Логотип
Хәбәрләр

- “Бәхетлеме сез?” дигәндә...: Равил Шәрәфиев белән әңгәмәдән өзек

Июнь санында Россиянең халык артисты, щепкинчы Равил Шәрәфиев белән әңгәмә чыкты.

- “Бәхетлеме сез?” дигәндә...

- Менә мин сиңа тормышымда булган бәхетсезлекләрне, язмышымны сөйлим әле. Беренче бәхетсезлек – ул әтисез калу. Әти сугышта үлде. Бөтен бәхетсезлегем шул әтине югалтудан башланды, берсе артыннан берсе китте. Мәсәлән, миңа инглиз теле ошый иде. Ләкин без 8 нче сыйныфта укыган елны Сталин үлде. Шунда инглиз теле укытучыбыз акылдан язды, өйрәнә алмый калдым. Тагын ике ел укысам, инглизчәне белеп чыга идем. Аннан Мәскәүдә укыганда музыка укытучысы бармакларымны күреп, пианинода уйнарга кирәк, диде. Ул чакта белемем һәм инструментым юк. Училищеда пианино бар иде анысы, вакыт табып йөреп карадым, хәтта биттән карап кына да уйный башладым. Ләкин бөтен училищега бер пианино бит ул, бервакытта да буш тормый. Булмады, нишләтәсең... Шуннан соң студент чакта фехтование белән мавыктым, шәп кенә фехтовальщик булып киттем. Берзаман мине ярышка чакырдылар. Бер егетне җиңдем. Бу егет “Ничә ел шөгыльләнәсең?” – ди. Мин әйтәм, 3 ай. Ышанмады! 3 айда гына шулай остару гаҗәп булып тоелгандыр инде. Шунда да фехтование белән шөгыльләнә алмадым, чөнки аңа бит көч кирәк, көч булсын өчен ашарга кирәк. Ә безнең ашарга юк. Ташладым инде, аңа җиткерерлек акчам юк иде. Менә тагын бер бәхетсезлек. Театрда да булган талантымны бик әз генә кулландым дип уйлыйм. Үзем теләгән рольләрне күбрәк сорыйсы калган икән дип. Әйе, ул чакта роль күп бирелде. Күп биргәч алынасың да, үзең теләгәннәре уйналмый кала шул... 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021