Логотип
Хәбәрләр

Александр Далматов Саҗидә Сөләйманова турында фильм төшерә!

«Саҗидә» тулы метражлы фильмы шагыйрә Саҗидә Сөләйманова тууга 100 ел тулу уңаеннан төшерелә.

Фильмның режиссёры – Александр Далматов, сценарий авторлары – Алсу Хәбибуллина һәм Резеда Хәертдинова, композитор – Миләүшә Хәйруллина. 

Саҗидә ролен 3 кеше башкара. Олырак яшьтәге Саҗидәне Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры актрисасы, Татарстанның атказанган артисты Алсу Каюмова уйный; яшьрәк Саҗидәне Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры актрисасы Зәринә Сафина гәүдәләндерә; шагыйрәнең балачагын Әлмәт театры артистлары Ләйсән һәм Рифат Әхмәдиевлар кызы Таңсылу уйнаячак. Сүз уңаеннан, Ләйсән Александр Далматов ике ел элек төшергән һәм узган ел телевизор экраннары аша халык мәхәббәтен яулаган «Кеше китә, җыры кала» сериалында төп роль – Вәсфикамалны уйнаган иде. 

Фото – Александр Далматовның социаль челтәреннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021