Гүзәлем яулыгын салырмы
Җырчы Гүзәлем хәзер гел яулыктан күренә. Күпләр аның бу адымына аптырыйлардыр. Ул ничек дин юлына кереп китте икән соң? Гүзәлемнең әтисе дини кеше. Салават Миннеханов белән очрашып йөргәндә, Салават...
Җырчы Гүзәлем хәзер гел яулыктан күренә. Күпләр аның бу адымына аптырыйлардыр. Ул ничек дин юлына кереп китте икән соң?
Гүзәлемнең әтисе дини кеше. Салават Миннеханов белән очрашып йөргәндә, Салават та догалар укыган, уразаларны калдырмаска тырышкан. Алар өйләнешкәч, хатынының әтисе дини кеше булуы аңа зур йогынты ясаган. Салават намаз укый белмәгәнлектән, мәчеткә җомга намазларына йөрмәгән, Гүзәлемнең әтисе аны «җәмәгатьчелек белән укыган теләкләр кабул була», дип йөрергә күндерә. Ләкин Салаватка, барыбер, укый белмәгәч, читен була һәм ул киләсе Рамазан аена намаз укырга өйрәнә. Гүзәлемнең яулык ябуынна да Салаватның йогынтысы булдымы икән? Ул беркайчан да хатынына яулык яп, дип басым ясамый, «Иртән икебез бергә намаз укысак ничек яхшы булыр иде», дигән сүзләр ишетә ул иреннән. Хәзер инде Гүзәлем сәхнә образларын да үзгәрткән, алар барысы да мөселман дизайнерлары белән берлектә эшләнә. Гүзәлемне сәхнәдә яулыксыз күреп булмаячак. Өйдә ире белән генә булганда, әти-әниләре янында ул яулыктан йөрми, ләкин дуслары килсә, яулыкны ябып куя.
Автор: Г.Хәлиуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
-
Габдулла - яктылык! Татар театрының атасы Габдулла Кариевның туган авылына сәяхәт
-
Мәдәни күпер салучы. Каюм Насыйри тууга 200 ел!
-
Казан Яшь тамашачылар театры 92нче театраль сезонын тәмамлады
-
Камал театрында «Гөргөри кияүләре» спектакле 600 нче тапкыр уйналды һәм 119 нчы сезон ябылды!
-
Камал театры 119 нчы театраль сезонны яңа бинада япты!
-
Казанда беренче тапкыр «Алтын битлек» театр премиясен тапшыру тантанасы узды!
-
«Алтын битлек» премиясе Казанда!
Комментарий юк