Логотип
Хәбәрләр

Гаугалар кирәкми миңа...

Гаугалар кирәкми миңа

 

ҖЫРЧЫ, ПРОДЮСЕР ГҮЗӘЛИЯ:

"Тормышның бөтен өлкәсендә агрессия бар. Һәркемнең үз ризыгы, кем ничек булдыра, шулай эшли. Матбугат чараларында уйлап чыгарылган, дөреслеккә туры килмәгән мәгълүмат язу күренеше бар, мин моны өнәмим. Гаугалар кирәкми миңа, кайберләре ул ызгышларны рейтинг күтәрү өчен махсус уйлап чыгара, андый хәлләр миңа гайре табигый. Кемгәдер мондый имидж килешә. Минем катнашта бериничә четерекле ситуация булды, ләкин аларны йомшак кына урап узарга тырышам. Шәхси тормышым шоу-бизнес өчен кызыклы түгел, ирем белән талашмыйм-сугышмыйм, акча бүлешмим. Өйдә савыт-саба шалтырамый тормый, әлбәттә, ләкин аны урамга чыгып сөйләмисең бит инде. Тамашачы игътибарын иҗаттагы уңышларың җәлеп итәргә кирәк, тузга язмаган хәлләр белән түгел. Турыдан-туры конфликтларга кермим. Элек хискә бирелеп китеп, гаделсезлекләргә борчылган чакларым булды. Хәзер исә гаҗәеп дәрәҗәдә тыныч, бернигә исем китми. Бу тәҗрибә белән килә. Психология белән мавыгам, күп авторларны яратып укыйм, Хакамада, Лабковский, Курпатовларның бер язмаларын да калдырмыйм. Лекцияләргә йөрим, белемнәремне, фикерләремне тагын да ныгытам..."

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк