Логотип
Хәбәрләр

«Артист сүзе» сәхифәсе

Балык Бистәсеннән Минзәләгә ничек барып җиттегез? Без шулай ияләшкән бит инде – укуны тәмамлагач та Казанга китү табигый булып тоела. Шуңа Минзәләгә китүегез гаҗәп...

Нуретдин Нәҗмиев: 

Мин Балык Бистәсе районы Балыклы Чүкәй егете, шөкер, мәктәптә яхшы укыдым. Беренче укытучым Мөнирә апа Билалова ике ел элек кенә үлде, менә ул хәстәрләде инде мине. 4 нче классларда укыганда Балык Бистәсе район үзәгенә фестивальгә бардым. Ул вакытта Мәдәният йорты Кама буендагы чиркәүдә иде, шунда Әнәс Карыйның “Сыналган мәхәббәт” дигән поэмасын сөйләп лауреат булдым. Аннан, ул заманда авылларда укытучылар гел спектакль куя иде бит. Лампалар яндырып, якын тирә авылларга барып уйнап йөрдек. Чүкәйдә, дөрес хәтерләсәм, 1957 нче елда гына электричество керде... Шул ук чорда үзебезнең авылда мин беренче тапкыр чын баян күрдем. Яңа клуб ачылгач, шәһәрдән артистлар килде. Без, малайлар, шуларны күрергә теләп клубка чаптык. Хәзергедәй хәтерлим: Фәтхерахман Әхмәдиев “Чистай вальсы”н уйный. Шулкадәр күңелгә кереп калган ул чак... Балачакта бигрәк тә батыр булган инде мин: янына бардым, таныштым, тальянны да тотып карадым. “Баянчы буласың киләме әллә?”, - ди. “Каян баянчы булыйм? Артист булам мин!”, - дим. Шуннан ул миңа блокнотына язып, проходка бирде. Ә бит ул вакытта балаларны клубка бик кертмиләр иде. Вакыты җиткәч, ишек төбендә олылар арасыннан шуып кына үттем дә, сәхнә янындагы түгәрәк мич артыннан кереп, шунда беренче тапкыр концерт карадым. 

 

Әйе, яхшы укыдым мин, ләкин Солтан авылының ул елларда бик көчле булган 10 еллык мәктәбенә барырга теләмәдем. Минем апалар-абыйлар ул вакытта бөтенесе дә Казанда тора иде бит инде. Тырышып-тырмашып, 7 нче сыйныфны тәмамлагач Казанга килдем. Профсоюзлар урамында бик шәп Укытучылар мәдәният сарае бар иде, шунда драмтүгәрәккә йөри башладым. Анда Таһир Якупов белән таныштык. Беренче җитәкчебез Хәбиб Хәбибов дигән бик кызык кына кеше, без йөри башлау белән,“Казан сөлгесе”н куйды. Таһир геройны, мин аның дус малаен уйнадык. Ул чорда һәвәскәрләр бик көчле, бик хөрмәтле иде. Төрле театрлардан режиссёрлар шушы драмтүгәрәккә йөрүчеләрне карарга килә торган булган. Безне дә Касыйм Шамил, Сабир Өметбаев карады. Мине һәм Таһирны сайлап алдылар, ләкин ул җырчы булырга теләде. Шуннан соң, имтиханнар тапшырып, Минзәлә театрына киттем. “Уракчы кыз” спектаклен чыгаралар, анда малайны уйнарга кирәк икән. Сабир абый Өметбаев “Ана йөрәге” дигән яңа спектакль куясы булды, анда да миңа роль бирделәр. Минзәлә театрында эшли башлагач уйнаган беренче ролем шул спектакльдә иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021