Хәбәрләр рубрикасы буенча яңалыклар
-
Театр за пределами Казани
Театральная жизнь Казани чрезвычайно разнообразна и богата событиями. Она заслуживает отдельного разговора. Но сегодня речь пойдёт о театрах за пределами татарстанской столицы. Мы совершим небольшой экскурс в Закамье и другие регионы республики и познакомимся с новинками провинциальных театров за последний год. Сразу оговорюсь, что термин «провинциальный» неточен и не совсем корректен. Понятие театральной провинции, к счастью, постепенно уходит из нашей жизни. Уровень нестоличных театров неизменно растёт, их успехи оцениваются на престижных республиканских и общероссийских фестивалях и конкурсах, что не может не радовать. Самым значимым смотром достижений татарстанских театров является Ежегодная театральная премия Министерства культуры Республики Татарстан «Тантана». Для участия в конкурсе театры обычно подают все свои премьерные спектакли. Таким образом, на «Тантане» представлен показательный срез театральной жизни республики. В этом году из 73 заявок на долю нестоличных театров пришлось 36. -
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
Туфан Миңнуллинның «Ай булмаса, йолдыз бар» пьесасына нигезләнеп язылган сценарий буенча сериал кичә - 12 июль төшерелә башлады. Режиссёры - әле күптән түгел генә караучыларның күңелен «Кеше китә - җыры кала» сериалы белән яулаган шәхес Александр Далматов. Сериалны төшерә башлар алдыннан Далматов безнең берничә сорауга җавап җибәрде. -
Габдулла - яктылык! Татар театрының атасы Габдулла Кариевның туган авылына сәяхәт
Әле үзе исән чагында ук татар театрының атасы булып исәпләнгән Габдулла Кариевның тууына быел 139 ел тулды. Шул уңайдан Габдулла Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театры артист, режиссёр, драматургның туган авылы – Колбай Мораса авылына кайтып “Габдулла – яктылык” театральләштерелгән концертын тәкъдим итте. Тамаша башланганчы авылның мәдәният йорты һәм Габдулла Кариев музеенда булу бәхетенә дә ирештек. -
Композитор, дирижер, мөгаллим Алмаз Монасыйпов тууга 100 ел!
11 июль композитор, дирижер, мөгаллим, ТАССРның һәм РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе, ТРның халык артисты Алмаз Монасыйпов тууга 100 ел тулу билгеләп үтелә. Күренекле композиторның тууына 100 ел тулу уңаеннан зур чаралар үткәрелерме әллә дип мәгълүмат эзләп карагач, бүген Казанның үзәк китапханәсендә (Вишневский ур., 10) аңа багышланган күргәзмә ачылу турында белдем. Башка чаралар турында хәбәр ителми… Алмаз Монасыйпов төрле елларда Татар опера һәм балет театрында, Татар филармониясендә, музыка мәктәбендә, Казан консерваториясендә, Казан музыка училищесында эшли. Гомеренең соңгы 35 елын Мәскәүдә үткәрә. -
Мәдәни күпер салучы. Каюм Насыйри тууга 200 ел!
Каюм Насыйриның туган көне февральдә үтте. Ул чакта массакүләм мәгълүмат чараларында да, халык арасында да резонанс купты, чөнки шундый зур дата – мәгърифәтче, тел галимы, язучы, тарихчы, тәрҗемәче Каюм Насыйри тууга 200 ел тулу уңаеннан күренерлек зур чаралар үткәрелмәде. Махсус тәңкә чыгарылуын һәм «Соединяющий миры» фильмын исәпкә алмаганда. Алар турында да инде “искитәрлек зур эш эшләнде”, димәс идем. Финанс ягыннан ниндидер проблема булган, дигән сүз дә йөрде. Кызганыч... Тик, ни генә булса да, Каюм Насыйри музее бу түгәрәк датаны искә алмыйча калмады. Музейда күренекле мәгърифәтчегә багышланган чаралар үткәрелү дәвам итте. Алай гына да түгел, ниһаять, музейда ремонт һәм реставрация эшләре башланды. Шул уңайдан музей мөдире Кадрия Хәлимова белән әңгәмә коруны урынлы дип таптык. -
«Гаилә тарихында гасырлар кайтавазы – Тарихта без эзлебез» республика шәҗәрәләр фестиваленә йомгак ясалды
8 июль Камал театрының яңа бинасында «Гаилә тарихында гасырлар кайтавазы – Тарихта без эзлебез» республика шәҗәрәләр фестивален йомгаклау тантанасы узды -
Казан Яшь тамашачылар театры 92нче театраль сезонын тәмамлады
Узган сезонда Казан Яшь тамашачылар театры, бинада ремонт һәм реставрация эшләре үтү сәбәпле, спектакльләрне Казанның төрле мәйданчыклары – театрлар, мәдәният йортлары һәм мәдәният үзәкләре, мәктәпләрдә күрсәтте. Шулай күченеп йөрү чорында театр тарафыннан 50 дән артык локация үзләштерелде. -
Камал театрында «Гөргөри кияүләре» спектакле 600 нче тапкыр уйналды һәм 119 нчы сезон ябылды!
Туфан Миңнуллинның Марсель Сәлимҗанов тарафыннан куелган «Гөргөри кияүләре» 600 нче тапкыр уйналды! Спектакль башланганчы тамашачыларга үткән елларда бу спектакльдә уйнаган артистларның сурәтләреннән торган фотоколлажны күрсәттеләр. Аннан «Гөргөри кияүләре»ндә күп еллар Җаграп ролен уйнаган, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Рамил Төхвәтуллин истәлекләр белән уртаклашты. -
Вафирәдә – кунакта
Кайбер шәхесләр белән озаклап аралашырга, ә кайбер шәхесләр белән бер-ике сәгать, хәтта ун-унбиш минут чамасы гына да очрашып сөйләшергә туры килгәне бар миңа. Очрашкан саен очрашасы, күрешкән саен күрешәсе килгән кешеләр була. -
Кемнәрне таныйсыз?
«Сәхнә» архивыннан -
Сәнгать аша - Җиңүгә!
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына Татарстан Милли музее белән берлектә әзерләнгән «Сәнгать аша – Җиңүгә» дип аталган яңа сәхифәнең киләсе язмасын тәкъдим итәбез. Әлеге санда сугыш елларында дөнья күргән спектакльләр белән танышырбыз, милли музей фондларында саклана торган фотоларны барларбыз. -
Камал театры 119 нчы театраль сезонны яңа бинада япты!
Традиция буенча, Камал театрында һәр театраль сезон үлмәс «Зәңгәр шәл» спектакле белән ачыла һәм ябыла. -
Әрәпә бәйрәме
Авыл халкы бу йола якынлашыр алдыннан Сабантуйга бирергә атап бүләкләр, балаларга өләшергә тәмле күчтәнәчләр әзерли. -
«Алмаш» гаилә җыены
«Московский» мәдәният үзәгендә «Алмаш» гаилә җыены узды. Әлеге чара Казан Мэриясе тарафыннан Татарстан Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча комиссия ярдәме белән беренче мәртәбә үткәрелде. -
Казанда ВК-фест узды!
Быел Казанда узучы ВК-Фестта татар сәхнәсе эшләде
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
-
Габдулла - яктылык! Татар театрының атасы Габдулла Кариевның туган авылына сәяхәт
-
Мәдәни күпер салучы. Каюм Насыйри тууга 200 ел!
-
Казан Яшь тамашачылар театры 92нче театраль сезонын тәмамлады
-
Камал театрында «Гөргөри кияүләре» спектакле 600 нче тапкыр уйналды һәм 119 нчы сезон ябылды!
-
Камал театры 119 нчы театраль сезонны яңа бинада япты!
-
Казанда беренче тапкыр «Алтын битлек» театр премиясен тапшыру тантанасы узды!
-
«Алтын битлек» премиясе Казанда!