Логотип
Хәбәрләр

2026 нчы елның «Яңа татар пьесасы» бәйгесенә гаризалар кабул итү тәмамланды!

Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры хәбәр итүенчә, быел бәйгегә 110 пьеса кабул ителгән.

Бәйгегә кабул ителгән пьесалар турында тулырак мәгълүматны театрның сайтында карарга мөмкин булачак. 2 этапта уза торган әлеге бәйге яңа авторларны барлау өчен яхшы мөмкинлек. Бүген Татарстан театр сәнгате, гомумән, мәдәниятендә зур урын алып торган, «Әкият» курчак театрын һәм Камал театрын җитәкләүче Илгиз Зәйниев та драматургиядә беренче адымнарын шушы бәйге аша сынап, җиңүче исеменә лаек булып үсеп киткән шәхес. 

Бәйгенең этаплары: беренче этапта кабул итеп алынган пьесалар жюри әгъзалары тарафыннан укыла һәм икенче этапка узган әсәрләр исемлеге төзелә; икенче этапта бәйгедә җиңгән әсәрләр исемлеге төзелә, җиңгән авторлар 2026 нчы елның декабрендә билеге була. 

Белешмә: драматургия өлкәсендә «Яңа татар пьесасы» бәйгесе Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Театр эшлеклеләре берлеге, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры тарафыннан оештырыла. Бәйгедә җиңүчеләр беренче, икенче, өченче дәрәҗә акчалата бүләкләнә. Әсәрләрне төрле театрлар сайлап ала һәм үзләренең репертуарына кертә. 

Фото: Зөлфия Гыйльметдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021