Логотип
Хәбәрләр

Казанда Минзәлә театры гастрольләре узачак

Минзәлә театрының 19-20 ноябрь Кариев театры сәхнәсендә булачак гастрольләренә багышланган матбугат конференциясе узды.

Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт театры директоры Фаяз Хизбуллин: 

Бу безнең 90нчы иҗат сезоны, киләсе елда театрга 90 яшь тула. Бу елда 8 спектакль чыгачак. Казанда 19-20 ноябрьдә Кариев театры сәхнәсендә ике спектакль белән чыгыш ясаячакбыз. 19 ноябрь «Икесен дә яратам», 20 ноябрь «Өйләнү»

Н. Гоголь пьесасы буенча куелган "Өйләнү" спектакле режиссёры Марсель Мәхмүтов: 

Сүземне ерактан башлыйсым килә. Белемем буенча мин актер. Дөресен әйткәндә мин бу пьеса («Өйләнү» – авт.) күптән таныш һәм мин аңа гашыйк. Ни өчен дигәндә, актерга үзен икенче калыпка кертеп карау һәм Гогольнең ярылып торган образларын уйнау җанга май, һәрбер образында әйтер сүз бар сыман. Шуңа күрә беренче чиратта коллегаларыма уйнарга рәхәт булсын өчен, җан рәхәте алсын өчен куелган спектакль. Әйе, бу инде күп тапкыр һәм төрлечә куелган искиткеч матур, классик әсәр. Ләкин безнең бу әсәрне яшьләргә якынайтасы килде. Миңа калса, бу спектакль күбрәк зумерларга юнәлдерелгән (зумерлар – 1990-2010 еллар аралыгында туганнар – авт.). Пьесаның аһәңе, контексты сакланды, ләкин менә аларны тамашачыларга тәкъдим итү заманча фикерләүгә, актерларның заманча уйнау сәләтенә корылган. Бу фантасмагорик спектакль. Сәхнәдәге шкафтан әллә нәрсәләр, әллә кемнәр килеп чыгарга мөмкин. Марат Яруллин бит буйдак, әле теге елны аның «Буйдак» дигән концерт программасы бар иде. Минзәлә театры Казанда булган көннәрдә Марат Яруллин буш. "Шушы шкафтан тагын бер кияүне чыгарыргамы әллә?", - дигән сорау да туды. 20 ноябрь «Өйләнү» көндез һәм кич уйналачак. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021