Логотип
Хәбәрләр

Шәриф Камал исемендәге әдәби премиягә яшь язучылар, тәрҗемәчеләр һәм рәссамнар чакырыла

Татарстанда Шәриф Камал исемендәге әдәби премиягә дәгъва кылучылардан гаризалар кабул ителә. Бәйгедә 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшь язучылар, тәрҗемәчеләр, драматурглар һәм комикс авторлары катнаша ала. Иҗади эшләр 2026 елның 1 декабренә кадәр кабул ителә. Җиңүчеләргә акчалата бүләкләр каралган!

Шәриф Камал исемендәге әдәби премия талантлы яшь авторларга ярдәм итүгә, хәзерге татар әдәбиятын үстерүгә һәм татар әдәбияты классигы Шәриф Камалның иҗади мирасын популярлаштыруга юнәлдерелгән. Бәйгенең төп максатлары — яңа әдәби исемнәр ачу, яшьләрнең иҗади башлангычларын хуплау, заманча әдәби процесска игътибар җәлеп итү һәм яшь буынның татар әдәби теленә, китап укуга кызыксынуын арттыру.

Премияне гамәлгә куючы — Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы. Бәйгене Татарстан Республикасы Милли музее һәм аның филиалы — Шәриф Камал мемориаль фатиры белән татар әдәбияты тарихы музее (Татар китабы йорты) оештыра.

2026 елда бәйге дүрт номинация буенча үткәрелә:

«Шәриф Камал. Әдәби проза»,

«Шәриф Камал. Әдәби тәрҗемә»

«Балалар һәм яшүсмерләр өчен драматургия»,

«График хикәяләр. Комикслар»

Һәр номинациядә өчәр лауреат билгеләнәчәк. Җиңүчеләргә мактаулы дипломнар һәм акчалата премияләр тапшырылачак.

Бәйгедә мәктәп укучылары, студентлар, иҗат юлын башлап җибәрүче язучылар, тәрҗемәчеләр һәм рәссамнар катнаша ала.

Иҗади эшләрне бәяләгәндә сюжетның үзенчәлеге, авторның әдәби һәм сәнгати осталыгы, тел байлыгы, күтәрелгән теманың актуальлеге, милли мәдәнияткә һәм тарихи мираска игътибар кебек сыйфатлар исәпкә алыначак.

Моңа кадәр әдәби яки тәрҗемә бәйгеләрендә бүләкләргә лаек булган эшләр кабул ителми.

Тулырак мәгълүмат Татар китабы йорты сайтында һәм социаль челтәрләрендә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021