Логотип
Хәбәрләр

«Башмагым» Мәскәү тамашачысын әсир итте

Камал театры - Мәскәүдә!

Мәскәүдә Дәүләт академия Кече театры сәхнәсендә Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының гастрольләре башланды. Гастрольләрнең беренче көнендә камаллылар мәскәүлеләргә режиссёр Фәрит Бикчәнтәев сәхнәләштергән легендар «Башмагым» спектаклен тәкъдим итте.

Гастрольләрне ачу тантанасында сәламләү сүзе белән Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Равил хәзрәт Гайнетдин чыгыш ясады. Ул үз чыгышында быелгы гастрольләрнең татар театрының 120 еллык юбилее алдыннан узуын ассызыклады. Нәкъ 1906 елның 22 декабрендә Казанда татар телендә беренче ачык спектакль күрсәтелә. Әлеге дата милли татар театры туган көн буларак тарихка кереп кала.

Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының баш режиссёры Фәрит Бикчәнтәев мөфти Равил хәзрәт Гайнетдин кулыннан Россия мөселманнарының иң югары бүләге – «Әл-Фәхр» шәрәфле орденын алды.

Татарстан Республикасының халык артистлары Илтөзәр Мөхәммәтгалиев һәм Илдус Габдрахманов «Казанышлары өчен» медале белән бүләкләнде.

Тамашачыларны һәм театр коллективын Дәүләт академия Кече театрының баш режиссёры, Россиянең атказанган артисты Алексей Дубровский да сәламләде. Аның сүзләренчә, Камал театры артистларының Мәскәүгә килүе – башкала өчен һәрвакыт зур мәдәни вакыйга. Театр гастрольләре Казан белән Мәскәү арасында мәдәни күпер булып тора.

Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге исеменнән гастрольләрне ачылу тантанасында катнашучыларны һәм тамашачыларны Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллегенең мәдәният, фән һәм мәгариф секторы җитәкчесе Сөмбел Таишева сәламләде. «Быел илебез җәмәгатьчелеге тагын бер бөек юбилейны киң колач белән билгеләп үтә – ул Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу. Нәкъ менә ул театр труппасына “Сәйяр” исемен тәкъдим итә. “Театр – халык өчен тамаша да, мәктәп тә”, – дигән сүзләрне язып калдырган бөек шагыйребез хөрмәтенә, Тулы вәкаләтле вәкиллек инициативасы белән, Мәскәү үзәгендә гранит постаментка бронза һәйкәл дә куелды», – дип билгеләп үтте Сөмбел Нурислам кызы гастрольләрнең әһәмияте хакында. Бөек шагыйрьнең фатихасын алган театр бүген Татарстанның төп милли театры. Ул үз спектакльләрен халыкара фестивальләрдә тәкъдим итә һәм хаклы рәвештә Татарстанның мәдәни брендларының берсенә әверелде. Театр оешканнан бирле аның иҗат коллективы Россиянең төрле шәһәрләрендә гастрольләрдә йөреп, профессиональ татар сәхнәсенә нигез сала. 1957 елда Мәскәүдә узган татар сәнгате һәм әдәбияты декадасында Камал театры үзенең легендар спектакльләрен күрсәтә. Алар арасында Кәрим Тинчурин пьесасы буенча куелган «Зәңгәр шәл» дә була. Спектакльгә музыканы композитор Салих Сәйдәшев яза. «Үзенең күпьеллык тарихы дәвамында театр халкыбызның уникаль татар телен, гасырлар дәвамында формалашкан традицияләрен һәм милли үзенчәлеген кадерләп саклаучы чын мәдәни хәзинәгә әверелде», – дип йомгаклады ул чыгышын.

Мәскәү тамашачысының камаллыларга мөнәсәбәте аеруча җылы. Россия Федерациясенең атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Фәрит Бикчәнтәев сүзләренчә, артистлар да, мәскәүлеләр дә гастрольләрне зур түземсезлек белән көтеп ала. Театр җитәкчелеге бу юлы да спектакльләрнең аншлаг белән узачагына, тамашачыларга онытылмаслык хис-кичерешләр бүләк итәчәгенә, театр сәнгатенең яңа мөмкинлекләрен ачачагына һәм Россия башкаласы белән Татарстан арасындагы мәдәни бәйләнешләрне тагын да ныгытачагына ышана.

Кече театр сәхнәсендә Камал театры артистлары гастроль спектакльләре белән 2006 елдан бирле чыгыш ясый. Быелгы гастрольләр 27 сентябрьгә кадәр дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021