Логотип
Хәбәрләр

«Туйдырдыгыз инде шушы туегыз белән!»

Фото: @azat_abitov

Р.Ваһапов исемендәге фестиваль лауреатлары Гөлсирин белән Азат Абитовлар узган җәйне гөрләтеп туй итеп, барлык халыкны шаккаттырдылар. Азат белән Гөлсириннең бергә яздырган җырларын яратып, иҗатларын һәрдаим күзәтеп торучы тамашачыларның күбесе аларны пар буларак күрергә теләде. Һәм... Ниһаять, яраткан артистларның кавышуы аларны сөендерде.

Шул уңайдан Абитовлар гаиләсенең туе зур масштаб алды. Дөресрәге, Гөлсирин белән Азат Абитовларның кызыл туйлары берничә көн гөрләде. Һәм шушы шатлыклы вакыйга нигезендә артистларның яңа сезонга концерт программасы да төзелде. Гастрольләр барышын күзәтеп баручы кайбер тамашачыларны «нинди бетмәгән туй инде ул», дигән уй борчый башлаган, күрәсең. Хәтта Азат үзенең инстаграм тасмасында бу кешеләргә җавап итеп видеомөрәҗәгать урнаштырган.

Соңгы арада Абитовларга «Туйдырдыгыз инде шушы туегыз белән», «Сездә генә туй булды» кебек эчтәлекле бик күп хатлар килә икән. Янәсе шушы рәвешле Азат белән Гөлсирин туйларына пиар ясыйлар. Мондый эчтәлекле хатлар язучы тамашачылар аларга хәтта концерт программасын үзгәртергә куша икән. Азатның исән җавабы мондый: «Безнең яңа сезонның темасы туйга нигезләнгән. Һәрбер артист бер сезонга исәпләп концерт программасын төзи, һәрбер концертка яңа программа төзеп булмый. Һәм бу безнең театральләштерелгән тамаша, биредә театр күренешләре, сценкалар, мәзәкләр сөйлибез. Бу программа өстендә бик күп кеше эшләде. Гөлназ Сәфәрова сценариен төзеде һәм концертны режиссёр буларак үзе куйды», – дип җавабын дәлилли Азат.

Шулай да артист үзләре тарафыннан бу теманы бик нык сөйләмәскә, туй фотоларын азрак кулланырга һәм башка вакыйгаларны күбрәк яктыртырга вәгъдә итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Азатны да Голсиринне дэ яратабыз.Эмма Голназ Сафарова бигерэк жмваплы эшкэ алынган.Топтэн уйлап язарг кирэк булгандыр,бэлки.Чынлап та бу туй темасы туйдырды.