яздырып чыгалар да, җырның мәгънәсе бөтенләй башкага әйләнә. Шагыйрь язган һәр өтер нәрсәгә дә булса җавап бирә. Басымның дөрес куелышы да җырга нык тәэсир иткән кебек. Шуңа җырга бик сак карарга кирәк.

Сак карарга кирәк дигәннән... Ярты эстрада артистының репертуары «нә-нә-нә-нәәй» белән тулган.

– Тулсын, тик халык «ашый» бит. Әлегә халыкка һәрвакыт ул сораган продуктны бирергә кирәк.

Килешмим. Халык артистны түгел, артист халыкны тәрбияли.

– Дөрес әйтәсең син, әйе. Ләкин аларны башта җиңел юлдан алып барырга кирәк. 3 тиенлек җырлар барын да беләм. Әмма тора-бара эстрада гел мәгънәле җырларга гына күчәчәк. Минем максат әнә шул мәгънәле җырларны тамашачыга җиңел итеп тәкъдим итү бит инде.

Ирләр дә елыймы ул, Илназар?

– Әлбәттә. Ирләр дә кеше бит. Мин матур көй язсам да утырып елый алам. «Син кайда – шунда җәннәт» дигән җыр яздым күптән түгел. Тыңлыйм да елыйм, тыңлыйм да елыйм шуны, күз алдыңа китерәсеңме? Йөрәккә кадала торган сүзләр дә була икән...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк