Логотип
Хәбәрләр

Филармониядә Хәния Фәрхи истәлегенә «Онытылыр димә...» концерты узды

Филармониядә Хәния Фәрхинең тууына 65 ел тулу уңаеннан «Онытылыр димә...» концерты узды. Концертта легендар җырчының онытылмас җырларын Алинә Кәримова яңартылган «Бәйрәм» ансамбле белән берлектә башкарды.

Концерт башлангач та кайбер тамашачыларның күз төпләрен сөртеп куюы, күптән күрешмәгән якын кешең белән очрашкач туган тирән хисләрдән тулган күңелнең керфек очларыннан тамуы бу концертның бик тансык булуын күрсәтте… 

Сәхнәдә баян, электропианино, соло-гитара, бас-гитара, тынлы музыка уен коралларыннан торган, яңартылган «Бәйрәм» ансамбле уйнады. Татарстанның халык артисты Олег Фазылҗанов алып баручы буларак концерттагы номерларны шигьри юллар белән үреп барды. 1997-1999 елларда Олег Фазылҗанов Хәния Фәрхи төркемендә эшләгән, ул шул чорны җылылык белән искә алды. 

Алинәдән тыш, концертта аның хәләл җефете, җырчы Азат Кәримов, шулай ук аларның сәхнәдәш дуслары Зөлфәт Фәхретдинов та чыгыш ясады. 

Азат Кәримов Хәния Фәрхинең җырлары турында "Алар уңдырышлы үсенте сыман, файдалы киңәш булып яши", – диде. Алинә Кәримова концерт башында ук «Хәния Фәрхигә охшатырга тырышып җырламыйм. Аның кебек җырлар өчен ул үткән тормыш юлыннан узарга кирәк», – дигән иде, концертның ахырынача сүзләренә тугры калды, үз моңы, үзенчәлекле аһәңе белән башкарды! Кайбер җырларны Хәния Фәрхигә хас булган вокаль бизәлешләр белән баетып, үзенчә җырлавы да табигый, матур яңгырады. 

Концертка легендар җырчының репертуарындагы 20 җыр кергән иде, ә залдагы тамашачы һәр җырда да диярлек артистларга кушылып җырлады. 

Концертных сценарий авторы Альберт Шакиров, режиссёры Рамил Фазлыев. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021