"Сәхнә" журналына - 20!
2022 елның 14 ноябрь көнендә республикадагы бердәнбер мәдәният һәм сәнгать басмасы − театр һәм эстрада иҗатын чагылдыручы – «Сәхнә» журналының 20 еллык юбилее уңаеннан «Сәхнә» йолдызлары дип аталган кичә узды.
Бәйрәм концерты татарның күпкырлы, күп төрле матбугат оешмасы «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыятенең 15 еллыгы уңаеннан оештырылды. Шул уңайдан «ТАТМЕДИА» генераль директоры «Сәхнә» журналы коллективы исеменә рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк тапшырды, шулай ук журнал хезмәткәрләре Әлфәт Закирҗанов, Алсу Габдуллина, Гөлшат Хәлиуллина һәм Зөлфия Гыйльметдинова ТР Мәдәният министрлыгының рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.
Зәйнәб Фәрхетдинова, Рөстәм Закиров, Рөстәм Асаев, Филүс Каһиров, Дилә Нигъмәтуллина, Лилия Хәйруллина, Илгиз Мөхетдинов, Резедә Галимова, Илнат Фәрхуллин, Алия Исрафилова, Нурзадә, Айгөл Закирҗанова, Ильяс Шәрипов, Азат Вакказов чыгышлары тамашачылар тарафыннан кайнар алкышлар белән кабул ителде. Моннан тыш, «Риваять» этно-төркеме, «СалаваTIK» төркеме, К. Тинчурин театры артистлары Салават Хәбибуллин белән Альбина Гашигуллина дуэты, Татарстанның атказанган артисты Әминә Галиева, «Мирас» бию ансамбле чыгышлары бәйрәм кичәсенә ямь өстәде.
«Сәхнә» журналы коллективы редакциябез өчен истәлекле булган вакыйганы безнең белән бергә үткәргән хөрмәтле артистларга, тамашачыларга һәм яраткан укучыларына олы рәхмәтләрен белдерә!
Галерея
-
«Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә Fashion Iftar узды
-
«Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә XIII Республикакүләм ифтар узды
-
Язгы музей практикасы
-
София Гобәйдулина вафат
-
«Казан Экспо»да үтәчәк ифтарда Милли музей күргәзмәсе оештырыла
-
Әлмәттә «Аркадаш» дип аталган яңа театраль проект ачыла
-
Илнат Фәрхуллин мактаулы исемгә лаек булды!
-
Камал театрында «Башмагым» куелды!
Комментарий юк