Логотип
Хәбәрләр

«Бәхетле булу үзебездән тора». Буа театры актрисасы Гөлназ Гыйззәтуллина-Гатауллина белән әңгәмә

Ут янып торган, мөлаем һәм якты карашлы күзләр. Сәхнәдә – ташашачысының яраткан актрисасы, әти-әнисенең кадерле кызы, тормыш иптәшенең сөекле хатыны, улының җылы кочаклы әнкәсе ул. Гөлназ Гыйззәтуллина исеме Буа дәүләт драма театры өчен генә түгел, Татарстанда да танылган исем. Зифа Кадыйрованың “Бәхеткә юл кайдан” спектаклендә – Дилә, Котдус Ситдыйковның “Буйдаклар”ындагы Фәния, Туфан Миңнуллинның “Мишәрем-шикәрем”дәге балдыз Миңнурый, Тимур Куловның “Шобага”сында Маһинур рольләре белән тамашачының йөрәгенә юл ярган Татарстанның атказанган артисты Гөлназ Вазыйх кызы Гыйззәтуллина-Гатауллина бүген “Сәхнә” кунагы.

Көнгә бер пар носки

 1991 елның 1 мартында Тәтеш районы Олы Тормы авылында Вазыйх абый белән Рәмзия апа гаиләсендә икенче бала булып туып-үскән Гөлназ кечкенәдән ут йомарламы булган. Әти-әнисе, апасы Гөлнараның кадерле төпчекләре булган кызга дөрес һәм ныклы-төгәл тәрбия бирелә. Кешеләрне хөрмәт итәргә, олыларны-олы, кечеләрне – кече күрә белергә, тормышның чын кыйммәтләрен аңларга, вакытны юкка уздырмаска кирәк икәне кызларга кечкенәдән төшендерелә. Гөлнара да, Гөлназ да кечкенәдән батырып эшләп, тырыш булып үсә – кызлар дип тормыйлар, көтүгә дә чыгып китәләр, печән чүмәләсен өяргә “эх” тә димиләр.

Алай да, кызның иң якты балачак хатирәләре – сәхнә белән бәйле. Кечкенәдән биергә яраткан кыз кая бармасын, кая басмасын – биергә керешә. Гөлназ өчен көнгә бер носки тишелми калган көн – заяга узган көн санала. Дәү әнисе дә: «Кызым, син, ахры, артист булырсың. Бер дә тик тора белмисең. Апаң бер пар носкины бер ай кия, сиңа бер көнгә дә түзми», – дип сокланып көлә. Нәкъ менә сокланып – шул яратып “әрләү” Гөлназга тагын да этәргеч бирә, аркада канатлар төртә: ул артист, ул биюче! Әнә шул хатирәләр күңел түрендәге иң татлы хатирәләр булып гомерлеккә уелып та кала. Дәү әнисенең сүзләре Ходай Тәгаләнең амин сәгатенә туры килеп, рас була бит – ишегалды уртасында корылган сәхнәдәге җыр-биюләр Гөлназны сәнгать юлына каера.

“Курыкмыйсыңмы?..”

Гөлназ өчен дөньядагы иң мөһим кыйммәт – гаилә җылысы. Гаилә әгъзаларының фикерләре белән санлашу, киңәшләренә колак салу, тыңлый һәм ишетә белү, вакытында ярдәмгә килү – нык гаиләнең иң күркәм бизәкләре, кыйммәтләре, дип саный ул. Аларның гаиләсе әнә шундый да – 38 ел буе авылда хезмәт куйган әти-әнисе кызларына да гаиләдә күңел җылысын, үзара аңлашып-хөрмәт итеп яшәүне, шатлык-куанычны да, борчуны да бүлешеп яшәргә кирәклеген төшендереп үстерә.

Кечкенәдән сәхнәгә тартылып үскән кыз мәктәптә укыганда бөтен бәйрәмнәрдә актив катнаша, ут яндырып бии, театр түгәрәгенә йөри, спортта да алдынгылар рәтендә санала. Әмма күкрәктәге мотор – йөрәк дигәннәре генә сәнгатькә, моңга, хәрәкәткә тартыла. Аның артист буласы килә! Телевизордан күрсәткән спектакльләрнең берсен дә калдырмый ул – шулар сәнгатькә карата олы мәхәббәт уятмадылардамы икән?..

Әмма Гөлназ Гыйззәтуллинаны сәхнәгә урау юллар алып килә. Унынчы сыйныфны тәмамлагач, Казан театр училищесына керергә җыенган кызның бер талпынуда ук уңыш кочып алмый – әллә конкурс артык зур була, әллә тәҗрибә-чаялык ягы аксый – Гөлназ төшеп кала. Әмма алай да күңелен төшерми ул – каникулда район газетасында басылып чыккан белдерү буенча, Буа шәһәренә – Буа дәүләт драма театрына юл тота. Һәм шул көннән тормышында яңа этап башлана да. Тәвәккәлләп чыгып киткән кызның эчендә ниндидер эчке көч: “Борчылма, синнән була ул!” – дип тора. Театрга килеп керүгә, булачак җитәкчесе Раил Садриев шундый җылы каршы ала. «Син бит әле бик яшь. Курыкмыйсыңмы?» – дип тә сорый, янәсе – бәлки, каушар да, фикереннән кире кайтыр! Кайтамы соң инде Гөлназ, ул бит театр өчен туган кеше! Җырлатып, биетеп, сөйләтеп караганнан соң исә күптән көтелгән, йөрәккә сары май булып яткан сүзләр яңгырый: «Безгә туры киләсең». Шула көннән башлап, Гөлназ Буа театры артисты булып китә. Раил абыйсы аны, сөйләшеп, кичке мәктәпкә урнаштыра, читтән торып Казан дәүләт мәдәният институтына укырга кертә. Гөлназның аңа карата рәхмәте һәм хөрмәте сөйләп бетергесез. Раил абыйсы Садриев аңа театрда җитәкче дә, хезмәттәш тә, сәхнә партнеры да, туганы кебек якын кеше дә була.

Мин сәхнәдә инде 18 ел

  • Гөлназ, башта бер талпынуда Казанга укырга керә алмау, әмма җебеп төшмичә генә, театр ишеген шакып, бөтен талантыңны исбат итеп, эшкә алыну – кемнән күчкән кыюлык бу сиңа?

  •  Табигатьтән! (көлә) Мин җебек тә түгел, әллә ни кыю кеше дип тә мактана алмыйм. Икеләнүләр дә булды инде. Авылдан чыккан 17 яшьлек мәктәп баласы – театрга эшкә керәм, дигән хыял чынга ашканда, башта курку да, шикләнүсез буламы. Ләкин Раил абыйның ышанычы, команданың җылы кабул итүе, сәхнәдә беренче уңышлар – барысы да миңа көч бирде. Быел 1 августта театрда эшләвемә 18 ел тулачак. Мин үземнең хезмәттәшләрем белән бик горурланам. Без – бер гаилә. Шатлыгыбыз да, кайгыбыз да уртак. Мин үземне бәхетле кеше итеп тоям, чөнки яраткан һөнәрем ярдәмендә кешеләргә шатлык өләшәм, яхшыга өмет уятам, сәнгать дигән тылсымлы дөньяга алып керә алам.

- Бик тапталган сорау булса да, һәр артистка бирелергә тиешле сорауларның берсе – рольләр һәм актриса. Кайсысы синең күңелеңдә иң-иңнәр рәтендә?

- Әйтүемчә, сәхнәдә мин 18 ел. Бу – гомернең зур бер өлеше. Шул еллар эчендә төрле образлар тудырдым, төрле язмышларны сәхнә түренә чыгардым. Ләкин алар арасында берсен генә аерып, «иң яраткан ролем» дип әйтә алмыйм, чөнки һәр роль – үзе бер дөнья, үзе бер мәктәп. Барлык рольләремне дә яратам, үз итәм. Һәр персонаж мине нәрсәгәдер өйрәтте, күңелемнең үзем дә белмәгән якларын ачты.

- Димәк, режиссерлардан уңдың, роль кытлыгы кичермәдең?

- Режиссер – ул тәрбияче, ул юл күрсәтүче. Режиссерсыз актриса – көйсез җыр кебек. Ул сәхнәдә синең иң якын дустың, иң катлаулы мизгелләрдә терәк булырлык кеше. Режиссер ул – көзге: синең нәрсәгә сәләтле икәнеңне күрсәтә, хаталарыңны төзәтергә булыша. Шуңа күрә режиссер белән актриса арасында ышану, ихтирам һәм уртак эш рухы булырга тиеш. Миңа бу өлкәдә зур бәхет елмайды. Бергә эшләгән һәр режиссер миңа үсәргә, яңа мөмкинлекләремне ачарга ярдәм итте. Рольләр кытлыгы да булмады – һәрчак үсәргә урын бар. Төп шарт – актрисаның үзенең үсәргә, эзләнергә, режиссер белән бергә эшләргә әзер булуы. Мин ул яктан бәхетле актриса.  

- Иҗаттагы хатын-кыз өчен кинәнеп иҗат итәр өчен мәхәббәтле тормышта кадерле булып яшәү дә шарттыр дип беләм. Гомерлек мәхәббәтең – тормыш иптәшең белән очрашу тарихын беләсе килә.

- Тормыш иптәшем Рәфис белән безне хезмәттәшләрем, дусларыбыз Рамил белән Әнисә таныштырды. Рәфис белән бер елдан артык очрашып, сөйләшеп йөрдек. Бер-беребезне белеп, гадәтләребезгә күнегер өчен мөһим чор булды ул.  Йөрәкләребез бер булып тибә башлагач, тормыш корырга дигән уртак фикергә килдек. Тормыш иптәшем Рәфис Самара өлкәсе Камышлы районыннан. Безнең театр Камышлы якларына еш гастрольләр белән йөри иде. Шунда Рамил дусты Рәфисне спектакльгә чакыра. Ул мине беренче тапкыр сәхнәдә күрә. Бу мизгел икебез өчен дә истәлекле. Безнең танышуыбыз 1нче март – минем туган көн иде. Инде күпме ел узса да, бу көн безнең өчен ике мәгънәле: берсе – минем дөньяга килгән көн, икенчесе – ике йөрәкнең бер-берсен тапкан көне.

- Димәк, Гөлназ сәхнәдә дә, шәхси тормышта да бик бәхетле кеше?

- Бәхет – ул кеше күңеленең иң матур халәте. Күпләр: «Әгәр минем бай акчам булса, бәхетле булыр идем», «Әгәр минем матур йортым булса, бәхетле яшәр идем», – дип уйлый. Ләкин чынлыкта бәхет өчен махсус шартлар кирәк түгел. Чөнки бәхетле булу кешенең үзеннән тора. Бәхет – ул акчада, йортта, дәрәҗәдә түгел. Бәхет – ул кешенең дөньяга карашында, күңеленең байлыгында, тормышның кечкенә генә шатлыкларын күрә белүендә.

- Иҗатта танылу алдым, дип саныйсыңмы, иҗатыңнан канәгатьме?

- Әйе, иҗатымда танылу алдым дип саныйм. Бу – олы бәхет. Танылу бер көн эчендә генә, бер спектакльдән соң гына килмәде. Ул еллар буе сәхнәдә түгелгән тир, күңелдән уздырылган рольләр, шатлык-кайгы хисе, йокысыз төннәр, репетицияләр аша килде. Канәгатьлек хисе, әлбәттә, бар. Ләкин туктап калырга ярамый. Тамашачының күзендә рәхмәт нурын күргәндә, аның йөрәгенә үтеп, күңеленә үзенчәлекле эз калдыра алганыбызны сизгәндә, чын канәгатьлек хисе туа. Бу – артист өчен иң зур бәя. Әлбәттә, киләчәктә яңа үрләр көтә, ләкин үткән юлга борылып карагач, хезмәтебезнең халык күңелендә үз урынын табуын күрү – бик күңелле. Шул мизгелләрдә йөрәк рәхмәт хисенә тула – тамашачыга, режиссерларга, бөтен театр коллективына. Димәк, берсе дә юкка түгел. Алга таба да зур өметләр, яңа дәрт белән эшләр өчен стимул барлыкка килә.

- Йокысыз төннәр, көн-төн репетицияләр дисең... Монда бит әни булырга вакыт калмый.

- Әйе, театр тормышы, гастрольләр күп вакытымны ала. Ләкин кайтып, бусаганы атлауга бөтен игътибарым – улым Имилгә. Аның көлүе – минем өчен иң зур бүләк, аның сау-сәләмәт үсүе – минем иң изге теләгем. Ничек кенә вакытым тыгыз булмасын, улым белән уйнарга, укырга, сөйләшергә, аңа иркәләп йоклатырга вакыт табам. Чөнки әни булу – бу вакытлы эш түгел, бу – гомерлек.

Мин гастрольләрдә чагымда баланы тормыш иптәшем Рәфис карый. Ул да бик яратып, җаваплылык белән тәрбияли, аның белән шөгыльләнә. Әгәр икебезнең дә эш графикларыбыз туры килмәсә, ярдәмгә әнием килә. Имил – яратылган, кадерле бала.

  • Актрисаның аш бүлмәсенә күз салсак, анда тәмле ашлар пешерергә вакыт табыламы соң, Гөлназ?

  • Дөресен әйткәндә, бик шундый кеше булырга теләр идем. Пешерергә яратам, гаиләмне тәмле аш-сулар белән сыйларга, бөтен җирне тәртиптә тотарга тырышам. Ләкин безнең график миңа аш бүлмәсенә мөкиббән китәргә бик еш мөмкинлек бирми. Күпме генә теләсәм дә, һәр көнне барысын да башкарып чыгарга өлгермим. Элегрәк үртәлә дә идем әле. Хәзер исә аңладым: әнинең иң мөһим бурычы – аш бүлмәсен тәртиптә тоту гына түгел, ә баланың күңеленә яктылык, йөрәгенә рәхимлек салу. Кыскасы: мин – эшлекле әни, актриса. Ләкин, беренче чиратта, мин – улым һәм ирем өчен иң якын кеше. Аш бүлмәсендә тәртип булмаса да, йортта ярату, хөрмәт, татулык булсын. Ә калган нәрсәләр барысы да вакытлыча...

- Бер ун-унбиш елдан Гөлназ Гыйззәтуллина нинди булыр икән?

- Ун-унбиш елдан мин үземне һаман сәхнәдә, тамашачы каршында күзаллыйм. Әлбәттә, яшь үзгәрә, рольләр төрлеләнә. Актриса өчен яшь – ул яңа образлар, яңа характерлар ачарга мөмкинлек бирүче бер ачкыч.  Гаилә тормышында – улым үсәр, зур кеше булыр. Ул – минем өчен иң зур горурлык булсын иде. Ун-унбиш елдан ул үзенең тормыш юлын сайлар, гаилә корыр. Ә мин, әни буларак, гел аның янәшәсендә булырмын, аңа ярдәм итәрмен, кирәк булса – оныкларымны карашырмын. Без ирем Рәфис белән тагын да татурак, тәҗрибәлерәк булып, бергә-бергә, кулга-кул тотынышып, гомернең көзен каршыларбыз.

Иҗатта... Артист буларак, мин яңа проектларда катнашырмын. Әлеге мизгелгә кадәр җыйган белемем, тәҗрибәм белән үз сәнгатемнең остасы булып танылырмын. Мөгаен, яшь актерларга да остазлык итәрмен, аларның үсүенә, канатларын җәюенә ярдәм итәрмен.

Иң мөһиме – ун-унбиш елдан мин тыныч, рәхәт күңелле, үз тормышымнан ләззәт алып яшәүче бәхетле әби, яраткан хатын, кадерле әни булып уянырга телим!..

Фотолар шәхси архивтан.

Автор – Гөлнара Җәлилова

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021