Логотип
Хәбәрләр

Балтач мәдәният үзәге сәхнәсен «Шүрәле: Кырлай кайтавазы» вокаль-хореографик спектакле бизәде!

13 апрель Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле Балтачка яз бәйрәме алып кайтты! Урамда салкын, кояшсыз булса да, Балтач мәдәният үзәге эчендә җылылык хөкем сөрде. Әллә залда алма төшәргә дә урын булмауга бәйле булдымы соң бу үзгә җылылык?

Бөегебез Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле Шүрәле: Кырлай кайтавазы дип аталган вокаль-хореографик спектакль премьерасын тәкъдим итте. Бу спектакльне Тукайның “Шүрәле” әкияте һәм шушы әкияттән рухланып Фәрид Яруллин тарафыннан иҗат ителгән беренче татар балеты “Шүрәле”гә оммаж итеп кабул итәргә була. Леонид Якобсон салган рухны югалтмыйча, классик балетка нигезләнеп ясалган әлеге тамаша балаларга да, олыларга да бертигез дәрәҗәдә ошарга лаек.

Татар балаларының канына сеңгән “Шүрәле” әкияте сюжетын монда киңәйтеп, тарих башка бер яссылыкка күчерелгән – Шүрәленең бармаклары бүрәнә ярыгына кысылып, аннан иреккә чыккач булган вакыйгаларга башка бер төсмер биргәннәр. Бу тарихта Шүрәле белән Былтыр гына түгел, ә Сөембикә исемле кыз да бар икән: Шүрәле Сөембикәнең канатларын урлый, кызны урманда калдырырга тели, ләкин батыр егет Былтыр аны коткара. Гашыйк пар авылга кайтып туй ясый. Тик бүрәнә ярыгына кысылган бармакларын чыгарганнан соң Шүрәле, үч алырга теләп, авылга юл тота. Ул Сөембикәне кабат урлап китә, ә Былтыр сөйгәнен кабат коткара һәм явызлыкны, кара көчләрне җиңә.

Карап торышка гади, ә бәлки хәтта примитив булып тоелган сюжетны татар милли бию хәрәкәтләре катыш классик балет, шулай ук татар халык җырлары белән бизәгәннәр. Нәтиҗәдә, үзебезчә (татарча!) чын, милли вокаль-хореографик спектакль туган.

Сылу кызлар хоры халыкны “Сандугач” җыры белән таң калдырса, горур егетләр хоры “Кара урман”ны җырлап спектакльгә дәрт өстәде. Әйтергә кирәк, соңгы елларда бу җырны Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының “Зәңгәр шәл” спектаклендә качкыннар сәхнәсендә генә ишетергә туры килә иде... Сүз уңаеннан, спектакль авторлары халык арасында киң таралмаган, күпләр хәтта белмәгән “Мөгълифә” җырын да ишеттерде. Ахырга таба ике хор бергә кушылып барыбызга билгеле булган “Алмагачлары”н җырлаганда залдагы тамашачылар да көйләп утырды. Гомумән, тамашачылар – югары сыйныф укучылары – биючеләрнең һәр хәрәкәтен игътибар белән күзәтте, ә җырлар вакытында кайберләренең күңелендә “Их, мин дә шулай үтемле итеп җырласам иде”, - дигән самими теләк тугандыр кебек тоелды. Араларында шулай сәнгатькә тартылып, киләчәккә матур максат куючылар да булмый калмагандыр, мөгаен...

Авторлар Былтыр белән Сөембикәнең туе сәхнәсендә яшь парны бизәкле ак мендәрләргә бастырып, безнең традицияләргә мөһим бер ишарә ясады. Драматургия кануннарының матур традицияләренә тугры калып, ахырда яхшылык яманлыкны җиңде, матурлык һәм батырлык өскә калкып чыкты. Спектакльне озакка сузылган алкышлар белән озату тамашачылар, бигрәк тә иң таләпчән тамашачы – балалар тарафыннан яратып кабул ителүгә бер дәлил.

Спектакль премьерасына Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гайнетдинов Илһам Фидаил улы килгән иде. Ул артистларга, ансамбль җитәкчеләренә рәхмәт сүзләрен белдерде, залдагы балаларга да мөрәҗәгать итте:

“Әлеге мизгел безнең бөек, мәшһүр Тукаебызга олы рәхмәт һәм хөрмәт дисәм дә ялгыш булмас. Милләтебезгә, телебезгә, халкыбызга инде ничә дистә еллар буе Татарстанда гына түгел, Рәсәй төбәкләрендә, чит илләрдә татар мәдәниятен, татар моңын, татар биюен танытып килүче татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленә олы рәхмәтемне җиткерәм. Бу – татар мәдәниятенең бренды. Икеләтә дулкынландыра, чөнки бөек Тукаебызны дөньяга китергән бөек ана Мәмдүдә абыстай Балтач җирендә җирләнгән.

Хөрмәтле балалар, мәктәпләр, балалар бакчалары, мәдәният, спорт сарайлары салынса, юллар төзелсә – алар барысы да сезгә кала. Милләтебезне, телебезне саклаучылар булачаксыз. Әгәр дә сез татар телендә ачык иттереп сөйләшмәсәгез, үзебезнең бию, җыр сәнгатен сакламасагыз безнең милләтнең киләчәге юк. Шуңа күрә сез телебез һәм милләтебезне саклауда лаеклы сакчылар да, дәвамчылар да булсагыз иде”, - диде ул.

Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле Балтач районы исеменә язылган рәхмәт хатларын һәм ансамбльнең алтын хәзинәсен тәшкил иткән җырлар кергән аудио дискны тапшырды.

Залда хөрмәтле кунак, Татарстанның халык артисты, Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбле ветераны Шамил Әхмәтҗанов та бар иде. Айрат Хәмитов аңа мөрәҗәгать итеп “Экзамен бирдек” дип шаярды. Авылларда, Рәсәй төбәкләрендә, чит илләрдә күрсәтү планы булу турында да әйтте:

“Без бүген бик бәхетле, бүген премьера! Тарихсыз киләчәк була алмый. Тукай – ул безнең тарих. Безнең максатыбыз – классик куелышта булган алымнарны югалтмыйча, яңача эшләү, җырлар өстәү иде. Шуңа да ул вокаль-хореографик спектакль булды. Борчылып төне буе йокламадым. Чөнки бу – җаваплылык. Бу – Тукай көче.

Ни өчен премьерага югары сыйныф укучылары чакырылдымы? Чөнки балалар бөтен әйберне дә кабул итми. Яңа тамашаны иң беренче булып йә балаларга, йә олы яшьтәге абый-апаларга күрсәтергә кирәк. Чөнки алар иң таләпчән тамашачы. Алар кабул итсә, димәк без дөрес юлдан барабыз. Бу әсәрне Балтач тамашачысына күрсәтүебезгә бик шатбыз! Без төрле зурлыктагы сәхнәләрдә чыгыш ясап ияләнгән. Шуңа бу спектакльдә декорация дә юк дәрәҗәсендә, бары арткы планда экран гына спектакльдә тасвирланган вакыйганың урынын күрсәтеп тора: ул йә урман, йә авылда туй сәхнәсе”, - дип сәхнәгә кую серләре белән уртаклашты Айрат әфәнде.

Шүрәлене уйнаган Айнур Фәизов бу спектакльдә классик бию хәрәкәтләренә җайлашырга туры килүне искәртте:

“Шүрәле ролен уйнаячагымны ишеткәч, аптырадым да, аз гына курыктым да. Әз-әзләп, көн дә репетиция ясап бу роль миңа “сеңде”. Без бит халык биюләрен биибез, ә бу спектакль балет нигезендә куелды, классик хәрәкәтләр булгач авыррак иде. Премьера чыкканчы 5 айга якын вакыт узды”, - диде ул.

 “Шүрәле: Кырлай кайтавазы” тиздән Татарстан буйлап “сәяхәткә” чыга, ә Казан тамашачысы аны 2026 нчы елның көзендә күрә алачак.

Премьера котлы булсын!

 

Белешмә:

Музыка – Фәрит Яруллин

Халык уен кораллары ансамбле өчен күчерелмә – Елена Анисимова

Хореография – Леонид Якобсон

Куючы балетмейстер – Нинель Мочалова

Сәнгать җитәкчесе – Айрат Хәмитов

Хореограф-солистлар:

Шүрәле – Айнур Фәизов

Сөембикә – Татарстан Республикасының атказанган артисты Айгөл Кыямова

Былтыр – Айрат Заһидуллин

Хәйләкәр егет – Татарстан Республикасының атказанган артисты Раил Ганиев

Яучылар – Карина Хәбибуллина, Алсу Мәгъсүмҗанова, Алсу Абашева, Диана Сапрыкина

Шайтан – Владислав Уткин

Утлы убырлы – Алинә Харисова

Вокалист-солистлар:

Татарстан Республикасының атказанган артистлары Рима Әгъзамова һәм Илнур Нуриев, Регина Тимербулатова, Илүзә Шәрипова, Алсу Кашапова.

 

Фото - Таңсылу Мостафина 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021