Иртәгә Казанга Владимир Путин килә
Казанда Дәүләт Советы Президиумының яңа форматта киңәйтелгән утырышы башланды. Ул халыкның торак шартларын яхшырту һәм уңайлы шәһәр мохите формалаштыруга багышланган. Татарстан башкаласына чарада катн...
Казанда Дәүләт Советы Президиумының яңа форматта киңәйтелгән утырышы башланды. Ул халыкның торак шартларын яхшырту һәм уңайлы шәһәр мохите формалаштыруга багышланган. Татарстан башкаласына чарада катнашу өчен илнең 38 регионы җитәкчеләре, шулай ук Россия Президенты администрациясе вәкилләре һәм ил хөкүмәте әгъзалары килер дип көтелә. Алар арасында РФ АП башлыгы урынбасары Сергей Кириенко, Россия Финанс министры Антон Силуанов, төзелеш өлкәсенә күзәтчелек итүче вице-премьер, Виталий Мутко, шулай ук РФ Сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров, илнең икътисади үсеш министры Максим Орешкин һәм башка рәсми затлар булачак. Фикер алышуга Россия Президенты Владимир Путин да кушылыр дип көтелә. Дәүләт башлыгын Казанда 12 февральдә көтәләр.
Автор: Александра Иванова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә Fashion Iftar узды
-
«Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә XIII Республикакүләм ифтар узды
-
Язгы музей практикасы
-
София Гобәйдулина вафат
-
«Казан Экспо»да үтәчәк ифтарда Милли музей күргәзмәсе оештырыла
-
Әлмәттә «Аркадаш» дип аталган яңа театраль проект ачыла
-
Илнат Фәрхуллин мактаулы исемгә лаек булды!
-
Камал театрында «Башмагым» куелды!
Комментарий юк