Логотип
Хәбәрләр

“Тәрәзәмә кем шакый?”

“Тәрәзәмә кем шакый?”. Автор һәм режиссёр – Салават Юзеев, рәссам – Сергей Скоморохов, композитор – Радик Сәлимов, хореограф – Ләйсән Заһидуллина. Рольләрдә: Соня – Гүзәл Галиуллина, Лилия Камалиева, Эльза – Резедә Сәләхоав, Диләрә Фәттахова, Васил – Артем Пискунов, Айдар Фәтхрахманов. Программкада 2 сәгать 10 минут дип язылса да, чынлыкта 1 сәгать 20 минут чамасы гына бара.

Быел Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры яңа баш режиссёр билгеләнү, яңа бинага күчү белән генә чикләнеп калмыйча, матбугат чаралары белән аралашуны да яңа форматка күчерде. Хәзер теге яки бу премьера алдыннан “пресс-показ” дигән чараны алып атып, инде спектакль чыкканнан соң журналистлар белән иртәнге чәй форматы булдырылды. 2025 нче елның ноябрь аенда кече залдагы беренче премьера “Тәрәзәмә кем шакый?”дан соң да нәкъ шулай булды. Премьера турында язарга дип тотынган материалда ни өчен беренче чиратта чәй өстәле турында сүз башладыммы? Чөнки нәкъ менә шушы аралашудан соң мин бу премьерага башка яктан карый, аны хәтта аңлый алдым сыман. Татар тамашачысы уң күрмәс булып тоелган спектакль хәзер инде миңа игътибарны җәлеп итә торган кызыклы, хәтта экзотик бер әйбер кебек тоелды. Тинчурин театры сәхнәсендә мондый спектакль карап булыр дип уйламыйсың да. Көнкүреш, еш кына хәтта наивлык тасвирланган спектакльләрен күреп ияләнгәч, кисәк кенә менә шушындый мистик драмага тотынуларын башым белән аңласам да, күңелем башта кабул итеп бетерә алмады. Шуңа да спектакльнең иҗат төркеме белән күрешеп аралашу шәхсән минем өчен файдага гына иде. Театрның баш режиссёры Айдар Җаббаров әсәрне бер утыруда укуын әйтте. Соңгы елларда татар драматургиясендә мондый югары дәрәҗәдәге, катлы пирог кебек икенче-өченче планнары булган пьесаны очратмавын да искә алды. Рольләрне уйнаган артистлар да спектакльдән канәгать булуларын белдерде. Автор һәм режиссёр Салават Юзеев бу спектакль чыгу үзе өчен зур вакыйга, диде.

Әйе, моңа кадәр үзен кинорежиссёр буларак кына тәкъдим иткән Салават әфәнде бу юлы театрда көч сынаган. Әйтергә кирәк, спектакльдән мин канәгатьлек хисе белән чыкмадым. Шул ук вакытта, ошамады дияр идем, артистларның уенына сокланып туя алмыйча, күзем гел сәхнәдә булды. Резедә Сәләхованың һәр хәрәкәте, һәр адымы хис һәм ялкын тулы. Горур рәвештә читтән күзтеп басып торамы, вакыйгалар ташкынында күпертелгән, урынсыз хәрәкәтләр белән бииме – ул сәхнәдә чакта, башкаларны күрмисең дә төсле (әллә инде күрәсе дә килмиме?). Алай дисәң, күпмедер вакыт югалып торган Гүзәл Галиуллинаның ниһаять кабат баш рольдә уйнавын күреп күңел мәтәлчек атты! Гүзәлнең тавышы, пластикасы, кайбер мизгелләрдә бер сүзсез дә эчендәге хисләрен күрсәтә алуы русча әйткәндә “дорогого стоит”! Менә ул бер мизгелдә читтән караганда тәртиптә булып тоелган гаиләсе турында яшьлек дусты Эльзага сөйли. Икенче мизгелдә инде ул үз-үзен кулда тота алмыйча, акылдан шашар дәрәҗәгә җитеп һаман бер үк җөмләне кабатлый. Ә Артем Пискунов спектакльнең буеннан-буена тамашачыларны хисләр атынгычында тибрәтә: йә ул канга үтеп керерлек тынычлык белән куркыныч хәбәрне җиткерә, йә бәйдән ычкынган эт төсле котырып кычкыра, хәтта кул күтәрә, йә үзен кулда тота алмас дәрәҗәгә җитә һәм яшьлек мәхәббәте Эльзаны үбә... 

Декорация дә, уты да, музыкасы да бер рухта иде. Турыпочмаклык формасында эшләнгән бүлмәдә басынкы халәттән чыга алмаган геройлар үз эчләрендәге төрмәдә тоткынлыкта кебек. Панорамалы тәрәзәләр аша шомлы Карурман күренә, ул ут уйнаганда төрле караңгы төсләр белән “балкый”. Спектакльнең буеннан-буена кабатланып торучы, урыны-урыны белән хәтта ачуны китерүче музыка вакыйгаларның киеренкелеген һәм бу тартылган җепнең тиздән өзелергә әзер булуын аңларга ярдәм итә. Интерьердагы агачны да символик рәвештә кабул итәргә була. Әйтерсең лә Карурман тәрәзә артында гына түгел, ул инде геройларның көнкүреш тормышында, эчтән тамыр җәйгән һәм аларның күңелләренә кадалган, яраланган йөрәкләр кан саркый.

Әйе, вакыйгалар йомгагы чишелгән саен, син артистлар белән бергә акылдан шашасың төсле... Әкрен-әкрен генә, җимерелеп барган тормыш кыйпылчыкларын җыя-җыя, Салават Юзеев стилендә – кинодагыча дөреслек ачыла. Соня янына күптән күрешмәгән дус кызы Эльза килә. Тулаем кызылдан киенгән Эльза бу гаиләнең тоныкланган тормышына якты төсләр кертер төсле тоелса да, тора-бора бу кызыллыктан күзләр арый. Менә Соняның әтисе белән Карурманга киткән Васил өйгә кайта, ләкин берүзе генә. Соняның әтисе кая киткән? Ә ул әти агымдагы вакыйгалар эчендә гомумән булганмы соң? Булса, ни өчен иске шләпә белән пиджәк элгечтә тора? Сау кеше белән Карурманга бару әле аңлашылыр иде, андый очракта шушы киемнәр астында торган инвалид коляскасы кемнеке? Буталчык... Тыныч кына үзара сөйләшкән геройлар тәрәзәгә шакыган тавыштан дерт итеп китә. Соня күзгә күрерлек үзгәрә. Ә чынлыкта тәрәзәгә кем шакый соң? Агач ботакларымы? Әллә инде үзләрен кичерә алмаган геройларның намусымы? Гаилә серләре ахыргача ачылып бетәме? Югалган әти табыламы? Геройлар дөреслекне кабул итеп, үз эчләрендә төзегән төрмәдән азат була алырлармы? Өсте-өстенә шушы сораулар туа һәм аларга җавапны һәр кеше үзе таба ала. Ачык финал фантазиягә урын калдыра.  

Спектакльнең тасвирламасында шундый җөмләләр: “бу – вөҗдан һәм курку, җанны гел бимазалап торган хәтер турында мистик драма”; “бу кызгану белән упкын арасындагы сайлау, кешенең үз дөреслеген күрмәс өчен никадәр тирәнгә керә алуы хакындагы искиткеч гыйбрәтле хикәя”. Спектакль нигезендә нинди мәгънә ятуны моннан да гадирәк һәм аңлаешлырак итеп әйтеп буламы икән? Мөгаен, юктыр. Монда тирән фәлсәфә. Монда психология. Монда фаҗига...

Гади, хәтта примитивлаштырылган спектакльләр арасында бу спектакль үзгә бер дару кебек. Әмма “передозировка” булмасын өчен, даруны да тиешле вакытта, билгеле бер күләмдә генә кабул итәргә кирәк. Мондый тирән әсәрләр дә Тинчурин театры репертуарына шулай әкренләп, ипләп кенә кереп урын алыр һәм тамашачы зәвыгын берничә баскыч югарылыкка күтәрер дип ышанам. 

Фото – Таңсылу Мостафина

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021