Логотип
Хәбәрләр

Киләсе санда - яңа әңгәмә!

«Сәхнә»нең октябрь санында Татарстанның халык артисты, Тинчурин театры актёры Нуретдин Нәҗмиев белән әңгәмә көтелә.

Нуретдин Нәҗмиев: “Артист укымышлы булырга тиеш”

Артист укымышлы булырга тиеш. Мин хәзер дә матбугатны, яңа чыккан әсәрләрне укып барам. Соңгы арада укыган китапларның берсе – “Карт шомырт хатирәсе”, авторы Равилә Шәйдуллина. Менә ул әсәрдә сурәтләнгән хәлләр нәкъ безнең тормыш! Кызганыч, хәзер кулга тотып укырлык китаплар бик аз... Бу борчый да, куркыта да. Хәзер Тукай премиясен алалар да, шап итеп туктыйлар, иҗат итмиләр. Тукай премиясе, киресенчә, ныграк иҗат итүгә этәргеч булырга тиеш бит инде! Мөхәммәт Мәһдиевлар юк хәзер... Мин гомер буе гашыйк Мөхәммәт абый әсәрләренә. 1983 нче елда аның “Борчулы 3 көн” комедиясе бездә куелды, шуннан дуслашып киттек. Ә Әмирхан Еники ни тора? Мин аның һәрбер хикәясен сәхнәләштерер идем. Инде элеккеге җырчыларны искә алсак... Безнең буын Габдулла Рәхимкуловны, Илһам Шакировны, Әлфия Авзалованы тыңлап үсте. Хәния Фәрхинең җырлавын һич оныта алмыйм. Ул да театральныйда укыган кеше бит. Менә ул җиткерә белеп җырлый иде, искиткеч артистка! Ә хәзер барысы да җырлый, барысы да композитор…

Фото: Тинчурин театры музее 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021