Логотип
Хәбәрләр

Мөһәҗирләр

Камал театрында Мәхмүт Галәү дилогиясе буенча «Болганчык еллар. Мөһәҗирләр» спектакленең премьерасы булып узды. Ике антракт белән барган 4 сәгатьлек әлеге спектакль бүгенге көндә нык актуаль дисәм дә, ялгыш булмас. Спектакльне сәхнәгә Г. Камал исемендәге татар дәүләт Академия театрының баш режиссёры Фәрит Бикчәнтәев үзе куйды.

Камал театрында Мәхмүт Галәү дилогиясе буенча «Болганчык еллар. Мөһәҗирләр» спектакленең премьерасы булып узды. Ике антракт белән барган 4 сәгатьлек әлеге спектакль бүгенге көндә нык актуаль дисәм дә, ялгыш булмас. Спектакльне сәхнәгә Г. Камал исемендәге татар дәүләт Академия театрының баш режиссёры Фәрит Бикчәнтәев үзе куйды.

«Без бит барыбыз да адәмнәр!»

Мәхмүт Галәү заманында тыелган авторлар рәтендә була. «Мөһәҗирләр» романы үз вакытында татар матбугатында басылып чыга алмый калган, шулай ук аның татарча кулъязмасы да сакланмаган. Безгә килеп ирешкән басмасының да 1934 нче елгы русча басма нигезендә Рәис Даутов тарафыннан яңадан татар теленә тәрҗемә ителүе мәгълүм. Ләкин моны һич кенә дә тәрҗемә дип әйтеп булмый. Чөнки бу шулхәтле осталык белән, җиренә җиткереп тәрҗемә ителгән. Әлеге китапта татарның рухы да, теле дә, фаҗигасе дә сакланып кала алган.

Мәхмүт Галәүнең үз вакытында бәяләнмәгән әлеге гаять көчле әсәренә Камал театры режиссёры Фәрит Бикчәнтәевнең 15-20 еллап килүен искәртеп үтү кирәктер. Ике-өч гасыр элек булган хәлләрнең, кызганыч ки, бүгенгегә барып тоташуы, боларның кеше язмышларына фаҗигале тәэсирен аңларга омтылуны М. Галәү романнарында гына түгел, хәзер инде үзебездә дә күрергә була… Әлеге спектакльдә вакыйгалар моннан 125 ел элек, 1897 елда бара. Кыскача гына алганда, көчләп чукындырудан куркып, бер төркем татарлар (бәхет эзләп!) Төркиягә качалар. Алар ерактагы «изге» хәлифә җирендә үзләрен матур, бәхетле яңа тормыш көтә дип уйлыйлар. Әнә шул хыяллар өермәсеннән исереп, әсәрнең төп геройлары Сафа белән Саҗидә дә бар булган мөлкәтләрен сатып, күченеп китүчеләрнең беренче төркеменә иярә. Сафаның икенче хатыны Хәтирәнең әтисе Сәлим карт аларны: «Карагыз аны, моның азагы яхшы бетмәячәк, үз башыгызга бәла алырга йөрисез, Шуны аңлагыз: яхшы, таза яшәү һәркемнең үзеннән тора. Хәлифә җирендә бөтенесе ал да гөл булыр дисезмени? Анда да мондагы шикелле байлар, түрәләр бар ич... Җелегегезне суырырлар әле алар! Шулай булгач, нигә дип анда китәргә? Тазалык-саулык булганда, беләгеңдә көч-егәр ташып торганда, монда да дөнья җимертеп яшәргә була ич. Дөрес, дөнья ал да гөл булмый, кайчак очны-очка ялгый алмаган чаклар да була... Нишләмәк кирәк! Тешне кысып булса да түзәргә, замана җиңеләйгәнне өмет итеп яшәргә туры килә... Һәрхәлдә, хәлифә җирендә мондагыдан җиңелрәк булмаячак. Кояшы да, ачлыгы да һәр җирдә бертөсле», − дип озатып калса да, аның сүзен ишетүче булмый. Хәер, ишетеп тә аңламагач ул сүздән ни мәгънә?!

Кызганыч ки, Сәлим картның һәр сүзе рас килә. Матур тормыш өмет итеп авылларын ташлап киткән крестьяннарны анда берәү дә, хәтта кайчандыр үзләре үк Ватаннарын калдырып, шушы җирләргә килеп төпләнгән татарлар да кочак җәеп каршы алмый. Шулай итеп, мөһәҗирләр чит-ят бу илдә үз тормышларын кору, җайлауны тулысынча үз көчләре белән хәл итәргә мәҗбүр була... Мәхмүт Галәү әлеге әсәрендә болганчык еллар һәм шул шартларда кешенең яшәеше, яраклашуы, гомумән, адәм күңеленең асылы турында язган. Автор ул персонажларны да бик оста сурәтли. Дөрес, күпмедер дәрәҗәдә боларның барысы да спектакльдә бар. Премьераны караганда мин шул заман кешеләрен җәлләп, ә бәлки, гаҗәпләнептер, «эх, кешеләр нинди заманда да яшәр өчен көч тапкан. Ә безнең буын кешесе, хәзерге яшьләр диик, Саҗидә (Ләйсән Гатауллина) белән Сафа (Фәннүр Мөхәммәтҗанов) кебек шундый кыю адымнарга сәләтлеме икән?!» дип уйга батып утырдым. Без, ачлык, чуалышлар заманының һәм сугышның ни икәнен белмәгән буын, алар батырлыгын кабатлый алыр идеме, белмим. Хәер, кабатлыйбыз шикелле... Әмма бу бары «Без бит барыбыз да адәмнәр. Һәркайсыбызның да кешечә яшисе килә!» диеп акланасы һәм аклыйсы килү генә бугай.

Әзһәр ШАКИРОВ, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты:

— «Татарның фаҗигасен 4 сәгатькә генә сыйдырып бетереп булмый аны, үскәнем. Тик алай да бер әйберне әйтергә тиешмен: «Болганчык еллар. Мөһәҗирләр» кебек ике романны берләштереп куйган театр юк ул. Гомумән, татар дөньясында. Русларда менә «Война и мир» белән «Евгений Онегин»ны карыйбыз бит инде. Сез дә карыйсыз. Ә ни өчен? Чөнки сезне мәктәп елларында ук аны ятларга мәҗбүр итәләр. Ә «Мөһәҗирләр» романы турында ишеткәнегез булдымы? Юк бит. Бу татар дөньясына, гомумән, кешелеккә бик кирәк адым иде. Татарның бөеклеген, үткәнен һәм бүгенгесен ача торган әсәрләр бездә шактый. Аларны табарга һәм күрсәтергә генә кирәк. Миңа калса, беренче адымнарда шундый зур эшкә алынуны бик зур вакыйга итеп кабул итәм. Әлбәттә, хәзерге күзлектән карасак, моңа кино төшерергә кирәк иде. Менә үзең дә, фаҗигәсен көттем дип әйтеп торасың бит. Әмма монда бит мәгънәне ачар өчен символлар бар. Ләкин аны аңлар өчен тамашачыны башта әзерләргә кирәк шул. Тамашачы бу әсәрне укып килсә, ул аңа нык тәэсир итәчәк.

Артистларга килсәк... Төп рольне башкарган яшь артистыбыз Ләйсән Гатауллинаның уйнавы ошады. Шулхәтле зур рольне талантлы артистлар белән уйнавы үзе бер тәҗрибә. Талантлы кеше алдында талант үсә генә ул. Ләкин бик талантлы кешеләр янында башкаларның югалып калуы да бар. 50 дән артык артист катнашындагы спектакльләрне кую — ул режиссёрга да, артистка да зур мәшәкать. Музыкасын урыс кешесе язгач, бәлки татар аһәңе җитмәгән кебек тоелгандыр тамашачыга. Ә киемнәргә килгәндә, анысы аның стилистика. Димәк режиссёр, художник шулай күрә». Әзһәр абыйның сүзләре белән күпчелегебез килешер дип уйлыйм. Әгәр әсәрнең психологик үзенчәлекләрен ачарга ярдәм итә икән, декорациясе дә, киеме дә шартлы булса булсын аның, әмма форма аша эчтәлеккә килүнең дә мөһим икәнен онытмаска кирәк. Театрның үсәсе килә икән, ул тамашачыны да үзе артыннан ияртеп алып барырга тиеш «вообще-то». Фикерләр каршылыгы шактый булса да, минем үземә ошады. Режиссёр ассызыклап үткән бәхет фәлсәфәсе кемнеңдер җанына кереп оялый алмаган икән, бу әле спектакль начар дигән сүз түгел...

«И җәллим дә соң шул түрәләрне...

Фани дөньяда гади халык, ә бакый дөньяда гөнаһларын барыбер үзләре күтәрә бит!» Ничек кенә каты яңгырамасын, әмма моның дөреслеген һәркайсыбыз яхшы белә. Шуңа спектакльнең бу урынында артык тукталуны кирәк дип санамыйм. Кем тарафыннан әйтелгәнен белмим, әмма шәп яңгырый! Спектакльнең күп өлешен бәхет фәлсәфәсе алып тора. Кемгә ничектер, ә миңа ошады. Җанны айкап чыгарлык итеп әйтелә ич. «Кемгә тәхет бәхет, кемгә бәрхет, ә кемгәдер ләхет мең бәхет!» Иң истә калган өлеше дә шул булды бугай. Баксаң, ул сүзләрне Илтөзәр Мөхәммәтгалиев иҗат иткән икән. Икенче антракттан соң, башкалар кебек үк мин дә фаҗига көткән идем. Саҗидәнең саташулы төшләрен, Сафаның ике ел буе(!), юлын җуйган бер мосафир кебек, туган җиренә өстерәлеп кайтуын... Режиссёр күзлегеннән чыгып фикер йөртсәм, 4 сәгать барган спектакльгә генә аларны сыйдыру мөмкин булмас иде, әйе. Әмма ул саташулы төшләр Саҗидәнең хис-кичерешләрен генә түгел, ә асылын: бәбкә саклап утырган туган җирен сагынуын, әтисе фатихасыннан башка Сафага ябышып кияүгә чыкканы өчен газапланганын, һичьюгы, иренең нәселе корымасын өчен үз куллары белән үк Сафаны Хәтирәгә өйләндерүе һәм, бәлки, аларның бәхетен күрмәс өчен, Сафаны үзе артыннан ияртеп Төркиягә алып китүен ача алганын исәпкә алсак, фаҗига булыр иде төсле.

Фотолар Г. Камал исемендәге татар дәүләт Академия театрының матбугат үзәгеннән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк