Логотип
Хәбәрләр

«Заманны тотты Туфан!». Түбән Камада «Заман кыңгыравы» Беренче Бөтенроссия милли драматургия театр фестиваль-бәйгесе узуы көтелә

13-18 октябрь Түбән Кама шәһәренең 3 мәйданчыгында - Халык иҗаты йорты, Яшь тамашачы театры һәм Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама Татар Дәүләт драма театрында төрле театр коллективлары Туфан Миңнуллин пьесалары буенча куелган спектакльләрне тәкъдим итеп көч сынашачак.

Туфан Миңнуллин исемендәге «Заман кыңгыравы» Бөтенроссия милли драматургия театр фестиваль-бәйгесе 6 көн дәвамында 3 мәйданчыкта 14 театрны җыячак. Җиңүчеләр 5 номинациядә билгеләнәчәк – «Иң яхшы спектакль» (80 мең), «Иң яхшы хатын-кыз роле» (30 мең), «Иң яхшы ир-ат роле» (30 мең), «Иң яхшы сценография» (50 мең), «Халык театры». Жюри составы саллы: Нияз Игьламов, Екатерина Рябова, Андрей Пронин, Мансур Гыйләҗев, Анастасия Ефремова, Ләйсән Алексеева, Рауза Солтанова.

Шушы һәм башка яңалыклар белән фестиваль-бәйгене оештыручылар матбугат конференциясендә бүлеште. 

Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама Татар Дәүләт драма театры директоры Мөбәрәкшина Гүзәл Мөхәррәм кызы «Фестиваль-бәйгедә Татарстан, Башкортстан, Каракалпакстан, Оренбург, Йошкар-Ола театр коллективлары катнашачак», – дип коллективларның географиясе белән таныштырды.

«ЗАМАННЫ ТОТТЫ ТУФАН»

Түбән Кама татар драма театрының элеккеге директоры, күптән түгел театрда артист буларак кына хезмәт куярга карар кылган Рөстәм Галиев фестивальне тудыру идеясе каян килү турында әйтте. 

Рөстәм Галиев: «Безгә Туфан исемен биргәннән соң театрда шундый уй барлыкка килә башлады, чөнки Туфан исемен йөртү театрның зур мәртәбәсе һәм бу мәртәбәне аклар өчен үзебезчә шушындый фестивальне оештыру өстендә эшли башлаган идек. Ләкин ул ниндидер бер уйлар белән тукталып торды, ковид комачаулады. Аннан Туфанның 90 еллыгына багышларбыз дигән фикер килде. «Ни өчен Туфан?» дигәндә, Туфан – заманның бөек актеры, татар дөньясының бөек драматургы. Заманны тотты Туфан. Бөтен театрлар Туфан әсәрләре белән яшәде, дисәк ялгыш булмас. «Туфан чоры», «Туфан заманы» булды. Без «Заман кыңгыравы» дигән исемне дә алдык. Бер пьеса туса, ул кыңгырау халыкка, дөньяга шаулый башлый»

«ЗАЯВКАЛАР ЮК...»

Түбән Кама театрында 2024 елның көзеннән баш режиссёр вазифасын үтүче Лилия Әхмәтова дә үз фикерен белдерде:

«Үзебез дә Туфан Миңнуллин исемен йөрткәч, аның 90 еллыгын да искә алып без бу беренче фестивальне Туфан Миңнуллинга багышларга булдык. Ләкин ел саен яки ике елга бер тапкыр уздырылса, бу хәтле спектакльне җыя алмыйбыз. Әле монда да бар булганын чакырдык. Заявкалар юк… Шуңа күрә һәр үткәрелгән елны без драматургны алмаштырачакбыз. Мәсәлән, киләсе фестиваль Аяз Гыйләҗев әсәрләренә нигезләнеп куелган спектакльләр булырга мөмкин. Монда да милли драматургларга игътибар юнәлтү күзлегеннән эшләнәчәк. Бу яктан без Россиядә уникаль фестиваль. Ләкин бер борчылуым бар. Фестиваль дигәч фестиваль спектакльләре җыелырга тиеш кебек. Ә бүгенгә монда бытовой, күбрәк репертуар спектакльләре кереп эләккән. Бәлки киләчәктә фестиваль спектакльләре җыела алыр»

«БУ БИК ПЕРСПЕКТИВАЛЫ ФЕСТИВАЛЬ»

Фестиваль-бәйгенең жюри әгъзасы, сәнгать фәннәре докторы Рауза Солтанова да фестивальгә карата үз фикерен белдерде:

«Бу бик перспективалы фестиваль дип әйтер идем. Милли театрларның нигезе милли драматургия. Кама арьягы театрлары хәзер зур адым ясадылар. Инде «Башкала театры» яки «Периферия театры» дигән төшенчә хәзер булырга да мөмкин түгел. 

Туфан абый әсәрләренең дөньякүләм чыга торган нигезе бар. Аны бүгенге яшь тамашачыга якын итеп һәм бүгенге тамашачы күзлегеннән караганда да ул замана өчен генә язылган түгел, ул киләчәк өчен язды. Безнең татар халкының бүгенгесе һәм киләчәге турында кайгырып язылган» 

«ЭТ КҮҢЕЛЕ БЕР СӨЯК»

«Нишләп нәкъ менә фестиваль-бәйге форматында уздырырга булдыгыз? Җиңүчеләргә биреләчәк акчалата бүләкләр дә зур күләмдә түгел. Финанслау каян?» дигән соравыма түбәндәге җаваплар булды. 

Гүзәл Мөбәрәкшина: «Бүгенге көндә күп сорауларны театр үз өстенә алды. Шулай ук, безгә Мәдәният министрылыгы һәм шәһәр хакимияте булыша»

Лилия Әхмәтова: «Фестиваль-бәйге дигәннән, әлбәттә, положениесе һәм тәртипләре буенча да бу фестиваль камилләшәчәк. Бу бит әле беренче тәҗрибә. Бәйге - ул нәкъ менә үсү-үстерү өчен эшләнә торган әйбер. Театрларның ниндидер үзара ярышуы булырга тиеш. Ничек бар, шулайга күнеккән бит без, ә монда алай булмасын»

Рөстәм Галиев: «Эт күңеле – бер сөяк. Шушында бер яхшы режиссёр, яхшы актёр кесәсенә бер тәмәкелек тыгып кайтып китсә дә күңел була. Шуннан башкалар да тартылу хисләре кичерә. Әз генә булса да әҗере, кызыгы булсын дибез инде»

Фото - Таңсылу Мостафина 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021