Логотип
Хәбәрләр

«Кешенең асылын үзгәртеп булмый!»

«Замана, мохит үзгәргәндә дә кеше үзгәрми. Син кешенең асылын берничек тә үзгәртә алмыйсың. Кеше Адәм белән Һава вакытында нинди булган булса, шундый ук булып кала. Кешенең фәкать күзаллавы гына үзгәрергә мөмкин. Шуңа күрә, театрны аңларга кирәкми, аны тоярга кирәк. Иҗат синең аңыңда түгел, җаныңда чагылыш табарга тиеш!»

Г. Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театрының баш режиссёры Рамил Фазлыев күпләрнең игътибарын азсүзлелеге, үзгә бер холкы һәм нәкъ менә күләгәдә калырга яратуы белән җәлеп итә дә инде. Үзеннән алда исеменең йөрүе дә бер дә гаҗәп түгел. Әмма бүгенге әңгәмәбез үзе белән күзгә-күз очрашып әзерләнде.

 – Зур эшләр эшләп тә, гел күләгәдә калырга яратуыгызның сәбәбе нәрсәдә?

– Ә аның чамасы кайда соң? Менә бу зур эш, монысы кечкенә эш диярлек мени? Берәр әбигә юл аркылы чыгарга булышу күпкә зуррак эштер, бәлки. Аны бит әйтеп булмый. Нәрсә белән чагыштыруыңа караптыр ул. Аллаһы Тәгалә каршында нәкъ менә шул әбигә булышу саваплырактыр да әле. Мин бит авылда тәрбияләнеп үскән малай. Авыл кешеләре барыбер  шәһәрдә торган кешеләргә караганда тыйнаграк була алар. Беркайчан да үзләренең батырлыкларын, (басуда чәчү эшендә булсынмы ул, я булмаса, башка өлкәдәме!) чәчрәп чыгып сөйләп йөрмиләр. Үз-үзен һәм башкаларны хөрмәт иткән кеше алай мактанып йөрергә тиеш тә түгел дигән фикердә мин.

- Үзегездән алдарак исемегезнең йөрүе дә шуннанмы?

– Шулай булырга тиеш тә. Исем бит ул тора-бара үз тормышы белән яши башлый. Ә Рамил үзе кайдадыр, бәлки, бүтән тормыш белән яшидер?!

– Сезнең хакта еш кына...

– Бу провокацион сорауга охшап тора. Андый сорауларыңа җавап бирмим, яме!

–  Әле әйтеп бетермәдем ич. Сезне азсүзле, сәер диләр. Шулай булып күренергә теләвегез сез кулланырга яраткан психологик адым гынамы, әллә...?

–  Азсүзле диюләре хак. Русларда «Больше дела – меньше слов» дигән әйтем бар бит. Мин әнә шул принцип буенча яшим. Һаваны селкеткәнче, эшеңне күрсәт син. Шуннан беленер кем икәнең. Сүз бит ул молекулалар шикелле. Бер молекула икенче молекулага килеп бәрелә һәм шул молекула әз генә траекториясын үзгәртә икән, хаос барлыкка килә. Бер сүздән дә тормыш бөтенләй күчәреннән күчәргә мөмкин. Бездә бит хәзер бөтенесе белгеч. “Мин беләм” диеп тотыналар да, эшләгән бөтен эшең җимерелә башлый. Алай “белгечләнергә” ярамый. Һәр кеше үз һөнәренең генә остасы булырга тиеш.

Ә театрның теге ягындагы, гади тормыштагы Рамил ул нинди?

- Миңа калса, ул аерылмыйдыр. Театр да, гади тормыш та минем өчен бер үк. Без иҗат кешеләре шулай бит инде ул, үз тормышыбызны бөтенләе белән сәнгатькә багышлыйбыз. Син әйткән гади тормыш ул, театрны беренче планга калдырып, үзе бөтенләй икенче планга күчә. Дөресен  генә әйткәндә, без бит театрдан башка берни эшли белмибез. «Рождённый ползать летать не умеет» дигән шикелле, без сәнгать өчен яратылган. Шәхси тормыш шуңа күрә ярты адымга булса да калышып бара, чөнки без аңа да сәнгатькә караган шикелле карый башлыйбыз. Тормышка, гомумән, яшәешкә кузаллау үзгәрә. 

- Югары белемле яшьләрне авыл җирендә урнашкан театрга эшкә кайтару авырмы?

- Үзең ничек дип уйлыйсың соң? Менә син кабат кайтыр идеңме?

- Бер киткәч, кире кайтмыйлар... Шулай да, Рамил абый?

- Мин аңлыйм, Гөлинә, яшьләргә авыл җирендә яшәү авырдыр, чөнки аларның кузаллавы башка. Аларга гел “движуха” кирәк, ә авыл җирендә яшәү темпы һәм ритмы шәһәрнекеннән шактый аерыла. Бер көйгә генә аккан тормышка ияреп бару берәүгә дә җиңел бирелми. Шәһәр тормышы белән авылны чагыштырсаң, монда әлбәттә үзгә тормыш. Яшьләргә бер көн дә мәңге үтмәс кебек тоела торгандыр. Яшьләрнең амбициялары зур инде ул, әмма аларның барысын да үтәп бетереп булмый. Иң мөһиме үсеш өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар. Әгәр дә  кеше һәр күзәнәге белән сәнгатькә гашыйк икән, авылмы ул, шәһәрме, я булмаса, башка галәмме – аерма юк. Сәнгатьне кеше үзе тудыра.

- Нинди әсәрләрне сез беркайчан да сәхнәләштермәс идегез?

- Үзем аңламаган. Әсәрне укып чыккач та, ул сиңа берничек тә тәэсир итми икән, аны куюдан мәгънә юк һәм андый әсәргә кагылырга да кирәкми дип саныйм. Мәхәббәттәге кебек, аңлыйсыңмы? Җаныңда чагылыш тапмаса, ник кирәк ул? Синең белән әсәр арасында да химия булырга тиеш. Шунсыз булмый.

- Ә безнең татар менталитеты сәхнәдә нинди алымнарны кабул итмәс иде?

- Әгәр режиссёр кузаллаган алымнар “не пошло” һәм эстетик яктан матур икән, ниндидер әхлаки нормаларга, гореф-гадәтләргә каршы килмәгән теләсә нинди алымны кабул итә аладыр. Һәр милләтнең бит үзенең кыйбласы бар. Әнә шул кыйбладан тайпылмасаң, теләсә нинди алымны кулланып була. Сәнгать шуңа күрә сәнгать инде ул. Мәсәлән, кеше бит телогрейка киеп мунча керә алмый. Бу бит табигый әйбер. Ул сәхнәләрне шартлы рәвештә куйсаң, ансын да кабул итеп була торгандыр.

- Элеккеге спектакльләрне дә кире репертуарга кайтара башладыгыз дип беләм.

- Ул Гомәр абыйга хөрмәт йөзеннән башланды.(Авт:Гомәр Мәрданов Әтнә татар дәүләт драма театрына нигез салучы режиссёр!) Алар бит барысы да ул куйган спектакльләр. Миңа калса, Гомәр абыйның иҗатын ихтирам итеп, аларга зур игътибар бирергә кирәк. Бездән башка аны бер кеше дә эшләмәячәк. Нәрсә генә булмасын, Гомәр Мәрданов ярты гасыр шушы театрны яшәткән, аның дәрәҗәсен күтәргән кеше. Ул бит үзешчән сәнгатьтән - халык театры, халык театрыннан профессиональ дәүләт театры оештыруга зур өлеш керткән шәхес. Шуңа күрә, заманында ул сәхнәләштергән әсәрләрне ике елга берме, ел саенмы репертуарга кертеп барырга булдык. Безнең бит беренче премьералар Әтнәдә уза. Ә Әтнә халкының күңелендә театр аерым бер урын алып тора, чөнки алар шушы театр белән тәрбияләнеп үскән кешеләр. Һәр гаиләнең бер генә кешесе булса да, кайчандыр театрда уйнаган. Аннан элеккеге драматургиягә, безне үстергән сәнгать әһелләренә һәм драматургларга рәхмәт йөзеннән дә бу эшне башлап җибәрдек.

- Һәр артистның  үз режиссёры була, дигән әйтем белән килешәсезме?

- Һәр артист, үзенең режиссёрын табыр өчен, иң элек бөтен режиссёрлар белән эшләп чыгарга тиеш. Ике-өч режиссёр белән генә эшләп “мин үз режиссёрымны таптым” дию дөрес түгел. Әгәр инде ул аның тормышының бер этабында гына әйтелсә, килешергә була.

- Татар драматургиясенең аксавы сезгә дә сизеләме? Бүген алып сәхнәләштерәм дигән әсәрләр юк дәрәҗәсендә дип беләм.

- Ә кайда аксамый ул? Бөтен җирдә шул бер хәл. Ул безнең сәясәтебезгә, бүгенге тормышыбызга бәйле, чөнки бөтен дөнья хәзер үзгәреш чорында. Андый вакытта кризислар була, апатияга бирелергә ярамый.
 Үтә ул андый вакыт. Вакытка да кайчак вакыт бирергә кирәк. Бер урында гына туктап калмадык бит. Әкренләп булса да алга барабыз. Яшь драматурглар юк түгел бит, бар алар! Кытлык диеп чаң кагарлык сәбәп күрмим.

 – Беренче номерлы драматург диеп кемне әйтер идегез?
 
– Син тагын провокацион сорау бирәсең. Бу сорауга җавап биреп булмый. Берсен әйтсәң, икенчесе үпкәләячәк. Булмый ул алай. Ничек кенә сорасаң да, бу соравыңа җавап бирмәячәкмен!

- Кеше үпкәләтмим дип кенә, дөреслектән качабызмы?


 – ... Талантлы драматурглар бар, юк дип әйтмим!


 – Моннан 12 ел элек, сез сәхнәләштергән «Мулла» спектакле театр тәнкыйтьчеләре тарафыннан «Иң яхшы куелыш» дигән уңай бәя ала. Моның шулай булуын хәтта Туфан абый үзе дә искәртеп үтә.

- Бу фәкать Туфан абыйның кузаллавы белән минем кузаллау тәңгәл килгәнгәдер.  Аның фикеренә таянып сәхнәләштергәнгә үз иткәндер дип фаразлыйм. Без бу турыда алдарак сөйләшкән идек инде синең белән. Әгәр әсәр синең күңелендә чагылыш тапмаса, ике арада химия булмаса, спектакль уңышлы булмас иде.

- Ә «Мулла» фильмына килсәк... Үзең режиссёр була торып, төп рольдә уйнау җиңел түгел. Ә сез менә дигән итеп башкарып чыктыгыз. Ул фильм әле дә халык телендә.

- Мин ул рольне, гомумән, интуицияга таянып уйнап чыктым. Туфан абый үзе дә “өстән”, Аллаһы Тәгалә белән бергә безгә ярдәм итеп торгандыр дип уйлыйм. Кайбер сәхнәләрне төшергәндә шактый кыенлыклар белән очрашырга туры килде. Әгәр хәтерләсәң, без анда бер абзыйны күмәбез. Бөтен авыл халкы җыелып беткәч, бу абзый белән хушлашканда табигатьнең дә елавы – яңгыр явуы кирәк иде безгә. Ә безнең съёмкалар бик эссе көннәргә туры килде. Яңгырның әсәре дә юк иде. Шуннан без инде Мәскәүгә кадәр шалтыратып, янгын сүндерү машиналарын биреп торуларын үтенеп, Казаннан машина сорап, съёмка вакытын көйләп бетердек. Әмма шул сәхнәне төшерә башлар алдыннан аяз көнне коеп яңгыр ява башлады, ышанасыңмы? Туфан абыйның хәер-фатихасы димәсәң, ничек аңлатып була моны?!

- Репертуарның җитдилеге режиссёрның күңел халәтенә бәйлеме?
 
–  Хм...күңел бит ул үзгәрүчән. Холыкка бәйле була ала менә. Репертуар барыбер артистларга карап сайлана. Ә алар категория буенча драма һәм комедия артистларына бүленә һәм тагын әле эпизодик рольләр уйнар өчен туган(!) артистлар да була. Ниндидер кечкенә генә эпизодик рольне дә шедевр итеп уйный ала торган. Шуңа моңа беръяклап кына карарга ярамый.   

– Бүгенге көндә труппагызда Галиябануны уйнарлык артистлар бармы?

– Хм...кызык сорау. Әсәрләр, спектакльләр бит ул тик торганда гына тумый, Гөлинә. Һәр әйбернең үз урыны һәм үз вакыты була. Бәлки... берәр кайчан...

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк