Логотип
Хәбәрләр

«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Мин - җан - туфрак» музыкаль спектакле премьерасы көтелә

12 октябрь 17:00 сәгатьтә «Чулпан» мәдәният үзәгендә «Мин - җан - туфрак» музыкаль спектакле премьерасы узачак. Автор - Луиза Янсуар, режиссёр - Резедә Гарипова.

Рольләрне Казанның төрле театрыннан чакырылган артистлар башкара: Камал театрыннан Татарстанның халык артисты Олег Фазылҗанов, Тинчурин театрыннан Татарстанның атказанган артисты Илфак Хафизов, Кариев театрыннан Альбина Ногманова. Шулай ук «Бәрмәнчек» керәшеннәрнең дәүләт фольклор ансамбле, Аграфена Васильева, Галина Казанцева, Иван Пугачев, Савелий Пугачев, Казан дәүләт мәдәният институты студентлары. Тагын зур игътибарга лаек әйбер - Казанның һәм Татарстан Республикасының төрле районнарыннан аутентик яңгырашлы керәшен фольклор коллективлары да катнашачак.

Әлеге чара турында мәгълүматны премьерага багышланган пресс-конференциядә шагыйрә, «Мин – җан – туфрак» музыкаль спектакле пьесасы авторы Луиза Янсуар тулыландырды: 

«Иң беренче чиратта, без документаль катламга кереп күмелдек. Бөек ватан сугышы батырлары – Гавриловлар, Карбышевлар һәм тагын бик күп каһарманнар бар. Алар арасында исемнәре безгә билгеле булмаганнары бар, ләкин аларның хатлары бик кадерләп авылда көзге артларына, матчага кыстырып саклап калган. Менә шушы керәшен җортына китереп тапшырган хатлар алар барысы да исемле, һәрберсенең артында язмышлар тора. «Бөек Ватан сугышы герое» исемен алып, бөтен дөньяга танылмаган булсалар да, алар арасында чынлап торып үз җирен, үз туфрагын, Ватанын саклар өчен китеп, шушы туфракның үзе өчен ни бәядә икәнен язмышы, күргәннәре белән раслаган кешеләр язмышы. Документаль форматтагы спектакль булыр дип күзаллап башлаган идек. Ләкин аннан соң бер әйберне абайлап алдык: бүгенге көндә безгә шулкадәр җан җылысы, туфрак җылысы, кешеләрнең йөрәк белән бер-берсенә бәйләнеше турында сөйләшү, сәхнәләрдән шул энергияне, шул җан тибешен тою бик җитеп бетми икән. Шулай итеп сценарий язылды, без аны пьеса дип атарга да хокуклыбыз дип исәплибез, чөнки ул тулы бер уйлап табылган керәшен гаиләсе, нәселе, ыруы һәм спектакль барышында менә шул берничә ыруның язмышын күзәтәбез. Бу тулы бер эпоха 20 нче гасырның башыннан алып азагына кадәр үткән юлны үз эченә ала һәм ул керәшен этнографиясе, колориты белән үрелеп бара. Вакыйгалар керәшен йолаларына алып чыга. Афишада музыкаль спектакль дип күрсәтсәк тә, моны күбрәк театральләштерелгән концерт-драма дип атарга буладыр, чөнки жанры буенча ул драма, ә бирелеше, форматы буенча ул театральләштерелгән концерт белән музыкаль спектакль арасында тора»

 

«Мин – җан – туфрак» бер тапкыр гына куелырмы?» дигән сорауга «Я.Е. Емельянов исемендәге Мәдәният үзәге» директоры Людмила Белоусова җавап бирде: 

«Ул госзаданиегә кергән чара, бер тапкыр гына итеп каралган. Ләкин без аны бәлки киләсе елга Ватанны саклаучылар көненә, Җиңү көненә кабатлый алырбыз, кабатлый алсак иде дигән уй белән яшибез. Чөнки мондый чараны бер генә тапкыр күрсәтү дөрес түгел» диде ул. 

 

Әлеге чара Россия Федерациясендә Бөек Җиңүнең 80 еллыгын һәм Ватанны саклаучылар елын үткәрү кысаларында Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәк Татарстан Республикасы керәшеннәре иҗтимагый оешмасы һәм Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәмендә оештырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021