Логотип
Хәбәрләр

Данир Сабиров: «Хорошо там, где нас нет»

Танылган пародия остасы Данир Сабировның тормыш иптәше Миләүшә белән туган көннәре янәшә. Гаилә башлыгы туган көнен 1 нче февраль көнне бәйрәм итсә, тормыш иптәше Миләүшәнең көне – 4 февраль. Матур гомер бәйрәмнәре уңаеннан бәхетле пар матур сәяхәткә юл тотты. Сабировлар гаиләсе Франция шәһәрләрен яулады. Шул уңайдан Данир Сабиров үзенең Инстаграм тасмасында берничә көн дәвамында барган әкияти сәфәрдән алган матур хатирәләре белән уртаклаша.

«Гадәти булмаган сәяхәт булды бу. «Хорошо там, где нас нет», – дип әйтәләр бит. Әйе, өйдә, Казаныбызда бик рәхәт. Кәртинкәләрдә матур булып күренгән Парижда да бик күп ярлылар яши, анда да халыкның үз мәшәкатьләре. Әмма! Тарихын саклап калган ил! Шаккаттыргыч! Әллә ничәнче гасырда төзелгән чиркәүләр әле дә булса Франциянең күрке булып тора.

Баксаң, Париж исәнләшү буенча беренче урында икән. Анда кайда кермә, кемне күрмә, барысы да: «Бонжур!» – ди.

Бонжур, дуслар! Җомга мөбәрәк булсын!» – дип яза артист.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк