Логотип
Хәбәрләр

Мәдәни атналык! Казан Мэриясе милли чаралар белән сөендерә!

Республика көне алдыннан милли мәдәни чаралар аеруча күбәя һәм моңа бары сөенергә генә кала. Гәрчә андый чаралар инде җәй башыннан ук куандырса да. Шуларның берничәсе турында тулырак түбәндәге материалда.

25 август 18:30 – «Җырлы сишәмбе».

Кайда була? Татарстан Республикасы Милли китапханәсе янында, казансу ярындагы амфитеатрда.

Махсус кунак кем? Композитор, автор-башкаручы Рәсим Фасыйхов

 

27 август 18:00 – «Хәрәкәттә – бәрәкәт. Бию көрәше».

Кайда була? Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры янындагы амфитеатр. 

Кемнәр катнаша? Җәй буе һәр пәнҗешәмбе биеп, егетләр һәм кызлар арасында уздырылган бию алышында беренче урынны алган һәвәскәр һәм профессиональ биючеләр. 

Махсус кунак кем? Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Зөлфия Шакирова, Татарстанның халык артисты Раяз Фасыйхов, җырчылар Алинә һәм Азат Кәримовлар, юмор остасы «Шәрәпҗан» Рамил Шәрәпов, Татарстанның атказанган артисты, баянчы Ринат Вәлиев һ.б.

Алып баручылар: проектның кураторы Алсу Мәгъсүмҗанова, алып баручы, журналист Рүзәл Әхмәдиев, Татарстанның һәм Башкорстанның халык артисты Җәвит Шакиров.

 

28 август 20:00 – «Казан тавышлары. Голоса Казани». «Есть только миг...» музыкаль-шигъри перформанс 

Кайда була? Кремль урамы, 3.

Кемнәр катнаша?

Актерлар: Искәндәр Хәйруллин, Илья Славутский, Зөлфия Вәлиева, Рамил Вәҗиев, Резедә Сәлахова, Полина Малых, Зөлфәт Закиров, Ләйсән Фәйзуллина, Илфак Хафизов, Гүзәл Галиуллина, Валерий Антонов, Зәринә Сафина.

Җырчылар: Матвей Козин, Илгиз Мөхетдинов, Алмас Хөсәенов, Марина Кокина, Айгөл Гардисламова, Роман Плеханов, Инсаф Ганибаев. 

La Primavera Казан камера оркестры, сәнгать җитәкчесе – Руслан Абязов. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021