Логотип
Хәбәрләр

8 август Зуля Камаловага багышлау концерты узачак

Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры янындагы яр буенда Зуля Камалова истәлегенә оештырылган трибьют-концертта Австралиядә яшәп иҗат иткән җырчы башкарган җырларны җырлау, аның турында истәлекләр белән уртаклашу көтелә. Концерт 19.00 сәгатьтә башлана.

Трибьютта катнашучы артистлар исемлеге билгеле: 

Сәидә Мөхәммәтҗанова, Ilgiz, Дышать, Elina, Al Su, Рәдиф Кашапов һәм Булат Шәйми. Музыкантлар: Тимур Милюков, Илнар Фатыйх, Марат Мөхәммәтҗанов, Айдар Абдрахимов, Илназ Дудкин, Марат Бабаев. Шулай ук чакырылган музыкантлар: Уфадан Марат Taturas һәм Мәскәүдән Геннадий Лаврентьев.

Белешмә

Зуля Камалова 1969 елның 8 августында Сарапул шәһәрендә туа.

Фольклорны заманча дөньякүләм стильләр белән берләштереп, Австралия һәм татар җырчысы буларак дөньякүләм танылу ала.

2024 елның 18 сентябрендә начар авыру белән көрәшкәннән соң вафат булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021