Логотип
Хәбәрләр

Айгөл Шәкүрова: “Иң мөһиме – ният”

Айгөл Шәкүрова – Камал театрының зифа буйлы, сыгылмалы, җырчы актрисаларының берсе! Сәхнәгә, актёрлыкка, биюгә мәхәббәт кайчан туган – әлеге әңгәмәдән белерсез.

- Айгөл, әңгәмә башланганчы ук син “Нәрсә турында сөйлим икән? Алай ук игьтибарга лаекмы соң мин?” – дип сорап куйдың. Артист кешегә киресенчә күз уңында, игътибар үзәгендә булу ошарга тиеш төсле.

- Мин игътибарны яратам да, аннан куркам да. Сәхнәдә уйнау бер әйбер бит ул. Алкышлар алу рәхәт, күңелне җылыта. Ә сәхнәдән тыш игътибар мине бераз куркыта...

- Шул ук вакытта син бик шаян, бер урында гына утырырга яратмыйсың. Шуңа бәйле гастрольләрне яратасың дип беләм?

- Үлеп яратам! Һөнәрне сайлавым да шуның белән бәйле. Өстәл артында гына утыра торган эш күңелсез тоела иде. Мин үземә чит илләргә бара торган, бер урында гына утырмый торган, гел хәрәкәттә булуны таләп иткән һөнәр теләдем. Шуңа күрә Казанга килгәч документларны ике уку йортына тапшырып карадым – Казан федераль университеты һәм Казан дәүләт мәдәният институтына. КФУга керсәм, чит илләргә алмаш уку программасы буенча бара алырмын, чит телләр өйрәнеп сәяхәт итәчәкмен, дип хыялландым. КазГИКта актёрлыкны сайларга теләү дә шул тик тормау, хәрәкәт булу белән кызыксындырды.

- Димәк, баштарак синең төгәл “Актриса булам” дигән максатың булмаган?

- Әйе. Мәктәпне тәмамлаганда да кайда укырга теләвемне белми идем. Шуңа мин 6 фәннән ЕГЭ тапшырдым (көлә). Бюджетка эләгергә теләдем, чөнки мин мәктәпне тәмамлаган елда безнең гаиләнең финанс ягы тотрыклы түгел иде. Башта авылга давыл килеп, безнең йорт, хуҗалык зыян күрде. Шул тирәдәрәк әти дә эшсез калды. Мине әти-әни ничек тә булса укытыр иде. Минем “Менә үзем укырга кердем, бюджетка, әле стипендия дә алам”, – дип әйтәсе килде. Шуңа мин үземчә горурлык хис итә идем.

Вакыт узып, артка борылып карагач аңлашылды – бөтен юллар да мине театрга илткән икән. Беренчедән, мәктәптә укыганда клубта Кәзкәй белән Тыңламас авыллары елга бер җыелып спектакль куя идек. Күп концертларда җырлый идем. Икенчедән, мин әдәбият дәресләрен, бигрәк тә шигырь ятлауны яраттым. Беренче партада утырам, әдәбият укытучысы минем ятлаганны белә, шуңа беренче булып сөйләтә. Шуннан мине нәфис сүз буенча бәйгегә алып бара башладылар. Шигырьне кат-кат өйрәнәм, ләкин аяк калтырау һәм чыгыш алдыннан күп кабатлау аркасында сәхнәдә сүзләрне онытам. Нәтиҗәдә, җиңми идем. Ул бәйгеләрдә үземнең шул кимчелекле якларымны җиңәр өчен катнашканмындыр. Мин бит Укчы йолдызлыгы астында туганмын. Булдыра алмыйсың дисәләр, киресен эшлим (көлә).

- Сәхнәдән курыккан килеш ничек театрга килдең икән?

- Белмим инде. Бәлки үземнең шул кимчелекле якларымны җиңәр өчендер. Укырга кергәндә мин бик оялчан идем, хәзер генә ачылып киттем. Мәктәптә укыганда сәхнәдә сүзне онытудан гел интектем. Шигырь сөйләгәнче күпме борчылам, инде сөйләгәч сүзләрен оныткан өчен күпме үземне ашыйм. Гел шулай кабатланып килде. Хәзер бу борчылу спектакль уйнаганда түгел, ә берәр яңа әйбер эшләргә кирәк булса үзен сиздерә. Мәсәлән, җырлау яисә кисәк кенә үзең уйнамаган спектакльгә ввод... Гомумән, микрофон алдына килеп баскач, куркуны яшерә алмыйм. Мәсәлән, берничә ел элек Рөстәм Яхинга багышланган концертта аягым калтырый башлады. Уйларымны, фикеремне сүзгә, музыкага юнәлтергә тырыштым инде. Ләкин мин шул курку катыш калтырауны никадәр көчлерәк туктатырга теләсәм, шуның кадәр катырак калтырый идем...

- Сәхнәдән курку мәктәптә укыган чордан килгән, димәк? Шушы урында мәктәп елларын искә төшерик әле.

- 9 нчы сыйныфтан соң Минзәләгә педагогия көллиятенә укырга киттем. 2-3 ай уздымы икән, аңладым – бу минеке түгел. Гомумән, миңа мәктәпләрне еш алыштырырга туры килде. Мәсәлән, 9 нчы сыйныфка мин Актаныш гимназиясенә киттем. Әйтергә кирәк, шунда мин психологик яктан бик басылдым. Никтер кереп китә алмадым мин андагы мохиткә. Шуңа күрә дә тугызынчы сыйныфтан соң башка җиргә китәсем килде. Менә шулай педагогия көллиятенә эләктем. Анда бөтенләй башка мохит иде. 25 ләп кыз булдык, барыбыз бик дус идек. Нәкъ менә шунда актриса булу теләге туды да инде.

- Инде шул вакытта ук тәгаенләп, Камал театрына барырга җыендыңмы?

- Дөресен әйткәндә, юк. Шуңа бәйле кызык истәлек бар. Балачакта Казанга килгән идек. Ул көнне яңгыр койды, автобус тәрәзәсеннән бер әйбер дә күренми. Бер генә бинаны истә калдырганмын. Без бит аквапаркка бара идек һәм мин, зәңгәр түбәле бинаны күреп, аны аквапарк дип уйладым. Ул Камал театры булган икән (көлә). Мәктәптә укыганда Камал театрының “к” хәрефен дә белми идем шул. Без 11 нче сыйныфта чакта да Актанышка Минзәлә театры килгәнне генә хәтерлим.

- Инде мәктәпне тәмамладың, югары уку йортына урнашырга дип Казанга килдең. Ничек итеп нәкъ менә Фәрит Бикчәнтәев курсына эләгүең, укырга керер алдыннан имтиханнар тапшыру чорын хәтерлисеңме?

- Казан мәдәният һәм сәнгать институтына актёрлыкка гариза биргән көнне хәтерлим. “Син шундый бәхетле! Фәрит Бикчәнтәев 4 елга бер генә җыя”, – диләр. Дөресен әйтим, ул чакта Фәрит Бикчәнтәевнең кем икәнен белми идем, Камал театры спектакльләрен дә караганым юк иде... Ярый, белмәү гаеп түгел, белергә теләмәү гаеп. Имтиханнарга тиз әзерләндем. Мәктәп елларында үткән әдәбият дәресләре бик булышты, чөнки теге яки бу шигырьне мин шул ятлыйсы көнне генә иртүк торып өйрәнә идем. Шулай итеп, барлык имтиханнарны уңышлы уздым. Бюджетка керүчеләр исемлегендә мин иң соңгы булганмын икән. Миңа бәхет елмайды дип исәплим. Менә шулай 4 ел укыдык. Актёрлык һөнәрен мин сәхнәдә уйнау дип күз алдына китерми идем, чөнки күбрәк кино карарга яраттым. Үземне ничектер киноларда төшәчәк актриса дип күзалладым. Имеш, тиз генә укып чыгасың да, киноларда төшәсең. Укый-укый аңладым: актёрлык – ул кинода гына төшү түгел икән...

- Сезнең курста аеруча сәләтлеләр җыелган иде, хәтерлим. Кайбер курсларда 1-2 шәкерт кенә аерылып тора, ә сезнең курс тулаем шәп иде. Ләкин нәтиҗәдә Камал театрына өчегезне генә алып калдылар. Шул турыда да сөйләшик әле.

- Без 4 нче курста чакта, уку тәмамланырга 2 атна кала, яз көне тулай торакта ремонт ясарга булдылар. Шуңа безне 9 нчы каттан 7 нче катка күчерделәр. Минем әби әнигә “Таң атканда, кояш чыкканда теләк телә”, – дип әйтә торган булган. Бу сүзләрне мин дә истә калдырдым. Дипломны көне-төне яздым. Шулай бер көнне, дөресрәге, иртән кояш чыкканда идәндә утырып диплом язам. “Камал театрында эшлисем килә, Камалга алсыннар иде”, – дип бик теләдем. Безне бит башка театрлардан да килеп карыйлар иде. “Әгәр Камалга алмасалар, Мәскәү йә Питерга китәм һәм шунда үсәчәкмен”, – дип уйлаганым хәтердә. Бәхетем, Камал театрына алдылар.

Бүгенгедәй хәтерлим: июнь ае, актёрлык осталыгы буенча соңгы дәрес, без 301 нче бүлмәдә утырабыз. Күп кенә имтиханнар, этюдлар шул бүлмәдә күрсәтелә иде инде. Фәрит абый Бикчәнтәев белән Илгиз абый Зәйниев “Дәрес булмый, сөйләшәбез”, – диделәр. Башта һәрберебездән киләчәккә планнар турында сораштылар. Миңа калса, алар да борчылган инде. Без инде бер гаилә булып беткән идек бит, 4 ел дәвамында 24 сәгать диярлек гел бергә булдык. Белүемчә, хәзер студентлар сигезгә, тугызга кадәр генә укый. Ә без унбер, уникегә кадәр театрда шөгыльләнә идек, имтиханнар вакытында төнлә дә калган чаклар булды. Кыскасы, чын-чынлап театр җене кагылды инде безгә. Укырга килгәч тә “Моңа кадәр булган тормышны онытыгыз, хәзер театр белән генә яши, театр һавасын гына сулый башлаячаксыз”, – диделәр. Чыннан да шулай булып чыкты ул. Шуңа укытучыларга да бик кыен булгандыр инде: бер-берсенә береккән балаларны аерырга кирәк төсле бит инде... Сөйләшә торгач “3 кеше Камал театры труппасына алына”, – диделәр. Шым булдык, бер-беребезнең күзенә карарга да куркып утырабыз. Шуннан Алмаз Борһанов белән Эльвир Сәлимовны әйттеләр. Өченче кешенең фамилиясен әйтмичә вакытны сузалар гына бит! Бәлки безгә генә шулай тоелгандыр инде ул... Аннары минем исемне атадылар. Урынымда катып калдым. Беренчедән, син сөенәсең. Икенчедән, алынмый калган кызларны уйлыйсың. Без барыбыз да лаеклы идек бит. Миңа калса, төркемнән барыбызның да зур хыялы булгандыр инде ул...

Сөйләшү тәмамланды, бергә җыелып фотога төштек тә, бүлмәдән чыктык. Шунда ук сөенечемне әнигә җиткерәсем килде, ләкин бүлмәдән чыккач та, театр эчендә үк әнигә шалтырату авыр булды. Минем сөенүне диварлар да ишетер, “Айгөл үзен алганга артык сөенә”, – диярләр төсле иде. Театрдан чыктым да, әнигә шалтыратып, әкрен генә “Әни, мине театрга алдылар”, – дидем... Аннары кичен тулай торакта кызлар белән күрешеп, бераз елаштык инде. Ләкин тормышта нәрсә генә булса да, бар да яхшыга. Камал театрына алдылар да, бөтен проблемалар хәл ителде, рольләр өелеп бирелде дигән сүз түгел бит. Һәр урынның үз җиңеллеге, үз кыенлыгы. Карый китсәк, Камалга эләкмәгән кызларыбыз хәзер башка театрларда балкый, кайберләребез үзләрен башка өлкәдә дә сыный. Һәрберебез үз урынын тапты дип уйлыйм мин. Төркем кызлары белән без һәрчак элемтәдә торабыз. Бер-беребезне бәйрәмнәр белән котлыйбыз, җае чыкканда күрешергә тырышабыз.

- Театрда эшли башлагач барысы да бертигез җиңел генә бармагандыр?

- Әйе инде, Камалга алынганнан соң театр башка яктан ачылды. Син 4 ел укып бернәрсә дә белмәгәнсең икән кебек тоелды. Актёрлык осталыгы, сәхнә теле, сәхнә хәрәкәте – барысын яңадан өйрәнәсең, чөнки монда инде син теориядән практикага күчәсең бит. Әле шундый үзенчәлек тә бар: театрга эләктең дә, син анда тәгаен эшләп каласың дигән сүз түгел. Беренче вакытларда сине сыныйлар. Труппага кереп китә аласыңмы, үзеңне ничек күрсәтәсең...

- Укыганнарың юкка булмаган бит инде?

- Әлбәттә. Ләкин актёр һәрвакыт үсешкә омтылырга, яңалыкка тартылырга, берникадәр үзеннән канәгать булмаска да тиеш. Шул ук вакытта торгынлык та булырга мөмкин. Театрга килеп берничә ел үткәч, мин ниндидер баткаклыкка чумган төсле булдым, үсеш тукталды. Яшь булсам да, сәхнәдә уйнасам да, тормышым бик моңсу булып тоела башлады. Менә шунда бию коткарды: ул минем күзләремне ачты, кыюлык өстәде, үз-үземә ышанычны арттырды. Бию – минем куанычым. Моңа кадәр биегәннәрем “Гашыйк Кәриб”не чыгарганда да бик ярдәм итте. Миңа һәрвакыт хәрәкәт кирәк. Бертөрлелектән туя, арый башлыйм мин. Шуңа гел яңалыкка омтылам. Язны яратам, чөнки һәр язны мин үземә яңа шөгыльләр табам. Ләкин барыбер минем өчен беренче урында театр.

- Театрга килгәч тә беренче зур ролең “Килә ява, килә ява”да булды дип хәтерлим

- Әйе. Без аны башта ике составта уйнадык, аннары составлар үзара алышына башлады. Эмиль Талипов, Илнур Закиров, Рамил Төхвәтуллин, Илтөзәр Мөхәммәтгалиев – инде күп дәрәҗәләргә ирешкән шушы артистларыбыз белән уйнау минем өчен бәхет, зур тәҗрибә булды.

- Эшли-эшли шомарасың, тәҗрибә җыясың. Сәхнәдә чакта кызык хәлләр дә булмый тормыйдыр?

- Театрда төрле кызык хәлләр булып тора инде. Берсендә концертта Раил абый Шәмсуаров белән дуэт җырлыйбыз. Раил абый җырлаган арада мин үземнең юлларны онытуымны аңладым! Сер бирергә ярамый. Шунда сүзләрне үзем уйлап чыгарып җырладым, иң мөһиме мәгънәви яктан туры килде. Раил абый сизми дә калган. Ә берьюлы җәен иске бинада уйнаганда минем җыр вакытында музыка туктады. Көн бик эссе булу аркасында аппаратура эштән чыккан. Шул вакытта звуковик Илдарга карадым, ул безнең каршыда гына утыра бит. Күрәм, тыз-быз килә бу, барысын да җайларга тырыша. Димәк, аңа вакыт кирәк. Шулай музыкасыз җырлавымны дәвам иттем. Дөресен әйткәндә, ул көнне музыкасыз җырлау яхшырак та чыкты төсле.

- Театрда дуслык бармы-юкмы дип һәр әңгәмәдәшемнән дә сорарга яратам. Җаваплар төрле була: кемдер калган артистларга хезмәттәш буларак карый, кемдер театрда якын дусларын таба. Шуңа синнән дә сорыйм әле: театрда дусларың бармы?

- Ришат Әхмәдуллин һәм Гүзәл Гюльвердиева белән дусларча бик якын аралашабыз. Җеннәребез туры килә (көлә). Без озак кына аралашмаска да мөмкин, ләкин күрешкәч сөйләшер сүз бетми. Кайчакта хәтта бергә тынлыкта, сөйләшмичә генә дә утыра алабыз, шунысы да рәхәт.

- Бу синең ачык  күңелле, ихлас булуыңа да бәйледер дип уйлыйм.

- Мин ачык китап кебек, эчемдәге – тышымда. Ләкин вакыт узу белән барыбер үзгәрәсең икән. Элегрәк ерык авыз булып йөри идем, хәзер чаманы белергә тырышам. “Берәр кайчан елыйсыңмы син? Елмаймаган чагың бармы?” – дип сорыйлар иде. Хәзер бик алай сорамыйлар, күрәсең, үзгәрәмдер инде (көлә). Дөньяга гел алсу күзлек аша гына карап булмый икән. Ул алсу күзлекне хәзер сирәк кенә кигәлим.

- Киләсе елда театрда эшли башлавыңа 10 ел була. Вакыт үткәне сизелми дә, шулаймы?

- Сизелми икән шул. Кайчакта мин үземне һаман бала-чагадай хис итәм. Шуңа ул 10 ел үтмәде дә кебек. Миңа 30 яшь тулды, ләкин үземне ул яшькә тоймыйм. Каядыр 24-25 яшьләр тирәсендә калганмын төсле.

- Теләсә кайсы театр артисты өчен сериалда төшү, телевиденигә эләгү бик мөһим. Театрга йөрмәгән тамашачы да сине таный башлый.

- “Яңа Гасыр” телеканалының “Кайда син?” һәм “Алмаш” сериалларында төшү минем өчен бик зур тәҗрибә булды. Кастинг турында ишетеп алгач, үземне сынап карыйсым килде. Шулай сериалга алдылар да, шөкер. Бөтенләй башка дөньяга эләктем. Безнең дипломда “актёр театра и кино” дип язылган, ләкин сәхнәдә уйнау белән камера каршында үз-үзеңне тоту бик аерыла. Кинода башкача уйнарга кирәк. Авыр, әмма кызыклы процесс булды ул. Миңа бик ошады! Кинога тагын төшәсем килә.

- Сәхнәдә кайчакта мәхәббәт уйнарга да туры килә...

- Әйе, берничә спектакльдә үбешү сәхнәсе бар. Бу темага Раил Шәмсуаровның уртанчы малае Әсфәндияр, кызык итеп “Айгөл апаның егетенә бик авырдыр инде. Сәхнәдә Ришат абый белән дә, Зөфәр абый белән дә үбешә бит”, – дип әнисенә кайтып әйткән. Ул бит роль генә, мин ул үбешүләрне җитди кабул итмим, эш буларак кына карыйм.

- Син гаиләдә иң олысы, әле ике энекәшең дә бар. Алар өчен син авторитетмы?

- Шулайдыр дип уйлыйм инде. Бүген берәр кая барсак, беренче энекәш хәзер миңа өлкән абый кебек. Нәрсәдер хәл иткәндә дә аңа таянам. Ләкин алар уйнап шаяртканда кайчак кәефем булмаска мөмкин. Бүлмәмә кереп котырта, үчекли башлыйлар. Менә шул вакытта авторитет өскә калкып чыга инде (көлә).

- Казан-Актаныш арасы якын түгел. Авылга, нигезгә кайту, әти-әни янында булу бик тансыктыр...

- Казанга килгән генә елларда мин авылны, әти-әнине сагынып елый идем. Мин булмаганда алар белән ниндидер начар әйберләр булыр дип фантазияләп, куркып бетә идем. Әни белән телефоннан сәгатьләр буе сөйләшү инде нормага әйләнгән иде. Соңрак әти-әнидән бераз читләштем. Мин аның сәбәбен дә аңлата алмыйм, менә ничектер шулай килеп чыкты инде. Үсеш чоры булдымы икән ул... Шөкер, бераз вакыт узгач барысы да җайлашты. Әти-әнинең кадерен хәзер белә башладым төсле. Балачактан ук кылган гамәлләрем, әйткән сүзләрем өчен үземне ашыйм. Яшүсмерлек чорым җиңелләрдән булмады. Менә шуңа, үкенеч булмасын өчен хәзер барысын да эшләргә тырышам. Һәр сөйләшкән саен аларны яратуым турында әйтергә ашыгам. Әни дә сөйләшкәндә, смслар язганда  “Мин яратам сине, кызым. Мин синең белән горурланам”, – ди. Әни – минем көч чыганагым. Мин 3 нче курста булганда әнигә инсульт булды. Ул көнне “Зәңгәр шәл”не уйный идек. Шалтыратам, әни трубкасын алмый. Бераздан трубканы әни белән эшләүче бер апа алды, әнинең больницада булуын әйтте. Шунда аяк астыннан җир убылгандай булды. “Мин монда уйнап йөрим, ә иртәгә әти-әни булмаска да мөмкин”, – дигән уй башымнан узды. Узган ел әнине беренче тапкыр диңгезгә алып бардым. Үз акчама әнине ял иттерә алуыма мин бик сөендем. Авылга, алар янына сирәк кайтканга күрә, мөмкин кадәр аларның күңелен күрергә тырышам. Бер генә яшибез бит.

- Син бик максатчан. Башлаган эшеңне җиренә җиткереп үтисең. Киләчәккә планнарың да зурдыр, Айгөл?

- Мин Аллаһы тәгаләнең барлыгына һәм берлегенә ышанам. Шуңа ихлас, чын йөрәктән сораган теләкләрем дә чынга аша дип уйлыйм. Эчемдә ут уйнаса да, мин киләчәккә таба кечкенә генә адымнар белән, әкрен-әкренләп барам. Баштарак бу мине борчый иде. Хәзер һәр нәрсәнең үз вакыты булуга инандым. Иң мөһиме, ният булу кирәк.

Фотолар Айгөл Шәкүрованың шәхси архивыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Мина Айгел куптэннэн ошый, мин яратып карыйм аны, ТНВ да, хэзер манзарада эшлэуче Ильгиз Шэкуров анын абыйсы тугел микэн дип уйлап йери идем, алар бер туганнар кебек, шуны белэсе килэ. Айгелгэ унышлар телим, яратабыз биктэ.

    Видео

    • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

      Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Барлык яңалыклар

    Аудио

    • 21 мая 2021 - 16:32

      «Кария-Закария» 2021

      «Кария-Закария» 2021