Логотип
Хәбәрләр

Нуретдин Нәҗмиевка 80 яшь! Татарстанның халык артисты белән әңгәмә

Иҗат юлын Минзәләдә башлап, аннан бөтен гомерен Тинчурин театрына багышлаган Нуретдин ага Нәҗмиевка 80 яшь! Якташым булганга гына түгел, таланты белән меңләгән тамашачыны яраттырган актёр булуы өчен хөрмәт итәм Нуретдин абыйны. 8 нче дистәсен тутырса да, ул бит әле бүген дә яшь егетләр төсле чабып йөри. Аның белән Татарстан 1 адресы буенча урнашкан театр бинасының фойесында Кабан күленә карап сөйләшү җан рәхәте булды!

Нуретдин абый белән әңгәмә бик кызык башланды. “Журналист – артист ул! Менә сездә шул артистлык сизелә!” дип алдан ук күңелне күтәреп куйды. Алга таба булачак сөйләшүнең уңай һәм рәхәт мохиттә үтәчәгенә шул мизгелдә инандым. Сүзне аның студент чагыннан башладык

“Артист булам мин!”

  • Казан театр училищесына Минзәлә театрыннан килдем мин. 4 ел укыдык, 1971 нче елда укуны тәмамладым. Дөресен әйткәндә, уңышсыз төркем булды ул безнең: 8 кешедән сәхнә, сәнгать юлы буйлап мин һәм Фәүзия Бәйрәмова гына киттек. Укып бетергәч тә Минзәләгә урнаштым һәм 1976 елга кадәр шунда эшләдем.

Балык Бистәсеннән Минзәләгә ничек барып җиттегез? Без шулай ияләшкән бит инде – укуны тәмамлагач та Казанга китү табигый булып тоела. Шуңа Минзәләгә китүегез гаҗәп...

  • Мин Балык Бистәсе районы Балыклы Чүкәй егете, шөкер, мәктәптә яхшы укыдым. Беренче укытучым Мөнирә апа Билалова ике ел элек кенә үлде, менә ул хәстәрләде инде мине. 4 нче классларда укыганда Балык Бистәсе район үзәгенә фестивальгә бардым. Ул вакытта Мәдәният йорты Кама буендагы чиркәүдә иде, шунда Әнәс Карыйның “Сыналган мәхәббәт” дигән поэмасын сөйләп лауреат булдым. Аннан, ул заманда авылларда укытучылар гел спектакль куя иде бит. Лампалар яндырып, якын тирә авылларга барып уйнап йөрдек. Чүкәйдә, дөрес хәтерләсәм, 1957 нче елда гына электричество керде... Шул ук чорда үзебезнең авылда мин беренче тапкыр чын баян күрдем. Яңа клуб ачылгач, шәһәрдән артистлар килде. Без, малайлар, шуларны күрергә теләп клубка чаптык. Хәзергедәй хәтерлим: Фәтхерахман Әхмәдиев “Чистай вальсы”н уйный. Шулкадәр күңелгә кереп калган ул чак... Балачакта бигрәк тә батыр булган инде мин: янына бардым, таныштым, тальянны да тотып карадым. “Баянчы буласың киләме әллә?”, - ди. “Каян баянчы булыйм? Артист булам мин!”, - дим. Шуннан ул миңа блокнотына язып, проходка бирде. Ә бит ул вакытта балаларны клубка бик кертмиләр иде. Вакыты җиткәч, ишек төбендә олылар арасыннан шуып кына үттем дә, сәхнә янындагы түгәрәк мич артыннан кереп, шунда беренче тапкыр концерт карадым. 

Әйе, яхшы укыдым мин, ләкин Солтан авылының ул елларда бик көчле булган 10 еллык мәктәбенә барырга теләмәдем. Минем апалар-абыйлар ул вакытта бөтенесе дә Казанда тора иде бит инде. Тырышып-тырмашып, 7 нче сыйныфны тәмамлагач Казанга килдем. Профсоюзлар урамында бик шәп Укытучылар мәдәният сарае бар иде, шунда драмтүгәрәккә йөри башладым. Анда Таһир Якупов белән таныштык. Беренче җитәкчебез Хәбиб Хәбибов дигән бик кызык кына кеше, без йөри башлау белән,“Казан сөлгесе”н куйды. Таһир геройны, мин аның дус малаен уйнадык. Ул чорда һәвәскәрләр бик көчле, бик хөрмәтле иде. Төрле театрлардан режиссёрлар шушы драмтүгәрәккә йөрүчеләрне карарга килә торган булган. Безне дә Касыйм Шамил, Сабир Өметбаев карады. Мине һәм Таһирны сайлап алдылар, ләкин ул җырчы булырга теләде. Шуннан соң, имтиханнар тапшырып, Минзәлә театрына киттем. “Уракчы кыз” спектаклен чыгаралар, анда малайны уйнарга кирәк икән. Сабир абый Өметбаев “Ана йөрәге” дигән яңа спектакль куясы булды, анда да миңа роль бирделәр. Минзәлә театрында эшли башлагач уйнаган беренче ролем шул спектакльдә иде.

“Сугыштан соң бик авыр булды”

  • Сез сугыштан соң туган бала. Шул чорны да бераз искә алыйк, Нуретдин абый.

  • Без тугыз бала идек. Әти биш тапкыр өйләнгән. Бишенчесенә кадәр булган 4 хатыны да үлгән... Һәрбер хатыныннан берәр бала, менә бишенче хатыннан 5 бала булдык. Әти әнидән 20 яшькә олырак иде. Без, туганнар, бер-беребезне бик хөрмәт итеп яшәдек, кайберләребезнең башка ана балалары икәнне уйламадык та. Казанга килгән чакларда туганнарымның йә берсендә, йә икенчесендә тордым. Төпчек бала идем мин. 

Төпчек булгач, сезне аеруча яратканнардыр инде?

  • Бик яраттылар, ләкин шул ук вакытта иркә булмадым. Күп балалы гаиләдә башкача була да алмый инде... Сугыштан соң бик авыр булды. Безнең бабайларны, әтиләрне кулак дип сөргенгә сөргәннәр. Бик бай булган алар, умарта тотканнар, атлар асраганнар. Колхозга кермәгән өчен әтине төрмәгә дә алып китәләр. Безнең йортны сүтеп алып киткәнгә, без мунча шикелле корылмада тордык. Күрсәтте безгә Совет власте... Без бит мулла нәселе, безнең әти коръән хафиз. Намазны тәрәзәләр ябып, томалап укыйлар иде. Мин үзем ул чакларны, әби-бабаларны күреп өлгермәдем. Шуңа да үземне бәхетсез дим. Әти дә бик иртә, 65 яшендә үлеп китте. Менә әни, безнең бәхеткә, 94 яшькә кадәр яшәде. Мин һәръяклап әнигә охшаган. Әни театрны бик ярата иде. Каян белгән ул аны? Миңа, кулак малаена каян килгән театр дигән нәрсә? Бигрәк тә сугыштан соң, ачлыкта, чабаталы заманда... Әни мин уйнаган спектакльләргә бер дә калдырмыйча йөрде. Ул әле бик матур җырлый да иде. Шәмсезоха апамның җырлавы да матур иде, ләкин ул иҗат юлыннан китмәде. Туганнар Хисаметдин, Миншатдин, Хәйретдин, Имаметдин, Гыйльметдин, Нуретдин, Зоха, Баян, Минзифа арасыннан хәзер без Минзифа апа белән икәү генә калдык инде...

“Уемда гел театр гына булды”

Балачактан сәхнә җене кагылган булган инде сезгә, Нуретдин абый. Таһир Якуповны, әниегез һәм апагызның матур җырлавын искә алдык. Үзегез шул өлкә белән бер дә кызыксынмадыгызмы?

  • Минем уемда гел театр гына булды. Элек Марсель Хәкимович Сәлимҗанов бездән имтихан алганда “Артист җырларга тиеш!”, - дип әйтә иде. Шөкер, спектакльдә кирәк булганда рәхәтләнеп җырлыйм мин.

Марсель Сәлимҗанов дигәннән, Казан театр училищесында булган калган остазларны санап китегез әле, Нуретдин абый. Белүемчә, сезне татар театры тарихында аеруча тирән эз калдырган шәхесләр укыткан бит.

  • Марсель агадан кала, Рәшидә Җиһаншина, Әнәс Тумашев, Асия Хәйруллина, Габдулла Шамуков. Мине кайчакта Габдулла абыйга охшаталар иде. Ул миңа гел ярдәм итте, гарәп телен дә өйрәтте, без бик дуслар идек. Иий, безнең андагы укытучылар... Алар бит энҗеләр иде! Асия апа Хәйруллина сәхнә теленнән керде, бик таләпчән иде. Мишәрдән татар ясый иде ул! Һәрбер укытучының күзенә генә карап тордык. Без укуга шулхәтле бирелгән идек. Ул Марсель Хәкимовичтан кот алына иде инде. Попробуй дәресне хәстәрләмичә килеп кара! 3 нче курстан да куарга мөмкин... Хәзер генә уку-укытуларның кадере, рәте бетте бугай... Яшьләр әдәбиятны белми бит, укымыйлар да. Бу театральныйда гына түгел, башка юнәлешләрдә дә. Кешеләр башка хәзер. Күчмә театр буларак авылларда йөргәндә клуб шыгрым тулы була иде бит. Кая юкка чыкты ул халык? Хәзер авылларга барсак 40-50 кеше утыра. Авылда кешесе дә юк.

“Артист укымышлы булырга тиеш”

  • Артист укымышлы булырга тиеш. Мин хәзер дә матбугатны, яңа чыккан әсәрләрне укып барам. Соңгы арада укыган китапларның берсе – Равилә Шәйдуллинаның “Карт шомырт хатирәсе”. Менә ул әсәрдә сурәтләнгән хәлләр нәкъ безнең тормыш! Кызганыч, хәзер кулга тотып укырлык китаплар бик аз... Бу борчый да, куркыта да. Хәзер Тукай премиясен алалар да, шап итеп туктыйлар, иҗат итмиләр. Тукай премиясе киресенчә ныграк иҗат итүгә этәргеч булырга тиеш бит инде! Мөхәммәт Мәһдиевлар юк хәзер... Мин гомер буе гашыйк Мөхәммәт абый әсәрләренә. 1983 нче елда аның “Борчулы 3 көн” комедиясе бездә куелды, шуннан дуслашып киттек. Ә Әмирхан Еники ни тора? Мин аның һәрбер хикәясен сәхнәләштерер идем. Инде элеккеге җырчыларны искә алсак... Безнең буын Габдулла Рәхимкуловны, Илһам Шакировны, Әлфия Авзалованы тыңлап үсте. Хәния Фәрхинең җырлавын һич оныта алмыйм. Ул да театральныйда укыган кеше бит. Менә ул җиткерә белеп җырлый иде, искиткеч артистка! Ә хәзер барысы да җырлый, барысы да композитор...

“Хуҗаны барыбер уйнадым!”

Иҗади эшчәнлегегезгә 60 ел, шуның 50 елы Тинчурин театрында үтә. Билгеле бер мизгелдә башка юнәлештә, икенче бер һөнәр үзләштерәсе килү теләге булмадымы?

  • Юк. 80 гә җиттем, ә һаман китәсе килми бит (көлә). Аллага шөкер, эшләмәдем түгел, эшләдем. Театрыбызда эшләү дәверендә буш вакытым булмады диярлек, 100 дән артык образ тудырдым. Инде бәлки китәрмен дә... “Әни килде” – минем саубуллашу спектакле булыр дип уйлыйм. “Әни килде”дәге ролемне бик яраттым. Моның өчен режиссёр Айдар Җаббаровка рәхмәт!

Хуҗа Насретдинне уйнарга хыялландым, дигән булгансыз. Бу теләгегез чынга ашмаса да, бер спектакльдә Хуҗа образында булгансыз икән.

  • Әйе, “Әллә язмыш, әллә ялгыш”та Хуҗа ролен уйнаган идем.

Хуҗа Насретдинне уйнарга теләвегез холкыгыз аныкына охшаш булуга бәйле идеме?

  • Миңа туры килә торган роль иде ул. Шул спектакль белән бәйле кызык истәлек тә бар. 1977 нче елда “Хуҗа Насретдин” куелды, Хуҗа ролендә Наил Шәйхетдинов. Шул ук вакытта Уфага зур гастрольләр белән бардык. “Агыйдел” гостиницасында торабыз. Казаннан министрлар килгән иде. Замминистр Мөҗип Таҗиевич белән гостиница янында очраштык. “Ну молодец, Нәҗми! Булдырдың! Котлыйм! Чын Хуҗа син!”, - ди. Шуннан аңлап алдым инде – Хуҗа ролендә мин дип уйлаган. Безне Наил белән еш бутыйлар иде, шуның аркасында кәмит хәлләр дә булып торды.

Гастрольләр дигәннән, сезне халыкка таныткан “Хыянәтче” спектаклен бер авылда уйнаганда кызык та, кызганыч та бер вакыйга турында сөйләгәннәре истә... 

  • Теләченең Җөри авылында булды ул хәл. 80 нче еллар, Беларус драматургы Андрей Макаёнокның “Хыянәтче” дип аталган спектаклен уйныйбыз. Яңа клуб, тәбәнәк сәхнә, шугрым тулы зал. Мин 11 бала атасын уйныйм. Сугыш вакытында партизаннар моны связист итәләр. Гаиләсе белми. Аннары “Совет власте сиңа никельле карават бирде. Шуның хәтле сатлыкҗан булырга мөмкин түгел”, - ди хатыны. “Тю-тю инде ул Совет власте”, - дим. Шунда солдаттан кайткан берәү залдан чыгып “Әле син Совет властенә тиясеңме!!!”, - диде дә, сәхнәгә менеп шалт берне колка төбемә! Кыйнап төшеп китте. Пәрдәне яптылар инде. Шуннан авыл советы, парторг “Зинһар уйнагыз инде, өзмәгез”, - дип янга керделәр. Уйнап чыктык. Спектакльдән соң авыл җитәкчеләре “Без аны авыл советына чакыртабыз на ковер. Сәгать сигездә килегез”, - диделәр. Килдем, теге ат хәтлек дәү солдат та килгән. “Нуретдин абый, менә синең кулга тапшырабыз моны. Син нәрсә әйтәсең, без шуны эшлибез. Төрмәгә дисең икән, төрмәгә. Ни өчен эш вакытында кешегә нападение ясап йөри ул?!”, - диләр. Солдат инде айныган, куркып бөрешеп утыра. Аның янына килдем дә, “Мине яратып караган өчен рәхмәт. Исән-сау бул”, - дидем. Шуннан солдатны җибәрделәр инде. Ул да кемнеңдер баласы бит. 

Сезнең тормыштагы иң авыр мизгел дигәндә...

  • Безнең беренче балабыз, улыбыз рактан үлде, канында рак иде. Без 1979 нчы елларда Чиләбедә гастрольдә булдык, шул чордагы ябык шәһәрләргә дә кергәнбез. Чибәркүлдә дә булдык. 35 көнлек җәйге гастрольләр иде, иптәшем дә, улым да минем белән. Табигатьнең шундый матур урыннарында, тау битендә күл буена туктадык. Андагы җиләк шаккатмалы... Берни белмичә, менә шул җиләкне җыйдык та ашадык, җыйдык та ашаттык... 1957 нче елгы авария аркасында ул җирлектә радиоактив матдәләр таралган була. Зурларга зыян килми, ә яшь, ныгымаган бала организмына йогынты ясый. 3 ел интектек... Бала югалту бик авыр... Аны сөйләп бетерә торган түгел. Улыбызның үләсен белеп яшәдек. Җәй көне, 21 июльдә мин иптәшем белән печән әйләндерәм. Шуннан әби чыкты да, “Китеп бара бугай, кияү, керегез”, - диде. Иптәшем керде дә, “Балам...”, - дип улыбызны кочаклады. Улымның күзләре уйный, тәненә кул тидерерлек түгел – кап-кайнар иде. Көндезге сәгать өчтә җаны чыга башлаган иде, кичке тугызынчы яртыда җан бирде. Ничек күмгәнне хәтерләмим... Шуңа да яратмыйм мин айның 21 нче көнен... Тагын да авырлык өстәгән әйбер – малаем үләргә ничәдер көн кала “Курай моңы” премьерасы, спектакльдә дә минем малай үлә. Менә шундый иң авыр мизгелләрдә хатыным Сания белән бер-беребезгә терәк була алдык. Ул да театрда 45 ел эшләде, икебез бер урында эшләү бик рәхәт булды. Кызым Рузилә да сәнгатьтә, оныгым Камилә дә рәссам-дизайнерлыкка укый.

“Яшьлегемә кире кайтмас идем”

Артист булу – башка сыймаслык авыр һәм җаваплы эш. Сәхнәдән ераграк булганнар моны аңлап бетерми, “Нәрсәсе бар инде аның?”, - дип кенә әйтә. Ә бит сәхнәгә чыгу – зур хезмәт!

  • Элегрәк премьералар чыккан вакытта борчылып, каушап бетә идем! Хәзер ул кадәр каушатмый инде. Сәхнәгә чыгар алдыннан догаңны укыгач беләсең – җиңеллек килә. Билгеле, бераз дулкынлану бар инде, сәхнәгә ансыз чыгып булмый, югыйсә син буш буласың.

Театрга яңа, яшь режиссёр килгәч тә үзгә дулкынлану хисе кичергәнсездер, Нуретдин абый?

  • Миңа Айдар Җаббаровның эшләве бик ошый. Һәрбер образын җиренә җиткереп эшли. Айдарны бик хөрмәт итәм, аның белән эшли башлагач та “Минем режиссёр икән бу!” дип уйладым. Айдар белән эшләве кызык. Ул чыннан да безнең өчен яңа сулыш булды. Төрле режиссёрлар белән эшләргә туры килде бит инде. 28 режиссёр белән! Айдар 29 нчысы булды. Моны үзенә дә әйттем. “Мин сезне Кызыл китапка керттем”, - дип көлдердем. Марсель Сәлимҗанов, Мулланур Мостафин, Сабир Өметбаев, Дамир Сираҗиев, Рәшит Заһидуллин, Фәрит Хәбибуллин, Резедә Гарипова.

Сез театр турында сөйләгәндә бик еш Марсель абый Сәлимҗановны искә аласыз.

  • Камал театрында массовкада уйный идек бит без. Бер чыгыш өчен 2 сум 50 тиен түлиләр иде, массовкада уйнаган килеш кайбер артистлардан күбрәк акча эшләгән чаклар булды. Сәет абый Шәкүров минем авылдаш бит, хатыны Бикә апа Шәкүрова завтруппой, ул безнең һәр уенны язып барды, шуңа хезмәт хакы да яхшы иде.

Камалга массовкага йөргәнсез, укытучылар Камалныкылар. Нәкъ шул театрга эләгәсе килмәдеме?

  • Мин бит Минзәлә өчен укыдым.

Әйе. Ләкин аннары да Минзәләдән Камалга түгел, ә Тинчурин театрына күчкәнсез.

  • Казан театр училищесында укыганда, целевой булганга, Минзәлә ай саен 15-әр сум акча җибәрә иде. Шуңа күрә мин кире шунда кайтып, ким дигәндә 3 ел эшләргә тиеш булдым. Кайтып эшли башлагач, берничә ел үткәч җитәкче белән бытовой конфликт чыкты. Мин анда 5 ел тирәсе эшләдем. Гаилә кордым, улыбыз туды. Бермәлне Чистайда гастрольдә йөрибез, иптәшем бала белән авылда декретта. Театр директоры шалтырата. “Нәҗми, Чистайдан кайтышлый Сания белән малайны алып кайт. Фатир бирәләр”, - ди. Бу 1976 нчы ел сентябре. Мин спектакльдән соң гаиләне алырга авылга кайттым, икенче көнне кич кенә Минзәләгә килеп төштек. Тулай торактагы комендант “Сиңа дигән фатирны башкаларга бирделәр бит”, - ди. Шуннан сабырлыгымны җыйдым, 6 айлык бала имезүче хатыныма әйтми тордым, борчылуын теләмәдем. Театрга килдем. Нәҗми, мин әйтәм, түз. Директорга кердем, “Нәҗми, тегеләй-болай”, - ди. Мин әйтәм, боргалама, мин барысын да беләм, рәхмәт, дидем. “Ирле-хатынлы артистлар, әле хатыны корсаклы да икән, шуңа бирәсе булдык”, - ди. Ул корсаклыдыр, ә минекенә 6 ай бит. Чыктым да, 2 экземпляр заявление яздым. Заялвениедән соң 2 атна эшләргә тиеш бит әле. Китмисең, ди. Менә хәзер уйлап утырам, нүжәли шундый кыю булдым икән? Яшьлек инде... Директор һаман Министерствога шалтырату белән куркыта, отработка, ди. 3 ел гына түгел, 6 елга якын эшләдем, инде переработал, дидем дә, кубарылып чыгып киттек. Гаиләне Казанга озаттым, чөнки ул вакытта минем әни казанда тора иде. Мин 15 көнемне эшләдем дә, китеп тә бардым. Казанга килеп төштем. Кая барырга? Шуннан иптәшемне тагын авылга озаттым. Камал театрына Марсель Хәкимовичка бардым инде. Хәлемә керде, труппасына алды бит! Башым күккә тиде! Кич белән спектакль карарга җыендым, ә трудовойны Марсель Хәкимовичка биреп калдырдым. Шунда авылдашым Сәет абый Шәкүровны күрешеп сөйләшеп киттек. Нишләп йөрисең, ди. Үз тарихымны сөйләдем инде. Шаккатып тыңлады. “Миндә бүлмә бар. Уйлап торма, безгә артистлар да кирәк”, - ди. Иртән кабат Марсель абый янына киттем. Үзем дер калтырыйм. “Марсель Хәкимович, гафу итегез. Мин сездән китәм инде. Шулай-шулай, Сәет абый күчмә театрга чакырды”, - дим. “Дурак икәнсең!”, - диде дә, башка бер сүз әйтәмде. Инде нишләргә хәзер? Ну дурак инде! Минзәләдәге бер күчмәдән икенче күчмәгә килеп кердем бит! Ләкин терсәк якын булса да, тешләп булмый. Иптәшем “Ник кердең тагын бер күчмә театрга”, - дип елый... Ай үтә, көн үтә, миңа роль юк. Вводларга гына керәм. Театрда режиссёр Тумашев, ул безне училищеда укытты. Без аның өстеннән жалоба язган идек, мин әле староста да идем. Менә театрында эшли башлагач миннән үчен алды инде ул. 2 ел чамасы узгач, яз көне артистлар һинд киносында төшәбез, шунда язучылар союзы тирәсендә Туфан абый Миңнуллин очрады. “Нишләп йөрисең, Нәҗметдин?”, - ди. Мин әйтәм, Минзәләдән киттем бит. Хәл-әхвәлне сораша башлады. “Рольләрең бармы соң?”, - ди. Юк, мин әйтәм, Тумаш бирми. “Ярар, мин музыкальный бер әйбер язам, бер атнадан үзем куям. Бераз көт”, - диде. Шуннан Туфан абый театрга “Алай түгел, болай ул” әсәрен алып килде, рольләрне бүлде. Туфан Миңнуллин үзе куйган бу гармунлы, җырлы-биюле спектакль 15 ел зур уңыш белән барды. Соңрак театрга режиссёр Фәрит Хәбибуллин килде. Менә мине рольгә ала да, ала гына бит. Шәп кеше иде! 

Менә шулай яшәдек, шулай эшләдек инде без. Хәзер еш кына шул турыда уйланам. Кайда эшлисеңне, кайда яшәячәгеңне белмәгән дә килеш, яшьлек юләрлеге белән бер шәһәрдән икенче шәһәргә кайтып төш инде... Ләкин һәр нәрсәнең үз вакыты бар. Яшьлегемә кире кайтмас идем. Михнәттән башкасын әллә ни күрмәдек бит инде без яшьлектә... Ә бүгенгесеннән мин бик канәгать! 

Фото: Тинчурин театры музее

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021