«Терелер дигән өметне өзмәдек»
Фәрит Гыйбатдинов вафат булуы – күп артистлар өчен кайгылы хәбәр. Татарстанның атказанган артисткасы Нурзадә дә бу хакта инстаграм социаль челтәрендә язды.
Фәрит Гыйбатдинов вафат булуы күп артистлар өчен кайгылы хәбәр булды. Татарстанның атказанган артисткасы Нурзадә дә бу хакта инстаграм социаль челтәрендә язды.
«Бик авыр, кайгылы хәбәр бу – Фәрит абый вафат. Искиткеч яхшы күңелле, ачык йөзле, игелекле, кешелекле иде! Фәрит абыйны белмәгән татар жырчысы юктыр. Һәрхәлдә, безнең буын аны яхшы белә иде. Безнең күбебез ул оештырган «Урмай моны» конкурсы балалары. Күпләребез шул бәйгедән соң үз юлларын тапкан артистлар. Ул да һәрберебезне белә иде.
Аның шикелле татар җанлы тагын кем бар икән?! Әле күптән түгел, шул үзизоляция вакытында гына «сезнең ансамбльнең концертын карарга махсус киләм әле», дип язышкан идек. Кара инде бу зәхмәт чирне! Шундый кешене арабыздан алып китте... Авырый иде шул, әмма терелер дигән өметне өзмәдек, ул җиңеп чыгар иде кебек.
Сезнең шикелле ярдәмчел, киң күнелле, олы йөрәкле, акыллы, тырыш кеше озак яшәргә тиеш иде... Гаиләгезнең кайгысын уртаклашам. Сабырлык телим сезгә! Фәрит абый безнең күңелләрдә мәңге сакланыр! Урыны оҗмах түрләрендә булсын!» – дип яза артистка.
Фәрит Гыйбатдиновның гаиләсенә сабырлык теләп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Лилия Гәрәева Тинчурин театрыннан киткән. Театрда үзгәрешләр дәвам итә. Яхшыгамы, ямангамы - вакыт күрсәтер...
-
«Йөрәккә дә ремонт кирәк» Тинчурин театрында премьера көтелә.
-
Казанда «Уйнагыз, гармуннар» фестивале узды!
-
«Хәрәкәттә-бәрәкәт»кә 5 яшь! «Бию көрәше» җиңүчеләре билгеле.
-
«Голоса Казани - Казан тавышлары» быел бишенче тапкыр үткәреләчәк!
-
Камал театрында «Сеңелкәш» спектакле премьерасы үтте
-
Азат Абитов: «Бүтән тема эзлибез дә, һаман шул мәхәббәткә килеп төртеләбез»
-
«Безгә килгән тамашачы - матур тамашачы». Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе 89 нчы сезонын ача
Комментарий юк