Логотип
Хәбәрләр

Сөмбел Билалова: «Әллә әйтимме икән?»

12 мартта «Чулпан» мәдәният үзәгендә Сөмбел Билалова концерт куя. Татар эстрадасында күптәннән үз урынын тапкан җырчы булса да,  тамашачыларына әле икенче тапкыр гына сольный проектын күрсәтә.

«Тәүге концертым 2010 елда Камал театры сәхнәсендә булды. Аннан соң ун елдан артык вакыт узып, күпме үзгәрешләр кичергәнмен. Кияүгә чыктым, Мәскәүдә яшәп алдым, 2016 елда иремнән аерылдым. Казанга яшәргә кайткач, фатирымны киңрәгенә алыштырдым, «Туган авылым» ресторанлы-күңел ачу комплексында яңа җырлар җыентыгын тәкъдим иттем.  2019 елда Казан шәһәр филармониясенә эшкә урнаштым. Былтыр хыялым тормышка ашты – үземне актриса буларак сынап карадым, коллективыбыз белән куйган «Көлсылу» («Золушка») музыкаль спектаклендә төп рольне башкардым. Ә сездә нинди вакыйгалар булды –  барысы хакында да күрешкәч иркенләп сөйләшербез. Әлеге концерттан соң, тормышымда яңарыш булып, бәлки янәдән сөйгән ярымны очратып гаилә корырмын. Алда тагын нинди күңелле яңалыклар көтә икән мине? Киләчәктә дә бергәләшеп уртаклашырга насыйп булсын иде», – дип сөйләде Сөмбел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк