Казан Яшь тамашачылар театры 92 нче театраль сезонын тәмамлады
Узган сезонда Казан Яшь тамашачылар театры, бинада ремонт һәм реставрация эшләре үтү сәбәпле, спектакльләрне Казанның төрле мәйданчыклары – театрлар, мәдәният йортлары һәм мәдәният үзәкләре, мәктәпләрдә күрсәтте. Шулай күченеп йөрү чорында театр тарафыннан 50 дән артык локация үзләштерелде.
Мондый графикта да Казан Яшь тамашачылар театры үз эшчәнлеген бер генә көнгә дә туктатмады: театр сигез фестивальдә катнашты һәм сигез шәһәр һәм торак пунктта 22 спектакль күрсәтте, шулай ук 8 премьера чыгарды. Шундый премьераларның берсе «Нина и хдебные карточки» спектакле турында журналыбызның май санында материал бастырылды, сайтка да куелды. Сылтама аша үтеп укый аласыз: https://sahne.ru/news/xeberler/nina-i-xlebnye-kartocki-ukucylarda-itdilek-tudyrgan-premera
Казан Яшь тамашачылар театры 93 нче театр сезонын августта башлый һәм әлегә спектакльләрне төрле мәйданчыкларда күрсәтүне дәвам итәчәк, ә беренче премьера инде сентябрьдә көтелә: театрның баш режиссёры Радион Букаев «Человек в футляре» әсәренә алына. Премьера Татарстан Республикасының атказанган артисты Александр Яндаев юбилеена багышланып куелачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалы Камал театрының тарихи бинасында төшерелде
-
14 сентябрь - Татарстан Республикасы рәисен һәм җирле үзидарәнең вәкиллекле органнары депутатларын сайлаулар узачак
-
Камал театры тарихи бинада соңгы спектаклен уйнады!
-
«Кеше китә - җыры кала» сериалы режиссёры Александр Далматов белән очрашу узды
-
Илнар Низамиевка 50! Кариев театрында «Без бит авыл малае» спектакле премьерасы узды!
-
Лилия Гәрәева Тинчурин театрыннан киткән. Театрда үзгәрешләр дәвам итә. Яхшыгамы, ямангамы - вакыт күрсәтер...
-
«Йөрәккә дә ремонт кирәк» Тинчурин театрында премьера көтелә.
-
Казанда «Уйнагыз, гармуннар» фестивале узды!
Комментарий юк