Логотип
Хәбәрләр

Татарстанның халык артисты Халидә Сөнгатуллинага 60!

Кариев театры актрисасы, Татарстан Республикасының халык артисты Халидә Сөнгатуллинага август аенда 60 яшь тулды. Шул уңайдан актриса белән әңгәмә кордык. Әңгәмәнең бер өлешен сезгә дә тәкъдим итәбез. Тулаем «Сәхнә» журналының октябрь санында укый алачаксыз.

Халидә апа, 40 елга якын эшләү дәверендә сез уйнаган рольләр 60 ка җиткән! Сезнең белән әңгәмәгә әзерләнгәндә театрның сайтына кереп бераз “казындым” да, шунда бер әйбергә игътибар иттем: чит ил авторлары юк диярлек. Ничек уйлыйсыз, татар театрында татар авторларының әсәрләре генә куелырга тиешме икән?

Без театрны күтәрә башлаган чорда татар теленең дәрәҗәсе бөтенләй түбән төшкән халәттә иде бит. Татар балалары булган мәктәпләргә йөреп уйнадык. Фәрит абый безгә “Спектакльне татар теле дәресе кебек алып барыгыз. Без татар телен күтәрергә тиеш!”, - дип әйтә килде. Шуңа репертуарда да күпчелек татар драматурглары иде. Үзебезнең әдәбиятне күтәрергә тырыштык без. Фәрит абыйлар башлап йөргән театрны, сабый баладай җитәкләп баручыбыз, театрыбызның баш режиссёры Ринат Мирзахәсән улы Әюпов булды. Миллилек ягын алга сөрүче, театрны бүгенге көнгәчә югарыга менгерүче – ул Ринат Әюпов. Әйе, чит ил әсәрләрендә уйнау актёрга үсәр өчен яхшы мөмкинлек, әлбәттә. Ә татар тамашачысы барыбер күбрәк үзебезнең милли авторарны, милли әсәрләрне үз итә.

 

Ә читтән килгән режиссёрлар белән эшләү ошыймы сезгә?

Әйе, миңа башка режиссёрлар белән эшләп карау да бик ошый. Ул бит аерым бер үзгә тәҗрибә. Төрле режиссёрның үз алымы бит. Спектакль чыгарган вакытта күренә инде ул үзенчәлекләр. Менә шулай итеп тәҗрибә туплана, төрле шәхесләр белән эшләргә өйрәнәсең.

 

Яшь тамашачы театрында яшьләр генә эшли дип ялгышып уйлаучылар бар. Ә сезнең театрда 20 яшьлекләр дә, өлкәннәр дә. Театрда буыннар арасында мөнәсәбәтләр яхшымы? Үзара аңлашу кыен чаклар булганы юкмы?

Юк. Мин гомумән яшь артистларыбызга шаккатам. Спектакль чыгарганда автор текстны өстәп куя гына – композитор аңа шунда ук көен дә яза. Шул көйне яшьләр отып алалар да, сәхнәдә үк музыка уен коралларында уйный башлыйлар! Шаккаткыч бит бу. Яшьләребез барысы да оста, сәләтле, шөкер.

 

Димәк, театрда дуслык бар?

Мин заводта токарь булып эшләгән кеше. Анда синең бер генә деталең дөрес булмаса да эш туктала иде, чөнки бу команда эше. Театр да команда белән эшли торган урын. Монда артистлар гына түгел, башка бүлекләр белән дә тату булу мөһим. Костюмың әзер булмаса, спектакльдә җырлыйсы көең вакытында кабынмаса берни дә килеп чыкмый дигән сүз бит инде. Шул ук вакытта, тормышта төрле хәлләр булган кебек, коллективта да савыт-саба чылтырамый тормый. Иң мөһиме бу мизгелләрне һәркемгә дә уңай нәтиҗә булырлык итеп узып китә белү. Бу табигый процесс.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021