Логотип
Хәбәрләр

Илдус Габдрахманов кабат сәхнәдә!

Татарстанның халык артисты, Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры актеры Илдус Габдрахманов узган театраль сезонның яртысын сәхнә артында үткәрергә мәҗбүр булды. Сәбәбе - аягына зыян килү.

Безгә билгеле булганча, 2026 нчы елның яз башында Илдус Габдрахмановның аягы җитди зыян күрә, шул сәбәпле ул уйнаган спектакльләр йә репертуардан төшеп торды («Бию пәрие» спектакле) яки аның урынына вводлар кертелде. Язын чыккан, тулаем биюдән торган, сүзсез спектакль «Гашыйк Кәриб»тә дә ул Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Илдар Хәйруллин белән ике составта уйнарга тиеш иде. Нәтиҗәдә, премьерада да, аннан соң булган куелышларда да Илдар Хәйруллин гына уйнады. Ниһаять, аягы төзәлеп беткәч, Илдус Габдрахманов кабат спектакльләрдә уйный башлады. Аның катнашында «Гашыйк Кәриб»не тамашачылар күреп өлгерде. Инде күпләр яраткан, Илдус Габдрахмановның 50 яшьлек юбилеена чыгарылган «Бию пәрие» спектакле дә сәхнәгә кайта! Аны тамашачылар 24 ноябрьдә күрә алачак. Билетлар Камал театры кассасында һәм сайтында. 

Фото: Таңсылу Мостафина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021