Логотип
Хәбәрләр

М.Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында «Әлмәт театры көне» узачак

«Чикләрсез сәхнә» республика театр марафоны кысаларында М.Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында «Әлмәт театры көне» узуы көтелә. Кайчан: 14 ноябрь 11:00-17:00 Кайда: Щапов ур., 37 (Актерлар йорты) Керү ирекле, алдан теркәлү буенча. Тулырак мәгълүмат - Актёрлар йорты һәм Әлмәт театры социаль челтәрләрендә.

Программада:

 

11.00 – Театр костюмы күргәзмәсе. Экспозициядә – «Бистә фәрештәсе» («Добрый человек из Сычуани»). 6+

«Бистә фәрештәсе»н   2015 елда сәхнәгә режиссер Искәндәр Сакаев куйды. Рәссам-куючы Валерий Яшкулов. Костюмнар буенча рәссам Дина Тарасенко.

Спектакльнең визуаль чишелеше бөтенлеге белән аерылып тора – костюмнар гомуми сценографик концепциягә тәңгәл килә.

Дина Тарасенконың иҗат иткән костюмнар – спектакльнең тулы кыйммәтле визуаль коды, ул саран соры-кәгазь палитрага корылган һәм Брехтның театр шартлылыгын ачу идеясына буйсына –дөньяның матди ярлылыгы визуаль метафорага әверелә.

 

11.00-12.00 – Хәким Сәлимҗанов истәлекләренә нигезләнгән «Артист язмалары» спектакле. Режиссеры Миләүшә Юзаева. 12+

«Артист язмалары» – хәзерге татар театрына нигез салучыларның яшьлеге, иҗади эзләнүләре, кыюлыгы турындагы тарих. Үткәннәрне бүгенгә бәйләүче истәлек һәм хәтер.

 

12.10-13.40 – Театрның баш режиссеры Сәрдәр Тагировскидан авторлык тренингы.  «Игра для всех» 12+

Сәрдәр дөньяны тирән психология һәм чиста сәнгать призмасы аша күрә. Аның алымы – сәхнәдә дөрес уйнау турында түгел. Ә үзең булып калу, партнерыңны сүзсез дә аңлау, мохит белән аралашуны мавыктыргыч процесска әверелдерү турында.

Тренинг 2 блоктан тора. 1 блок – гади тамашачы өчен.

 

14.00-15.30 – Юмор-шоу «Тынлап карыйк» 16+

«Тынлап карыйк» – чын иҗади ринг. Проектның авторы һәм продюсеры Раушан Мөхәммәтҗанов, шоуны алып баручылар – Энҗе Сәйфетдинова һәм Фаил Сафиуллин текә кунаклар чакырды һәм шәп программа әзерләде. Килеп күрегез, тыңлап карагыз әле!

 

16.00-17.00 –Театрның баш режиссеры СәрдәрТагировскидан авторлык тренингы.  «Игра для всех». 12+

2 блок – профессиональ артистлар, студентлар өчен.

Фото: Актёрлар йорты социаль челтәреннән 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021