Фәрит Бикчәнтәев: «Исемне үзгәртеп, без милли театрларның чикләрен киңәйтәчәкбез”
Камал театрының баш режиссёры, «Нәүрүз» фестиваленең сәнгать җитәкчесе Фәрит Бикчәнтәев фестиваль һәм аның исеме үзгәрү, киләчәккә иҗади планнар турында:
Камал театрының баш режиссёры, "Нәүрүз" фестиваленең сәнгать җитәкчесе Фәрит Бикчәнтәев фестиваль һәм аның исеме үзгәрү, киләчәккә иҗади планнар турында:
“Без Нәүрүз фестивален күптәннән үткәрәбез, шуңа күрә күп кенә театр коллективларын инде яхшы беләбез. Спектакльләрнең сәнгать дәрәҗәсе ничек үзгәрүен игътибар белән күзәтәбез. Моңа без актерларны, режиссерларны, язучыларны һәм башка театр һөнәрләре остазларын җәлеп итүче “Нәүрүз” фестивале һәм форумын оештыру “гаепле” дип уйлыйсыбыз килә. Миңа калса, “Нәүрүз” фестивале үз җимешләрен бирә. Фестивальгә тәкъдим ителгән спектакльләр бик төрле. Кайсындыр аерып әйтеп булмый, без аларның милли театрлар икәнен дә онытырга тиеш түгел. Чөнки милли театрлар репертуары күп кенә Россия театрлары репертуарыннан аерылып тора. Аларның үз эстетикасы, дөньяга үз карашы, үз мәдәнияте бар. Киләчәккә планнар дигәндә, Россиядә яшәүче ике тугандаш халык – башкорт һәм татар халыкларының үзара мөнәсәбәтләре турында спектакль кую шәп булыр төсле. Бәлки, бу эпопея булыр, бәлки, ниндидер документаль материал, әлегә әйтеп булмый. Тарихта вакыйгалар төрлечә булган бит, барыбыз да беләбез. Россия үзәгендә яшәүче шундый ике якын халык турында спектакль кызыклы һәм бик кирәкле хезмәттәшлек булачак.
Тагын бер яңалык: “Нәүрүз” фестиваленең тулы исеменнән “төрки” сүзе юкка чыгачак. Бу турыда Бикчәнтәев:
“Хезмәттәшләр бу тәкъдимгә уңай карады. Бу көтелгән әйбер иде инде. Юкса без ничектер төрки телле театрлар белән генә чикләнәбез, ә фестиваль барыбер үзгәрергә, зураерга тиеш. Гадәттә “Нәүрүз” фестивале 5, күп дигәндә 7 көн үтә иде. Шул үзгәрешләрне кертергә тырышып, быел фестивальне дә 2 атна уздырдык. Аның каравы, без төрки телле булмаган шактый күп кызыклы коллективларны китерә алдык. Шуңа күрә бүгенге көндә “төрки” төшенчәсен алып ташлыйбыз, бу Милли театрларның халыкара фестивале” булачак. Ул чагында бездә төрки теллеләр принцибы буенча гына түгел, ә милли театрларның сәнгати югарылыг принцибы буенча сайлап алу мөмкинлеге барлыкка киләчәк. Төрки телле театрлар беркая да китми, алар барыбер катнашачак. Исемне үзгәртеп, без милли театрларның чикләрен киңәйтәчәкбез” дип белдерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалы Камал театрының тарихи бинасында төшерелде
-
14 сентябрь - Татарстан Республикасы рәисен һәм җирле үзидарәнең вәкиллекле органнары депутатларын сайлаулар узачак
-
Камал театры тарихи бинада соңгы спектаклен уйнады!
-
«Кеше китә - җыры кала» сериалы режиссёры Александр Далматов белән очрашу узды
-
Илнар Низамиевка 50! Кариев театрында «Без бит авыл малае» спектакле премьерасы узды!
-
Лилия Гәрәева Тинчурин театрыннан киткән. Театрда үзгәрешләр дәвам итә. Яхшыгамы, ямангамы - вакыт күрсәтер...
-
«Йөрәккә дә ремонт кирәк» Тинчурин театрында премьера көтелә.
-
Казанда «Уйнагыз, гармуннар» фестивале узды!
Комментарий юк