Логотип
Хәбәрләр

"Юк" дия белмим!

– Халык дигәннән... Алар сезне Илсөя Бәдретдинова белән бергә булачаклар дип тә юрый. Син хәзер миңа, әлбәттә, киресен әйтәчәксең. – Киресен ишетәсеңне белгәч, нигә ул сорауны бирәсең?

Күз карашы белән дә урынга кадаклап куяр кешеләр була. Ренат минем өчен әнә шундыйлар рәтендә. Ул азсүзле, тик тирән, фәлсәфи һәм шул ук вакытта кыю фикерлелеге белән ул башкалардан һәрчак аерылып торачак.

Ренат, син үз-үзеңне булдырган шәхес. Ә үз исемеңне халык теленә кертү (яхшы мәгънәдә!) бик зур көч таләп итә. Авыр булдымы?

– Мин, Казанга килеп, иҗатка кереп киткән дәвердә үк дусларымның ярдәмен тойдым. Болар Илназ Гарипов, Айваз Садыйров, Шәкур иделәр. Мин моны Аллаһы Тәгаләнең бер кодрәте дип аңлатам. Бу кешеләрнең ярдәмен башкача аңлатырлык та түгел. Бу берничә ел эчендә үземне шактый өлкәдә сынап карадым һәм һәр шөгыльләнгән өлкәмдә мин үземә нәтиҗәләр ясап бара идем. Кайсы өлкә ничегрәк бирелде, кайсысы дөм минеке түгеллеген аңлар өчен кирәк иде бу. Ә 2019 нчы елда бар башлаган эшем дә шултиклем уңышлы булды, ниндидер бер җиңеллек белән барды диимме соң... Ләкин аңа карап кына кул кушырып утырмадым, эшләдем, иҗат иттем. Аллаһы Тәгалә җиңеллеген бирсә дә, тырышлыгы үземнән иде.

Иҗат юлыңның башын кем белән башладың? Гадәттә аның анысы мәңге онытылмас була.

 12-15 яшьләр тирәсендә мин эстрада белән кызыксына башладым. Ул өлкә балачакта ук кызык булгандыр, күрәсең. Әле хәтерлим, берсендә авылда абый белән тирес түккәндә, аңа: «Абый, минем җырларга эпиграммалар язасы килә. Шундый кызык-кызык җырлар табып, аларга эпиграмма язам да, гәҗиттә бастырам», - дигән идем, абый миннән кычкырып көлде дә, әнигә «безнең теге җүләр җырларга эпиграммалар язарга җыена», дип барып та әйтте. Ә мин бит нык үҗәт кеше. Эшли алмыйсың дисәләр, мин киресен исбатлаганчы эшлим. Әнә шул эпиграммалар белән кереп кителде булса кирәк.

Беренче язган җырыма килгәндә «Борнак Сабан туйлары» дип исемләнгән җыр иде ул. Көен дустым Илназ Гарипов иҗат итәр дигән өмет белән, ул шигырь тууга аңа бирдем. Ул аның өстәлендә ел буе тузан җыеп ятканнан соң «Авыл сабан туйлары»на әйләнеп дөнья күрде. Аннан инде «Тик күзләрең яшьле күренә» дигәнен яза башладым да, армиягә киттем. Илназ шул җырга көй язып, аранжировка эшләткәч, миңа армиягә «Шул җырның ахырын язып җибәр!» диеп хат юллаган иде. Мин, җүләр кебек, кичен Ленин бүлмәсенә кереп бу җырны язып бетердем дә хат итеп язып салдым. Шушы ике җырыбыз да зур популярлык казанды һәм мине армиядән кайтуга җырлар авторы буларак таный башлаганнар иде инде. Вконтакте челтәрендә «Миңа җыр язып бир әле» дигән хатлар шактый килде ул чакта. Шул исәптән Илсөя Бәдретдинова да шундый хат юллады. Әле дә исемдә, беренче сөйләшүдә «сиңа Илфак кына җыр яза ала, мин язмыйм» дигән идем. Илсөя белән әнә шулайрак башланган сөйләшү тыгыз хезмәттәшлеккә кадәр китереп җиткерде менә.

Берәр кайчан ярты татар эстрадасы синең җырларны җырлар һәм алар хитка әйләнер дип уйлый идеңме?

Балачакта без әби белән ярыша-ярыша гәҗитләр укый идек. Берара гәҗит артына шигырьләр дә бастыра башладылар. Шуларны укып, хисләнгәнмендер инде. Берсендә ишегалдында нидер эшләп йөргән әни янына йөгереп барып: «Әни мин зур үскәч җырлар язачакмын!» диеп әйткәнем әле дә хәтердә. Әни елмаеп куйды да: «Җырларны аны белеме булган кеше генә яза бит, улым», - диде. Ә миңа ул сүзне әйтергә ярамаганлыгын беләсез инде, име?! Мин балачакта бик күп җырлар тыңлап үстем. Кайбер җырларны ишеткәч, «болай гына мин дә язам алам ич!» диеп уйлаган чаклар бар иде. (Шунсына кадәр истә калган әле, кара). Ярты татар эстрадасы минем җырларны башкара дип әйтү бик зур сүз булыр ул. Әлегә язылганыннан канәгать.

Син бит хәзер җырларны күбрәк заказга язасың, Ренат. Алай язылганда авыргарак туры килә, чөнки күңел «Бүген кирәк!» дигәнне аңламый. Ул чакта нишлисең?

– Минем бер начар гадәт бар, мин кешегә юк дип әйтә белмим! Хәзер җайлап кына өйрәнеп киләм инде үзе. Дөрес, заказга язу ниндидер кысаларга кертә. Күңелең таләп иткән темаларга вакыт аз кала. Шунлыктан күңелдә киеренке халәт барлыкка килә. Ләкин кире кайтып булса да, мин үзем теләгәнен язып бетерергә тырышам.

Язарга теләмәгән темаларга язганың бармы?

– Бар андый җырлар да. Мәсәлән, Илсөя Бәдретдинованың «Нервымда уйнамале» җыры.

Ник нәкъ менә шул җыр?

– Соңгы искә төшкәне шунысы. Мин ул җырга «язылдымы-язылды» дип кенә карыйм. Башкалары ул кадәр үк күңелдә түгел.

 

Шигырьләреңнең артык туры, ә җырларыңның ике төрле мәгънәле икәнен ни белән аңлатырсың? Син аларны юри шулай язасыңмы?

– Һаман саен «мин сине яратам», «син миннән киттең» диеп язып булмый бит инде. Андый темалар миңа артык кызык димәс идем. Өстән-өстән генә язылып, һава тутырылган җырлар болай да күп. Бераз гына үзенчәлек кертәсе килү теләгәдер инде ул минем тарафтан. Ике төрле мәгънә йөрткән җырларга килгәндә, кайсысын күздә тотып сорыйсың?

«Карандашым-китабым»ны гына алыйк. Аның ахырын барыбыз да белә бугай...

– Ыыыы... Халыкка якын сүзләр бар, име. Алар халыкның күңелендә, телендә (кеше ишетмәгәндә дип әйтик инде!). Андый җырлар юри түгел, ә махсус шулай языла. Халык белгән сүзләрне файдалану ул җырны аларга тагын да якынайта гына.

Халык дигәннән... Алар сезне Илсөя Бәдретдинова белән бергә булачаклар дип тә юрый. Син хәзер миңа, әлбәттә, киресен әйтәчәксең.

– Киресен ишетәсеңне белгәч, нигә ул сорауны бирәсең?

Анысын бит аның мин генә беләм, башкалар түгел. Юраган юш килә ди.

– Русларда «Никогда не говори никогда!» дигән әйтем бар. Тормышта төрле хәлләр булырга мөмкин. Мин хәзер сиңа «әйе, Илсөя белән без бергә булабыз, яки, киресенчә, без беркайчан да бергә булмаячакбыз» дип тә әйтергә мөмкинмен. Без бер төрле уйлыйбыз, ә Аллаһы Тәгалә башкачарак эшләп куя. Шуңа алда ни буласын төгәл генә беркем дә әйтә алмый диеп җавап бирер идем мин сиңа бер ел элек. Тик Илсөя белән безне дуслык һәм иҗат кына бәйли. Миңа калса, ул шуның белән генә чикләнгән дә.

Димәк, син ир-ат белән хатын-кыз арасында дуслык була ала дип саныйсың?

Андый дуслыкның була алганын мин төгәл беләм. Минем тарафтан шулай. Әйе, күп очракта егет белән кыз дуслашып йөриләр дә, ахыр чиктә икесенең берсендә башка хисләр уяна. Мәсәлән, минем аралашып йөри торган бер дус кызым бар ди. Мин аңа дус кына буларак карасам, ул миңа ярату хисләре кичерергә мөмкин. Алай да була ала. Илсөя белән миңа килгәндә, икебез тарафыннан да бу бары тик иҗади дуслык кына.

Ренат Галиәскәр бүгенге көндә иң асыл буйдак егетләр рәтендә. Син бер адым ясасаң, сиңа җавап итеп биш адым ясарлык кызлар барын мин беләм. Ул адымны ясаудан нәрсә туктатып кала?

– Үлем сәгатен кичектереп булса да, никах сәгатен кичектереп булмас дигәннәр. Мин бу сүзләрнең хаклыгына ышанам һәм шул ук вакытта сәбәпләр кылам. Сәбәп кылмыйча гына, нәтиҗәгә ирешеп булмый. Диндә шундый сүз бар, сәбәп кылырга кирәк. Димәк, мин әле эзләнүдә.

 

Кемне эзлисең?

– Үземә тиң ярны.

Ә ул нинди булырга тиеш?

 Иң беренче чиратта ул тәртипле булырга тиеш. Тормышка минем кебек карый торган һәм мине аңлый торган кеше эзлим. Синдә дә шулайдыр инде ул, Гөлинә. Кайчакта, берничә сәгатькә булса да, югалып аласы килә торган көннәр була. Менә ул вакытта миңа бөтенләй тимәскә, шалтыратмаска кирәк. «Миңа кагылмый торыгыз бүген!» дим икән, димәк кагылмагыз. Берегез дә. «Син кайда, кем белән, һаман миңа вакытың юк, игътибарың җитми» ише сораулар яудыра башлауга ук мин араларны өзәм, чөнки мине аңламаган кеше белән тормышны алып барып булмый.

Иҗат кешесен аңлау, гомумән, авыр. Без бит кайчакта үзебезне үзебез дә аңламыйбыз, Ренат. Димәк сиңа үзең кебек үк иҗат кешесе кирәк.

– Юк, мин алай дип аерып карамыйм. Беркайчан да тормыш иптәшем иҗат кешесе булсын иде дигәнем булмады. Андый максатларны күздә тотмыйм. Машинасы, фатиры, яхшы эше булырга тиеш дип тә санамыйм. Ул факторны гомумән уйлаганым юк. Аллаһка шөкер, бүгенге көндә минем бар әйберем дә бар. Алда санаган сыйфатлары булса, миңа шул җитә. Әллә нинди үтәп булмас таләпләр куймыйм шикелле.

Син бик нечкә күңелле кеше кебек...

– Әйе, мин бик сентименталь кеше. Күз яшьләрен кешегә күрсәтми генә, әллә нигә бер балавыз сыгып алырга үземә рөхсәт итә алам. Мәсәлән, бүген иртәнге аш вакытында ватсаптагы авыл төркеменә 3 минутлык кына, тик бик мәгънәле бер видео җибәрделәр. Аны карау белән күземә яшь тулды. Аннан, күптән түгел генә Илсөя белән «Әти» дигән яңа җыр иҗат иттек. Ул миңа: «Җырлаганда ук елап беттем. Тыңлап кара әле», – дип җибәргәч, нәрсәсе елатсын инде аның дигән идем. Елата икән...

Шоу-бизнеста кайнап йөреп, шигырь язуны шабашка гына кайтарып калдырмыйсыңмы?

– Юк. Минем параллель бара дип әйтергә кирәк. Элегрәк минем күбрәк җырлар язасы килә иде. Ә хәзер, киресенчә, шигырьләргә тартылам.

 

Ул шигырьләреңнән тупланган җыентыкны без берәр кайчан күрәчәкбезме соң ул, юкмы?

– Бу бик катлаулы сорау. Дөресен әйткәндә аны инде бик күпләр сорап яза. Илфак исән вакытта (сүз Илфак Шиһапов турында – автор) мине канатландырып җибәргәч, без аны җыя башлаган идек, ул киткәч тукталып калды... Бүгенге көндә, эшләр күп булу сәбәпле, минем аларны җыярга һич кенә дә вакытым юк. Чыгарган очракта да, минем аны матур һәм затлы итеп чыгарасым килә. Кеше шуның өстенә каһвә куеп эчәрлек кенә булмасын иде инде ул.

Кешедә синең өчен нинди сыйфатлар мөһим? Нинди кеше синең өчен яхшы кеше?

– Ихлас һәм намуслы. Әнә шул сыйфатлар булмыйча кеше белән алга таба аралашудан мәгънә юк, миңа калса.

Син гаделсезлеккә каршы чыга ала торган кешеме?

– Әйе. Тик гаделсезлекнең дә төрлесе бар. Глобаль гаделсезлек дә бар бит. Син аларга күңелең белән каршы, ләкин зурдан кубып аларга каршы берни эшли алмыйсың. Ә үзем хәл итә алган гаделсезлекләрне мин һәрвакыт туктатып калырга тырышам.

Дөреслек эзләү кайчак тырмага баскан күк – сабы үз башыңа бәрә.

– Бәрә, әйе. Минем бабайның Равил дигән энекәше бар иде. Мине армиягә озаткан көнне ул миңа: «Син бөтен җирдән гаделлек эзлисең. Әмма армия син эзләгән гаделлек урыны түгел. Авырга туры килмәсен дисәң, дәшми калырга өйрән!» – дигән иде. Дөрес әйткән ул. Берничә тапкыр эләккәләде миңа анда. Ләкин мин үземне үзгәртә алмыйм. Туктата алган чакта гаделсезлекне туктатырга, әйтә алган чакта әйтеп калырга кирәк.

Ә кем синең өчен авторитет?

– Син тагын катлаулы сорау бирәсең! Кешеләр бит гел яхшы гына булып бетә алмыйлар. Гомумән, менә бу кеше минем өчен идеаль дип әйтеп булмыйдыр, миңа калса. Кешедә уңай гына түгел, ә тискәре сыйфатлар да тупланыла. Тик һәр кешенең дә яхшы сыйфатларын гына үзеңә алырга кирәк. Монда кемнедер аерып әйтү дөрес түгел.

Синең билгеле бер тормыш принципларың бар икәнен беләм. Ә кем хакына син алардан баш тарта алыр идең?

– Хм... Гаиләм хакына кайвакыт та ул принципларга күз йомарга мөмкиндер дип уйлыйм. Бүгенге көндә мин өйләнмәгән һәм шуңа минем өчен гаилә ул әти-әни, абый, энекәш, туганнар. Алар өчен баш тарта аламдыр.

Кеше сүзенә карап кына башкалар турында фикерең үзгәрәме?

– Бик сирәк. Татар тотып карамыйча ышанмый диләр бит инде. Үзем ул коега төшмичә, фикерем үзгәрмәс, мөгаен.

Сине бүген шәхес буларак нәрсә борчый?

– Глобаль яктан карасак, дөньяда барган вәзгыять борчый. Ул һәркайсыбызның бусагасында ишек шакып тора һәм без аңа берничек тә битараф кала алмыйбыз. Шәхси яктан карасак инде, үземә вакыт аз сарыф итүемә сару кайный.

 Ренат, синең өчен  тормыш кыйммәте нәрсәдә?

– Бәхетле булуда. Мине күпләр аңлар дип уйлыйм.

Ә син бүген бәхетлеме?

Әйе. Мин әйтеп бетергесез бәхетле. Аллаһы Тәгалә дә, кешеләр дә күпсенә генә күрмәсен. Миңа бәхет өчен дөньяның тыныч булуы, милләтемнең исән-сау калуы, якыннарымның янәшәмнән атлавы һәм ике атнага бер булса да кайтып энергия туплап килер өчен Борнак илемнең каршы алуы да җитә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк