Логотип
Хәбәрләр

Мин үзгәрдем...

50 яшь шундый кызык икән: яшь малайларны уйнарга соң, карт бабайларга – иртә.

Беренче карашка бик кырыс, тәкәббер булып күренсә дә, аның белән аралаша башлаганнан соң бу фикереңнең ялгыш булуына шундук төшенәсең. Сүзләр мәгънәсен җуя барган заманда һәр әйткән сүзенең кыйммәтен белүче шәхес белән тормыш, татар әдәбияты һәм театр турында сөйләшә алу үзе бер бәхет. Татарстанның атказанган артисты Рамил Вәҗиев белән бу безнең беренче зур интервью.

 

Интервьюлар бирергә яратмаганны белә торып чакырдың инде, име? Күңелне чишенергә мәҗбүр итәсең.

– Андый сораулар юк монда.

 Барыбер инде. Артист кеше сәхнәдә эшләгәндә болай да «шәрә» кебек бит инде ул. Аның сәхнәдә уйнавыннан гына да холкын, тормышта үз-үзен тотышын, кеше буларак нинди икәнлеген белеп була. Сәхнә качып кала торган урын түгел. Ә син аннан тыш тагын «чишендерәсең».

– Юк ла инде, Рамил абый. Менә 50 яшьтә тормышка караш үзгәрәме, әллә юкмы икәнлеген беләсе килгәнгә күрә генә...

 Беләсеңме, 20 яшьтә, мәсәлән, әле барысы алда диеп яшисең. Барысына да өлгерерсең шикелле. Иң зур хата әнә шулай уйлауда икән. Ә хәзер, үткәнгә борылып карыйсың да, күпме мөмкинлекләрнең кулдан ычкындырылганын аңлыйсың. Аны инде кире кайтарып булмый. Менә шундый халәттә 50 яшемне каршы алам.

– Ниндидер үкенү хисеме ул?

 Үкенү дә бардыр инде. Билгеле, ул вакыттагы акыл белән хәзергесе икесе ике нәрсә.

– Ә хәзергесе нинди?

Зирәк. Күп нәрсәне ишетми, күрми башлыйсың. Яшь чакта ниндидер максимализм була бит ул. Хәзер йөрәккә ул кадәр якын алмыйсың. Усалланасың, кырысланасың... Дөресен әйткәндә, мин хәзер бөтенләй башка кеше.

– Элек нинди идегез?

Мин бик оялчан идем. Анысы әле дә бераз бар. Мин игьтибар үзәгендә булуны яратмыйм. Зур-зур компанияләр дә минем өчен түгел. Миңа, күңелгә якын булган 2-3 кеше булса, шул җитә. Ә инде күп кеше булган мәҗлесләрдә булырга туры килсә, мин берәр почмакка посып утыруны кулайрак күрәм. Нишләп артист профессиясен сайлаганмындыр мин, белмим. Сәхнәдә дә, урамда да гел кеше күз алдында бит инде. Холкым буенча бер дә туры килә торган профессия түгел бу.

– Ә нигә сайладыгыз?

 Кем белә, менә язмыш ул. Аллаһы Тәгалә ничектер мине бу юлга китереп чыгарган. Бәлки, менә шушы сыйфатларымнан арындырыр өчендер.

– Театрда, 28 ел эшләү дәверендә, «ник бу юлны сайладым икән?» дип үкенгән чагыгыз булды димәк?

 Булмады дип әйтә алмыйм, чөнки ул чынлап та булды. Театрда 9-10 ел эшләгәннән соң «бу профессиягә минем кирәгем юктыр» дигән уй килде һәм мин финанс-икътисад университетының читтән торып уку бүлегенә укырга кердем. Ничә еллар дәвамында шул профессиядә кайнаган кешеләр янына 10 ел иҗат юлыннан атлаган кешенең килеп керүен күз алдыңа китерә аласыңмы? Менә мин дә килеп утырдым да, бөтенләй иҗатка капма-каршы нәрсә турында сөйли башладылар. Минем күңелдә шундук ниндидер «отторжение» башланды һәм мин әлеге өлкәне беркайчан да кабул итә алмаячагымны аңладым. Документларымны кире алдым да киттем. Менә шул чакта үземә «театрдан башка беркая да китмим» диеп сүз бирдем.

– Рамил абый, уйнаган рольләрегез сезне бераз булса да үзгәрттеме?

 Юк, роль түгел, тормыш үзгәртте...

– Башка кешенең язмышын, миңа калса, барыбер тиз генә салып атып булмый торгандыр. Сез рольдән авыр чыгасызмы?

 Минем андый халәт булганы юк. Эшләгән дәвердә инде, билгеле, нәрсәдер килеп чыкмаса уйланасың, эзлисең, барып чыкмаса ачуың килә башлый. Бу шулай булырга тиеш тә, ул бит эш процессы. Ә рольдән чыгалмый изаланганымны хәтерләмим.

– Артистның сәхнә язмышы ниндидер бер этапта пауза ала. Сез ул этапны уздыгызмы?

Бәлки менә хәзердер ул (көлешәбез). 50 яшь шундый кызык икән: яшь малайларны уйнарга соң, карт бабайларга – иртә. Хәер, «Җилкәнсезләр»дә мин Нуретдин картны уйнадым. Андый тәҗрибәм инде бар. Әлеге ролем өчен мин Фәрит абыйга да, Георгий Цхвиравага да рәхмәтле. Зур бүләк булды ул минем өчен. Бик яратып уйнаган спектаклем иде, кызганыч, кыска гомерле булды.

– Ә менә сез Нуретдин бай кебек тормышның хуҗасы булып, һәр нәрсәдән файда эзләп яши алыр идегезме?

 Мин бары үз-үземә һәм үз тормышыма гына хуҗа булырга телим. Ә инде файдага килгәндә, барыбыз да ниндидер файда күрер өчен тырыша, тырмаша. Хәтта бәрәңге утыртканда да.

– Рольсез тору артистның эчке дөньясына йогынты ясыймы?

 Ә кем белә? Менә мин әйтә алмыйм, чөнки беркайчан да рольсез утырам дип хәсрәтләнеп, көтеп утырганым булмады. Бердәнбер миндә туган хис, мөгаен, премьерага килеп утырганнан соң «аһ, ничек шәп уйныйлар. Менә мин дә бу спектакльдә уйнарга теләр идем», дигән теләк булгандыр. Мин гел эшләдем, шуңа юк-барны уйлап утырырга вакытым да булмады. Укып бетерү белән җигелеп эшли башладым. Мәрхүм Хәлим абый Җәләловның хатыны Флёра апа Зәкиевна белән сукырлар китапханәсендә эшли башладык, анда бик күп аудиокитаплар яздыра идек. Минем өчен иң зур мәктәп булды ул. Мин, рус мәктәбен бетергән шәһәр малаен, Флёра апа, иренмичә, һәр басымның дөрес куелышын туктап аңлата иде. Аннан соң Әлфия апа Гыйләҗева белән «Татарстан» радиосындагы проектка алындык. Микрофон алдында эшләргә ул өйрәтте дисәм дә, алдамам. Анда бик күп проза әсәрләре, тапшырулар яздыра идем. Гаҗәеп данлыклы дикторлар белән эшләү бәхете дә тәтеде. Шуннан инде телевидениедә дубляж студиясе ачтылар. Ул өлкәгә мин бөтенләй 22 елга кереп чумдым. Көненә 2-3 сәгать йокы күргән килеш бер эштән икенчесенә чаба идем. Аннан инде зур чаралар алып баруга күчтем. Хәзер менә «Китап» радиосы» бар, Аллаһка шөкер. Ул минем өчен бик зур юаныч. Үзең күрәсең, рольсез утырам дип борчылырга вакыт та калмый монда.

– Театрда зур канәгатьлек алырлык ролегез уйналды дип саныйсызмы соң?

 Юк, булмагандыр әле ул. Бәлкем, булган да булыр иде андый роль, әмма аларын башка артистлар уйнады.

– Ә хәзер уйныйсы килгән берәр ролегез бармы?

–– Юк. Ашкыну бетте. Яшь чакта гына ул ашкынасың, каядыр ашыгасың, сәхнәгә чыгасы, уйныйсы килә. Хәзер инде «поезд на запасном пути» (көлешәбез).

– Татар драматургиясе белән танышып барасызмы?

– Татар театрында эшләгәч, танышмыйча хәлем юк. Мәсәлән, конкурсларга бик күп пьесалар килә, әйеме? Әмма драматургиянең бит үз кануннары бар. Су кушып язылган әйберләр күп, сөйләрлек, уйнарлык сүзләр аз. Уйналасы сүзләрне персонажның теленә куялар да, сөйләргә генә кала. Сүз дә юк, алар яхшы әдип, язучы, шагыйрь булырга мөмкиннәр, ләкин драматург булып әле өлгереп җитмәгәннәр диимме соң? Драматургиянең аның үзенең сәхнә кануннары бар. Аллаһка шөкер, менә безнең хәзер Илгиз Зәйниев бар. Ул шушы театрда тәрбияләнгән кеше. Режиссёрга, артистка, тамашачыга ни кирәклеген яхшы белә. Ул аны аңлый, сизә. Менә драматургия шундый бик катлаулы нәрсә ул.

– Ә татар әдәбияты бүген ни хәлдә? Анысын инде сез «Китап»тан көндәлек диярлек укып барасыз.

– Әдәбиятыбызның хәле милләтебезнең хәле кебек. Аны аерып карап булмый. Милләт нинди хәлдә булса, әдәбиятыбыз да шундый хәлдә. Ул бит тел белән бәйле мәсьәлә. Менә хәзер татар телен мәктәпләрдә тыйдылар. Ә ул әдәбиятны кем укырга тиеш соң? Менә мин әле дә хәтерлим, балачакта без дусларга кунакка килә идек һәм һәр гаиләнең өстәлендә «Казан утлары» журналы ята иде. Ә хәзер нәрсә?! Безнең бөек әдипләребезнең оныклары татар телендә бабаларының әсәрләрен укый аламы? Муса Җәлил, Мәхмүт Галәү оныклары, мәсәлән? Тел фаҗигасенең башы кайдан башлана соң?!

Без, рус мәктәбендә укыган шәһәр балалары, авылга кайткач иптәш малайлар белән татар телендә сөйләшә идек. Минем ике әбиемнең берсе дә русча белми иде, мин үзем дә урамда авыл малайлары белән татарчага өйрәнгән кеше. Ә бүген, киресенчә, авыл балалары шәһәрнекеләргә яраклашып русча сукалый. Минем өчен бу зур фаҗига.

Әсәрләргә килсәк... Соңгы укыган әсәрләрдән миңа бик нык тәэсир иткәне ул Факил Сафинның «Саташып аткан таң» романы. Ул шундый зур колачлы әсәр. Мин аны укыганда, язучы тарафыннан күпме хезмәт, никадәр архив, документлар актарылганына таң калдым. Укып бетергәннән соң гына мин аның  Тукай премиясен алуын белдем. Мондый әсәр өчен ике Тукай премиясен бирерлек аңа, чын.

– Тормышны инде азмы-күпме күргән кешедән аның кыйммәтен сорау да урынлы булыр, Рамил абый. Сезнең өчен тормыш кыйммәте ул нәрсәдә?

 Син бик катлаулы сораулар бирәсең, Гөлинә. Аны бит төрлечә әйтеп була. Ләкин никадәр генә катлаулы сорау булса да, аның җавабы бик баналь – яратуда. Яратмасаң, күңелең дә үсми, бер эшең дә бармый. Яратырга кирәк: әти-әниеңне, балаларыңны, синең белән бергә тормыш өстерәп бара торган кешеңне, эшләгән эшеңне, Ватаныңны, торган җиреңне. Гел юлда йөргәч, туган җирнең кадере тагын да арта икән ул. Үзебезнең Республикабызның чигенә керү белән «Аллаһка шөкер, өйдә», дисең. Татарстанның бит аның юлы гына түгел, кешеләре дә бүтән. Ул юл кырыендагы кафеларга туктасаң да, анда эшләүче апаларның ризыклары шулкадәр тәмле була инде менә, миңа калса, алар аны «юл кешесенең тамагы тук булсын» дип, бисмилласын әйтеп пешерә торгандыр. Барыбер үз җиреңнең һавасы да, кояшы да бүтән. Яратырга гына кирәк. Ярату бит ул туктамый алга таба барырга этәргеч бирә торган шундый зур көч.

– Ярату турында сүз кузгатканбыз икән инде, сорамый кала алмыйм, Рамил абый. Үзең кебек талантлы артист белән яшәве авыр түгелме?

 Киресенчә, талантсыз кеше белән яшәве авыр булыр иде. Ә талантлы кеше белән яшәү кызык та ул, рәхәт тә. Андый кеше бит ул үзе бер дөнья. Талантлы кешене аны көн саен өйрәнсәң дә, өйрәнеп бетереп булмый. Миңа калса, аның бөтен тәме дә шунда.

– Ишекнең бу ягына театр тормышын алып кайтасызмы?

– Кайтасың, әлбәттә. Без бит бергә чыгып китәбез, бергә кайтып керәбез. Театр ул инде безнең тормыш рәвеше. Аны берничек тә аерып әйтеп булмый.

– Балаларыгыз сез уйнаган спектакльләргә йөриме? Алар нинди телдә сөйләшә?

 «Сорама, Галимулла, сорама» (көлешәбез). Алар без уйнаган спектакльләргә генә түгел, башкаларныкына да йөриләр. Без гаилә белән башка театр спектакльләрен дә карап барырга тырышабыз.

Ә тел мәсьәләсе бик зур проблема инде ул. Менә мин аны аңлата алмыйм. Мәсәлән, безнекеләр татар балалар бакчасына йөрделәр. Кечкенә чактагы видеоларын карасаң, бер рус сүзе кыстырмыйча саф татар телендә сөйләшәләр. Ә шул ук балалар бакчасына башка әти-әниләр бер генә татар сүзен дә белмәгән балаларын алып килеп куялар да, «монда өйрәнерләр әле!» диләр. Бу ни дигән сүз?! Алар бит анда татарчага өйрәнәсе урынга, безнең балаларны русчага өйрәтәләр. Тәрбияче дә бит татарча аңламаган балага татар телен өйрәтеп утырмый, ә бар кешегә аңлаешлы булсын өчен русчага күчә. Билгеле инде, безнекеләр дә 1 атнадан русча сөйләшә башладылар. Бу мәсьәләдә мин, гомумән, шок хәлендә.

– Сез сүзләргә дә, кешеләргә дә сак карый торган кеше. Бу ниндидер саклану чарасымы?

– Миңа күп кеше «син шундый кырыс, масаеп йөри торган» ди. Элегрәк нишләп мин кешеләрдә шундый тәэсир калдырам икән дип аптырый идем. Юкса, мин аны юри эшләмим. Аннан соң, мин әйтәм, бу Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән берәр саклану чарасыдыр миңа, дидем. Теге кирәкмәгән кешеләрне якын китәрмәс өчен. Мин, гомумән, ниндидер талашуны, кычкырышуны бик авыр кичерә торган кеше һәм ул гына да түгел әле, мин аларга җавап та бирә белмим. Андый чакларда мин югалып калам. Шуңа шау-шулы җирләрдән тизрәк китәргә тырышам. Ул минем энергиямне ала. Ә сүзләргә сак каравымның сәбәбе кеше күңеленә тиюдән, аны рәнҗетермен дип куркудан. Шуңа күрә сүзләрне сайлабрак сөйләргә тырышам. Кайчакта бит сүзне сизмичә дә әйтеп ташларга була, ә кемнеңдер ул күңеленә тиеп кала. Шуннан курыкканга гынадыр ул сак караш.

– Ә үзегезгә күңелегезне калдырырдай сүз әйтүчеләр булдымы?

 50 ел эчендә андые да булгандыр инде аның. Мине иң борчыган әйбер ул – гаделсезлек, нахак сүз. Үземә генә түгел, кешегә карата булган гаделсезлеккә дә мин тыныч кына карый алмыйм. Андый хәлләр булгалады. Мин дөреслек җиңгәнче көрәштем.

– Үткәнгә кире кайтып булса, шушы ук юлдан шул ук кешеләр белән үтәр идегезме?

 Беләсеңме, мин язмышыма тормыш юлымны нәкъ менә театр белән бәйләве өчен рәхмәтле. Кире кайтыр мөмкинлегем булса да, барыбер шушы театрны сайлар идем. Мине язмыш шушы театрда гаҗәеп кешеләр белән очраштырды, хатыным Алсу белән кавыштырды. Төрле чаклар булгандыр, бәлки, әйе, әмма мин бу театрда бик бәхетле тормыш кичердем. Андый бәхет һәркемгә дә тәтемидер ул. Миңа менә ни өчендер Аллаһы Тәгалә тарафыннан шундый зур бүләк насыйп булды. Әйтәм бит, мин монда эшләгән һәр кешегә рәхмәт әйтер идем. Монда килү, аларны күрү, аралашу үзе бер бәхет. Мин бит нәкъ менә алардан эшкә карата булган мөнәсәбәткә, сабырлыкка өйрәндем. Безнең театрны беркайчан да ташламаулары өчен тамашачыларга да зур рәхмәт. 90 нчы елларда зал ничек шыгрым тулы булса, ул әле дә үз тамашачысын кадерләп тота. Монда бит тамашачылар да театрга дип түгел, ә өйгә кайтабыз дип киләләр. Ни өчендер алар үзләрен бездә шулай җылы хис итәләр. Аннан театрга килгән халык ул милләткә әверелә. Алар үзләрен шушы бөек халыкның бер өлеше итеп тоя башлыйлар. Артист өчен шушыннан да зуррак бәхет юктыр, миңа калса.

- Рамил абый, ә менә нык авырган чакларда да сәхнәдә уйнарга туры килгәне бармы?

- Бар. Берсендә 39 температура белән спектакльнең башыннан ахырына кадәр сәхнәдә килеш уйнарга туры килде. Шундый зур роль иде, җитмәсә. Театр менә шундый катлаулы механизм, Гөлинә, син аның шулай икәнлеген үзең дә беләсең. Театрга бары "үлсәң генә килмәскә ярый!" 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк