«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)

Яңа Кырлайда татар мәдәниятын өйрәнү, татар телен үстерү буенча оештырылган «Без – Тукай оныклары» дигән лагерь эшли.

Ял итүчеләр өчен иң кызыгы – алар биредә чатырлы «шәһәрчек»тә яши. Шунда ук теннис, спорт инвентарьлары белән уен мәйданчыгы, саф һавада юыну урыннары, осталык класслары өчен махсус урыннар бар.

 

Аланның программасы татар халкының рухи-мәдәни мирасын саклап калу киңлеге булдыруга, анда катнашучыларны татар телен һәм әдәбиятын, мәдәниятен өйрәтүгә, шулай ук тормышның төрле өлкәләрендә туган телне гамәли файдалану күнекмәләрен үзләштерүгә, Г.Тукайнын тормыш юлын һәм иҗатын тирәнтен өйрәнүгә юнәлтелгән. Анда танылган шәхесләр, республиканың мәдәният, сәнгать, фән өлкәләре вәкилләре, җәмәгать эшлеклеләре белән очрашулар, остаханә дәресләре уздыру, Кушлавыч авылы, Г.Тукай мемориаль, Казан-арты этнография, Әлифба музеена сәяхәт кылу күздә тотылган. Монда олимпиадаларда, конкурсларда, конференцияләрдә җиңү яулаган балалар гына катнаша ала.

 

Бүген аланлылар “Казан утлары” журналының бүлек мөхәррире Вакыйф Нуриев, Камил Кәримов  һәм “Сәхнә”, “Салават купере” редакциясе хезмәткәрләре белән очраштылар. Тере язучылар белән очрашу балаларда аерата кызыксыну тудырды, алар безне төрле сораулар белән күмделәр.

 

Бер төркем укучылар белән «Ничек журналист булырга?» дигән темага мастер-класс үткәрдек, бу өлкәдә үзләрен сынап карарга теләгән укучыларга киңәшләр бирдек. «Йөзек салыш» уены уйнарга да җитештек әле. Чара изге Тукай жирендə «Туган тел» жырын жырлап тəмамланды. Истəлеккə бергəлəп фотога да төштек.

 

Ошый
2263
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Ринат Рахматуллин үлгән дигән хәбәр таралган
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Казнага Кагылма
  • Казнага Кагылма