Логотип
Хәбәрләр

"Биш малайга торасың!"

Кырык юлын табып, җавабымны кайтарам, минем каным шундый.

Тинчурин театрының әйдәп баручы сәнгать әһелләренең берсе, Татарстанның атказанган артисткасы Әлфия Хәсәнова быел күркәм юбилеен билгеләп уза. Ул 70 яшен тутырды. Әлеге искиткеч талантлы, ялкын кебек чая, балкып торган ханым белән әңгәмәдә яшьлеген искә алып, бүгенге яшәеше турында фикерләштек.

Әлфия ханым, сүзне котлаулардан башлыйм әле. Чын күңелдән түгәрәк датагыз белән тәбрик итәм!

 Күп итеп рәхмәт! Ләкин бу хакта уйлап куйган саен тәнем эсселе-суыклы булып китә. Хатын-кызга карата андый санны ишеткәч, бераз сискәндерә, әлбәттә. Үземә бер дә алай әйттерәсе килми, йөрәк картаймый, һаман да элеккечә йөгереп йөрисең. Көзгегә карагач кына: «Вакыт бигрәк аяусыз, яшь чакта болай түгел идем... Нәрсәдер эшләп булмыймы икән соң?» – дип уйлыйсың. Матур кешеләрне күреп сокланасың. Йөрәктәге хисләр барыбер үзгәрми бит ул.

Хәзер кибет киштәләрендә муллык. Элек барысын да диярлек кулдан эшләгәннәр. Сезнең тегү эшләренә кулыгыз ятамы?

Юк, мин тегүче түгел. Кечкенә чагымда 5 сумлык чигү чигә торган машина алып кайттылар. Ул авылыбызда, якын-тирәдә бердәнбер иде, аны Ижевскидан кибетче кызы өчен кайтардылар. Ул кулланмагач, минеке булды. Мин дә аның белән әллә ни шөгыльләнгәнемне хәтерләмим. Мин дөньяга килгәч, әти әнигә «Зингер» тегү машинасын бүләк иткән. Шуның белән хәйран гына туры тегәргә өйрәндем. «Ии, ватарсың тагын», дигәнне еш ишеткәч, артык кагылмадым. Тегә дә белмичә үстем шулай. Әтием Якуп исемле иде, бала чагында оста тегүчегә ияреп йөреп өйрәнгән. Хәрби елларны искә алганда, офицерларның шинельләренә төймә элмәген минем кебек тешле итеп, җиренә җиткереп тегә алучы юк иде, дип сөйләде. Пәлтәмнең төймәсе яки башка җире сүтелеп китсә дә башта әти рәтләде, кияүгә чыккач ирем кайгырта иде, олыгайгач, боларның барысын да улым башкара. Ямау тегү, төймә тагуларны тотынсам үзем дә булдырамдыр инде, ләкин электән менә шулай кабул ителгән бездә. Яшь чакта мин кулдан бик матур итеп чигә идем. Аның үрнәкләре хәзер дә өйдә саклана. Элек тәрәзә кашагаларына чигүле пәрдәләр элү модада иде бит. Өебездә почмак якта телле-телле кашага иде, уртасында бер кош, тирәсенә чәчкәләр өелеп куелган. Бу эшне миңа ышанып тапшырганнар, чыннан да бик матур килеп чыкты ул. Хәзер аларны элмиләр инде, кадерле ядкәр буларак төреп куелган килеш тора. Караватларны бик матур итеп җыеп, бизәп куялар иде.

Мин камыр ашларын бик әйбәт пешерәм, тәмле килеп чыга. Аеруча өчпочмакларымны бик яраталар, кунак көткәндә икеләтә сөенә-сөенә пешерәм. Мәктәп елларын искә алам да, ай-яй, укытучыларыбыз бигрәк мәрхәмәтле булганнар, дип куям. Кайбер фәнгә мөмкинлекләребезнең чамалырак икәнен белсәләр дә, шыпырт кына югарырак билгеләр куйганнар. Рәсем ясауга хирыслыгым бар, ләкин сызым дәресендә малайлардан ярдәм сорый идем. Алар эшләп биргән бер үк үрнәкләргә, артык таләпчән булмыйча, төрле билге куйдылар инде.

 

Әйе, кеше һәр яктан сәләтле була алмый шул, сирәк күренеш. Менә Сезнең хәтерегез бик яхшы, сөбханалла.

– Элек йөгерек укый идем, гомумән, китап укучылар буыны бит без. Әтиемнең хезмәте рәислек булганга, хат ташучы килгәнен капка төбенә чыгып көтеп тора идек. «Социалистик Татарстан» газетасыннан колхоз хәбәрләре, төрле вакыйгалар белән кызыксына иде. Язмаларны соңгы хәрефенә кадәр кычкырып укып утыра идем. Дөнья хәбәрләре, нинди законнар чыккан, кемнәр вафат булган, мәртәбәле кешеләр турында мәгълүмат бирелә иде. Кичкә таба каядыр чыгып йөгерәсе, уйныйсы килсә дә, җаваплылыкны тоеп, барысын да үти идем. Болар барысы да миңа файдага булган. Шактый вакыт рәис булып эшләгәч, олыгайгач та, аны шулар кызыксындырды. Кызганыч нәрсәләр укысам, ир кеше булса да, күңеле тулып, күз яшьләренә ирек бирә иде. Сугышны кинода бик куркыныч итеп күрсәтсәләр дә, чынында аннан да куркынычрак булды ул, дип елый-елый сөйли иде. Очкычлардан олы кисмәкләргә тутырып кешеләрне ыргытуларын искә алуын хәтерлим.Ул афәтләр беркайчан да кабатланмасын иде дип һәрчак теләп йөрим. Әтием разведчик булган, Ленинградны коткаруда катнашкан. Аягы яралангач, авылга кайткан иде. Белеме 3-4 сыйныф булса да, коммунист кеше зур дәрәҗәгә ия булган. Сәяси агитация көчле еллар, партиягә үтә тугрылыклы иделәр.

Электән шигырь сөйләргә ярата идем, шуңа күрә артист һөнәрен сайлаганмындыр да. Мәктәп елларында Мөнәсәхә апа Юнысова безне ярыштырып сөйләтә иде. Малайлардан директорыбыз улы Ренат Габдрахманов беренчелекне алды, кызлар арасыннан исә мин гел алдынгы урынны яулый идем. Берәр бәйрәм концерты булса, безне сөйләтәләр иде. Кечкенә генә авыл булгач, бинаның яртысы мәктәп, яртысы клуб иде. Пионерлар көне уңаеннан район үзәгендә фестивальләр оештырыла иде. Иптәш кызым Разия Хисамиева белән парлап «Туган тел» җырын башкаруыбызны югары бәяләп, шул ярышка алып бардылар. Муса Җәлилнең «Джим», «Вәхшәт» шигырьләрен бик яратып сөйләдек. Авыл халкы елый-елый тыңлый иде. Залда кемнеңдер әнисе, апасы, әбисе утыра бит инде, иң рәхмәтле тамашачыларыбыз шулар. Без алар өчен Казан артистларыннан да кадерлерәк булганбыз бит, мөкиббән китеп, каты итеп кул чабып, мактап, безне үсендереп торалар иде. Хәзер аларның күбесе юк бит инде... Каберләрен җыештырганда уйга каласың. Шул хатирәләр йөрәкне кысып-кысып ала, әле генә иде бит шушы чаклар, дисең. Кул җитеме арасында гына кебек, бик теләсәң дә, сузылып алып булмый шул. Күңелдән дә чыгарып атып булмый, ныгытып кулъяулыкка төреп куелган шикелле хәтердә барысы да. Бөтен кеше шулай яшьлеген сагына торгандыр инде. Ерак илләрдән, шәһәрләрдән, кайда гына булсалар да, авылны сагынып кайталар. Мин ул яктан бик бәхетле, авылым якында, бик еш кайтам. Яшь чакта алай түгел иде, аңлап бетермисең икән, олыгайгач, күңел сызып-сызып куя, андагы якынлык, кырларың, яланаяк йөргән каты үләннәр дә бик якын тоела. Шушы матурлыкларны элек күреп бетермәвеңә бераз гаҗәпләнәсең дә хәтта. Якынлыкны сагынасың. Мин Казанда Хөсәен Ямашев проспектында яшим. Транспорт тукталышына таба барганда бер аланлык бар, анда сап-сары тузганак чәчкәсен күргәч, авылдагы күренешләрне искә алам. Мәктәпкә барганда-кайтканда шундый күренеш, чишмәгә суга төшкәндә дә. Бака яфрагын сыдырылган урыннарга ябыштырып куюлар, кәрзин үреп, үсентесен кемнеке җиңә дип сугыштыра идек әле. Күңел бик нечкәрә икән, авыл турында шигырьләр укысаң да, җырлар тыңласаң да шундук җебеп китәсең.

Аллага шөкер, әти-әниле булып үскәнбез дип сөенеп, шөкер итеп куям. Ләкин безгә дә 90 елларда авырлыкларны татырга туры килде. Һәр заманның үз вәзгыяте, һәр буынга сынаулар мулдан бирелә. Беркемгә дә җиңел түгел, шунысы хак. Гаиләдә дә бөтен нәрсә төзек булмый, китек ягы була. Шуңа күрә шундый зур җәмгыятьтә үз кыйблаңны табып, дөреслек белән яшәргә тырышырга кирәк. Хезмәтем шундый җаваплы, интеллигенциянең алгы сафында басып тора икән, мәсьәләгә аек фикер белән карашта булырга тиешлегемне аңлыйм.

– Сезгә шундый матур исемне кем кушкан?

 Әтием сайлаган. Алар өч ир туган. Абыйсында бер кыз, энесендә бер кыз, башта безнең гаиләдә өч малай туган, аннары мин, шунлыктан тәүге кыз булганга Әлеф ия, «беренче», «беренчелеккә ия» мәгънәлене кушарга уйлаган. Әнием Мәгафүрә аның икенче хатыны. Беренче хатыныннан балалары булмаган. «Ун балаң булсын иде дә, күгәрченнәр кебек алар арасында утырсаң иде» ди торган булган, шөкер, без бишәүләп үстек менә.

Сезнең хакта бик усал диләр. Үзегез холкыгыз турында ни әйтерсез?

– Холкым нык, тиз кызып китәм, 15-20 минуттан суынам. Ошатмаганны уртага салып сөйләшәм, турылыкны яратам. Ялагайлана белмим, андыйның йөзенә көл сип дигән Аллаһы Тәгалә. Аз гына рәнҗетмәкче булсалар, үземне яклый ала торган халәттә. Кырык юлын табып, җавабымны кайтарам, минем каным шундый.

Әниебез укытучы булып эшләде, кырыс иде. Аның күз карашыннан барысын да аңлый идек, тыңлаучан булырга тырыштык. Мәктәптә дә ул миңа карата икеләтә таләпчән булды. Зур калын линейкасы бар иде, бервакыт. Ачуын китергәнмендер инде, миңа таба селтәп җибәрде. Тигән булса, ниләр булып беткән иде икән?! «Ай-яй холкың, берүзең биш малаебызга торасың!» дип әйтә иде шул.

Юбилей уңаеннан интервьюлар бирәм, радио-телевидениеларда игътибар үзәгендә. Элек туган көннәрне алай зурлап уздыру юк иде. Әти-әнием ул көнне 3 сум бирәләр иде дә виноград суын кызыл төстәге су дип йөри идем, сыйфатлы шоколад алып сыйдлана идек. Аның тәмлелеген сурәтләп бетереп булмый. Хәзер үзем дә улыма бәйрәмнәрдә билгеле бер күләмдә акча бүләк итәм. Кунакка кайтканда күчтәнәчләрне күп итеп төяп алып кайтам. Тәмле ашарга,матур киенергә бик яратам, башкаларны да куандыру ошый. Һәрчак өстәлләребез мул булсын, д тутырып утыру рәхәт булса, мөмкинлегең бар дип әйтергә кирәк, дим 

Үземне бик бәхетле тоям, шөкер. Аягым йөри, күзем күрә, яраткан тамашачыларым бар, гаскәр чыршы кебек туганнарым янәшәмдә, һәрчак таяныч булырдай дусларым күп. Эчми-тармый, әни дип өзелеп торучы алма кебек улы Искәндәрем бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк