Логотип
Хәбәрләр

«Коткарыплар кала алмадылармы? Эх...»

Татарстанның атказанган артисты Лилия Муллагалиева кайгылы хәбәр белән уртаклаша.

Татарстанның атказанган артисты Лилия Муллагалиева кайгылы хәбәр белән уртаклаша. Бүген якын танышы, Чувашия татарлары милли мәдәни автономиясе рәисе Фәрит Гыйбатдинов бакыйлыкка күчкән.

«Бүген көн кайгылы хәбәрдән башланды. Татар милләтенен тырыш, намуслы улы Фәрит абый Гыйбатдинов вафат булды... Фәрит абый, без сезнең белән 1998 елдан бирле таныш идек. «Урмай моны» конкурсында катнашканда дуслаштык, сезгә һәрвакыт зур хөрмәт белән карадым. Бик зур югалту. Коткарыплар кала алмадылармы? Эх, хуш! Урыныгыз оҗмахта булсын, бик кызганыч», – дип белдерде җырчы инстаграм аккаунтында.

Белүебезчә, Фәрит Гыйбатдинов коронавирус белән авырган. «Каян чыкты бу зәхмәт чир? Күпме кешенең гомерен өзде. Ә бит әле һаман күпләр бу чирнең барлыгына, аның куркыныч икәненә ышанмый», – ди Лилия Муллагалиева.

Мәрхүмнең якыннарына сабырлык телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк