Логотип
Хәбәрләр

Илсөя Бәдретдинова: «Бер көн эчендә күпме кеше ярдәм кулы сузды безгә...»

Күпләрнең яраткан җырчысы Илсөя Бәдретдинова борчуга салды бит әле. Бу көннәрдә больницадан видеолар белән уртаклашты, аңа уколлар ясыйлар, система куялар. Чынлыкта нәрсә булганын ул әйтми.

Күпләрнең яраткан җырчысы Илсөя Бәдретдинова борчуга салды бит әле. Бу көннәрдә больницадан видеолар белән уртаклашты, аңа уколлар ясыйлар, система куялар. Чынлыкта нәрсә булганын ул әйтми.

Илсөя Уфа радиосында туры эфирлардан соң больницага эләгә, аны хәлгә кертеп аэропортка озаталар. Январь ахырында ул Себер якларына гастрольләр белән чыгып китә. Уфадан Нижневартовскига оча торган самолетка чак кына соңа калмыйлар алар.

«Киттек такси белән самолетка... Нык-нык соңга калабыз... Ярты сәгатьтән самолет Нижневартовскийга оча... Таксист малай белеп алды да, чаба гына бит, җанкисәгем... Камера дими, светофор дими... Момент терелдем! Бөтен белгән догалар искә төште... 20 минутта килеп җиттек аэропортка. Шлагбаумнан кертмиләр, эшләми көтегез диләр. Аннан эшли башлады «номера не читаются» кертмибез диләр. Чемоданнарны күтәреп җәяү йөгердек. Ә хәзер иң мөһиме! Бик текә машина белән, бик чибәр бер ханым туктады. «Девочки, что случилось?», ‒ ди. Дальше ул утыртып чапты. Без аэропортка килеп кергәндә бөтен бинага «Уфа ‒ Нижневартовск посадка бетте», ‒ дип акыралар иде.. «Как бетте мин әйтәм, без бар бит әле... Рәхмәт яусын анда эшләүче кызларга!!! Бөтен аэропорт кызлары-егетләре безгә ярдәм итәргә тотындылар!!! Әз генә самолетны тоткарлап кертеп утырттылар... Уяндык Себердә... Монда минус 20. Фатыйхян абый елдагыча матур итеп каршы алды, ашатты-эчертте... Рәхмәтем чиксез аңа! Уйлап ятам, бер көн эчендә күпме кеше ярдәм кулы сузды безгә... Барган бер җирдә ах итеп каршы алалар...», дип яза җырчы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк