Камал театрының яңа бинасында беренче премьера!
Камал театрының яңа бинасында беренче премьера - «Сары елга» (Гүнгәр Дилмән)! Режиссёр - Мустафа Курт, композитор - Йосыф Бикчәнтәев.
Бу спектакльне «театр абсурда» дип атап була. Халык ябырылып йөри торган әсәр түгел. Чынлыкта «Камал театрының яңа бинасын күрергә бардым да, 1 сәгать 15 минутлык спектакль дә карап чыктым. Бина ошады, матур» дигән фикерләр ишетү гаҗәп түгел.
Чит ил әсәрләрен татарчага тәрҗемә итеп, аларны безнең театрлар сәхнәсендә тәкъдим итү зур җаваплылык, әзерлек таләп итә. Ник дигәндә, татар тамашачысы рус әсәрләре буенча куелган спектакльләргә дә бик скептик караш белән бара.
Спектакль тәмамланганнан соң тамашачы «кул чабаргамы-юкмы?» дигән сыман, әкрен генә алкышлый башлады. Спектакльне уйнаудан артистлар да канәгатьлек хисе кичермәде бугай…
Күңелдә кытыршылык калдырган тагын бер әйбер – Универсаль залдагы урыннар сатылу системасы.
Партер 1 рәткә билет алып килеп утырган кешеләр үзләре алдында өстәп тагын 4 рәт урындык куелуны, әлбәттә, бик үк уңай кабул итмәде!..
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
-
«Слушай мои позывные», «Просто жить»: Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына Казан Яшь тамашачы театрында тагын нинди премьералар көтелә?
-
Сәйдәшев исемендәге концерт залында Чайковский һәм Штраус көйләре яңгырады!
-
Миләүшә Хәйруллина: «Кызыл юлдан»
Комментарий юк