Логотип
Хәбәрләр

Илсөя Бәдретдинова: «Тәти түгел идем…»

Яшьлек хатирәләре турында сораштыруыбызны дәвам итәргә булдык. Бу юлы исә «Ни хәл?» сәхифәсе кунаклары белән студент чорына кайтып килдек.

Яшьлек хатирәләре турында сораштыруыбызны дәвам итәргә булдык. Бу юлы исә «Ни хәл?» сәхифәсе кунаклары белән студент чорына кайтып килдек. Барны уртак итеп, бер конспектны бишкә бүлеп, лекцияләрдә, зачет-имтихан дәверендә бергә сыналган якын кешеләр һәркемнең дә бар бит ул. Шул чакларның күңелле мизгелләрен кабат искә төшердек.

Илсөя БӘДРЕТДИНОВА, җырчы:

– Институтны тәмамлаганга да хәйра-а-ан вакыт узган бит инде… Алай да старостабыз белән әле дә бик яхшы аралашып торабыз. Түбән Камада яши. Бу якка концерт белән килгәч тә, гел күрешеп торабыз, күчтәнәчләрен төяп хәзер килеп җитә ул. Әйткәнемчә, болай да гел элемтәдә. Хәзерге студентлар тормышын чагыштыра алмыйм әле, ничегрәктер алар. Быел менә улым укырга керә, Аллаһ боерса, шунда күрербез инде. Студент елында үзем «вупчим» да тәти түгел идем.

Чыганак: Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк