Таңсылу Мостафина автор яңалыклары
-
«Нәүрүз» фестивале кысаларында күрсәтелгән кайбер спектакльләрдән фоторепортаж
🎭»Нәүрүз» фестивале кысаларында күрсәтелгән кайбер спектакльләрдән фоторепортаж. 🟡10 июнь. «Арина» (Л. Кокышев) П.В.Кучияк исемендәге Милли драма театры (Горно-Алтайск шәһәре, Алтай Республикасы) 🟡11 июнь. «Гамлет» (У. Шекспир) «Janni Younge Productions» курчак театры (Кейптаун шәһәре, Көньяк Африка Республикасы) 🟡«Маяк» «Җиңел канатлар» урам театры (Әлмәт шәһәре, Татарстан Республикасы). 🟡12 июнь. «Мең дә бер кичә» (Гарәп әкиятләре буенча Д. Афаунова инсценировкасы) Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры (Казан шәһәре, Татарстан Республикасы) 📷 Таңсылу Мостафина -
«Кеше китә - җыры кала»
2025 елның апрель аенда телеэкраннарга Мөхәммәт Мәһдиевнең “Кеше китә – җыры кала” повесте буенча төшерелгән сериал чыкты. Әле күрсәтелә башлаганчы ук купкан шау-шуның юкка булмавына инандык. Чөнки мондый югары дәрәҗәдәге тарихи татар сериалы бездә моңа кадәр әле юк иде. Сериалның режиссёры Александр Далматов, язучының кызы Гәүһәр Хәсәновага (Мәһдиева) безне кызыксындырган сорауларны бирдек. -
«Хәрәкәттә-бәрәкәт» проектының 5 нче сезонына старт бирелде!
Бу сәгать ярым вакыт эчендә Кабан күле буенда җыелучыларның яшь аермасы да юк, кайсы милләттән булу да мөһим түгел, хәтта туган җирең кайда булуның да әһәмияте юк. Чөнки монда барысы да бербөтен, бердәм. Монда хәрәкәттә - бәрәкәт икәнне аңлаучылар җыела. 2025 елның беренче чарасында Казанлылар һәм Татарстанның төрле районнарыннан килгәннәр генә түгел, Санкт-Петербург, Омск, Мурманск, хәтта Төркиядән кунаклар да биеде. Быелгы юбилей сезонында 12 тапкыр очрашу көтелә. Һәр пәнҗешәмбе биючеләр арасында ярыш уздырылып, шул ярышта җиңүче автомат рәвештә финалга узачак һәм август ахырында 300 мең сум акча өчен бию көрәшендә көч сынашачак. -
«Хәрәкәттә-бәрәкәт! Кил – бездә бик рәхәт!»
«Хәрәкәттә-бәрәкәт» бию проектының 5 нче сезонына старт бирелде. Журналның 2024 ел сентябрь санында әлеге проект турында бастырылган материалны тәкъдим итәбез. -
«Алмаш» гаилә җыены тәүге тапкыр оештырылды
2 июнь Казанның “Мәскәү” мәдәният үзәгендә беренче тапкыр “Алмаш” гаилә җыены уздырылды. Оештыручыларның берсе, Казан шәһәре Башкарма комитетының тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге җитәкчесе Айсылу Лерон әлеге чара турында сөйләде. -
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы узды
29 май Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакленең премьерасы узды. Әсәрнең авторы - махсус хәрби операциядә катнашкан хезмәттәшебез Җәмил Сәлимгәрәев. Татар театрлары арасында беренче булып махсус хәрби операция темасына чыгарылган спектакльне театрның директоры Гайниев Илнур Зөфәр улы гаилә белән карарга тәкъдим итә. 1 сәгать 30 минутлык спектакльдә сугыш процесслары да, өйдә улларын, ирләрен көтүче гаиләләр дә тасвирлана. Киеренке мизгелләр биюләр һәм җыр аша җиткерелә. Сәхнәдә гади декорациядән кала берничә камера да кулланылган. Алар ярдәмендә танкистны уйнаучы актёрларның танкка охшатып ясалган җайланма эчендәге хәрәкәтләре тамашачыга экран аша күрсәтелә. -
Камал театрының тарихи бинасында «Кайтаваз. Илһам Шакиров» концерты
«Кайтаваз» концертлар циклының беренчесе Әлфия Авзалова җырларыннан торса, икенчесе Илһам Шакировка багышланган иде. Кичәнең алып баручылары Резедә Сәлахова һәм Эмиль Талипов кичә буена көн кадагында булган тема - Тинчурин театры Камал театрының иске бинасына күчү-күчмзве хакында шаярттылар, Тинчуринга баш режиссёр итеп Айдар Җаббаров куелу турында йөргән сүзгә дә тукталдылар. Шаяру-көлү белән беррәттән, концерт бүгенге татар шагыйрьләренең Илһам Шакировка багышлап язган шигырьләрен уку һәм бөек татар җырчысының канатлы сүзләре яңгырау белән үрелеп барды. -
Каюм Насыйри музеенда затлы чара узды
29 май Каюм Насыйри музеенда, аның ишегалдында матур чара узды. Стилист Исмаил Сафиулов килгән кунакларга татар киемнәренең заманча укылышын тәкъдим итте, үткәндә һәм бүген киелә торган киемнәр арасындагы охшашлыклар һәм аермалар турында сөйләде. Музейның мөдире Кадрия Хәлимова әйтүенчә, бу чараның төп максаты - татар мәдәниятенә, күбесенчә Каюм Насыйриның хезмәтләренә игътибарны юнәлтү. Әлеге матур костюмнарда миллилегебезне күрсәтү һәм кунакларга таныту. -
Татарстан Язучылар берлегендә «Әдәби галәм» лекцияләр циклына старт бирелде
Татарстан Язучылар берлегендә «Әдәби галәм» лекцияләр циклын Беренче татар опералары турында лекция ачып җибәрде. Лектор - Салих Сәйдәшев музее мөдире Айдар Әхмәдиев. Лекциянең тулы варианты берлекнең социаль челтәрләрендә урын алачак. -
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» (Халисә Мөдәррисова) спектакленең премьерасы узды! Спектакльне Г. Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театрының баш режиссёры Рамил Фазлыев куйды. -
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
9-21 июнь көннәрендә Төрки халыкларның XVII «Нәүрүз» Халыкара театр фестивале үтәчәк. -
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
1 сәгать 30 минутлык спектакльнең премьерасы 2025 елның 29, 30 май көннәрендә узачак. -
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
«Әйтергә кирәк, Юрий Павлов уены, харизмасы белән игътибар юрганын үзенә тарта. Әтисе Борһан астыннан чыкмыйча, ир-ат булып мөстәкыйльлек ала алмыйча, Борһан үлгәч кенә ирек тоеп, “олы” кеше булып “уйный” башлаганы күренә иде. Шул ук вакытта, спектакльнең бер мизгелендә урындыкка менеп басып сөйләвеннән аның эчендә һаман үзен күрсәтергә теләгән, игътибар теләнүче бала утыруны чамаларга була. Ләкин бу калган артистларның уены игътибардан читтә калды дию түгел!» Таңсылу Мостафина -
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
Балет йолдызы Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде. -
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
«Ак калфак» иҗтимагый оешмасының Казан шәһәре буенча җитәкчесе Рәхимә Арсланова һәм оешманың актив әгъзалары тарафыннан оештырылган әлеге концертта танылган җырчылар, әле яңарак кына сәхнәгә күтәрелүче җырчылар, шулай ук үз шигырьләрен сөйләгән каләм тибрәтүчеләр, биючеләр бар иде.
-
«Нәүрүз» фестивале кысаларында күрсәтелгән кайбер спектакльләрдән фоторепортаж
-
«Кеше китә - җыры кала»
-
«Хәрәкәттә-бәрәкәт» проектының 5 нче сезонына старт бирелде!
-
«Хәрәкәттә-бәрәкәт! Кил – бездә бик рәхәт!»
-
«Алмаш» гаилә җыены тәүге тапкыр оештырылды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы узды
-
Камал театрының тарихи бинасында «Кайтаваз. Илһам Шакиров» концерты
-
Каюм Насыйри музеенда затлы чара узды