Конкурс!
«Алмачуар» бәйгесе
Казан Мэриясе драматургия конкурсы игълан итә. Иң яхшы пьеса авторларын акчалата бүләкләр көтә. «Алмачуар» балалар һәм яшүсмерләр аудиториясе өчен татар телендә язылган пьесалар конкурсы Казан Мэриясе тарафыннан Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән үткәрелә. Бәйгедә 18 яшьтән өлкәнрәк авторлар катнаша ала. Төп шартларның берсе – пьесаларның татар телендә булуы. Катнашу өчен konkurskazan@mail.ru электрон адресына 2024 елның 1 сентябренә кадәр гариза һәм пьеса текстын юлларга кирәк. Тулырак нигезләмә һәм гариза формасы белән ВКонтактедагы төркемдә танышырга мөмкин. Сездән пьесалар көтеп калабыз! Нәкъ менә синең пьесаң киләчәктә бәлки зур сәхнәләрдә куелыр! Катнашырга ашык!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә Fashion Iftar узды
-
«Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә XIII Республикакүләм ифтар узды
-
Язгы музей практикасы
-
София Гобәйдулина вафат
-
«Казан Экспо»да үтәчәк ифтарда Милли музей күргәзмәсе оештырыла
-
Әлмәттә «Аркадаш» дип аталган яңа театраль проект ачыла
-
Илнат Фәрхуллин мактаулы исемгә лаек булды!
-
Камал театрында «Башмагым» куелды!
Комментарий юк