Логотип
Хәбәрләр

Бер урында тора алмыйм

Без Ринат белән училищеда таныштык. Ул вакытта мәхәббәт булмады әле ул (көлә). Дуслыктан туган мәхәббәт дисәм дөрес булыр. Ул курайда бик матур уйный иде. Мөршидә – баянда, мин – фортепианода җыелышып уйный башладык. Башкалар белән җырлашып күңел ача идек. Ринат белән ел ярым йөрдек тә өйләнештек. Улыбыз Ришатка 27 яшь. Ул сәнгать юлыннан китмәде, әмма бик шәп артист була алыр иде. Компьютер белән кызыксынды, үзенә ошаган юлны сайлады.

Татарстанның атказанган артисты Лилия Мәхмүтова быел 55 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Шул гомеренең 32 елын ул К. Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрына багышлаган. Бүгенге көндә дә биредә тамашачысына тугры хезмәт итә. Аның белән балачак еллары, иҗатының иң күңелле чоры һәм бүгенгесе турында сөйләштек. 

Лилия ханым, гомерегезнең бишенче дистәсенә кергәндә үткәннәрне еш искә төшерәсездер. Балачак еллары нинди хатирәләр белән истә калды?

 Әни мине 24 яшендә тапкан. 8 ай чагымда аның авылына Югары Әлкигә кайтарып куя торган булганнар. Күчмә театрда эшләгән еллары, икесе дә яшьләр – сәхнәдә эшлиселәре килгән инде. Шуңа күрә мин дүрт яшькә кадәр дәү әни һәм дәү әти белән үстем. Мин аларга «әти-әни» дип эндәшә башлагач, әти: «Исламия, болай булмый, баланы алып килик. Аны югалтабыз болай булса, безне әти-әни дип белмәячәк ул», − дигән. Дүрт яшемдә балалар бакчасына урнаштырдылар. Әмма анда да миңа әти-әни белән үсү насыйп булмады. Берсендә телем ачыла башлагач, әни кайткан да, мине чакыра икән. Аның: «Кызым, мин бит сине тудырдым» диюенә, «тудырсаң, син мине үстермәдең» дип авыз турсайтканмын. Әни шуны үскәч тә сөйли торган иде. «Бик матур идең син кызым», − дия иде…

Безнең белән Рузия апа торды. Ул кайвакыт мине театр училищесына алып бара иде. Шулай берсендә ул миңа парта астында тыныч кына утырырга кушты. Балачак бит, һаман парта астында гына утырасы килмичә башны чыгарганмын инде. Марсель абый Сәлимҗанов күреп алып: «Кем бар анда?» – дип кинәт кычкырып куйды. Рузия апа аңа: «Исламия апалар гастрольгә китте дә, садиклары эшләми, менә алып килдем инде», − дип аклангач, Марсель абый: «Минем янда утырсың, нәрсәгә парта астында утыра ул бала», − дип үз янына утыртты. Мине карамаган кеше калмады бугай инде (көлә). Рузия апаның җае чыкмаса, аның белән бергә укыган – хәзерге данлыклы артистлар Ләлә апа Миңнуллина, Фирая апа Әкбәрова, Зөлфирә апа Зариповалар килеп ала иде.

Сеңлегез Ләйсән тууны ничек кабул иттегез?

 Мин аны бик көттем. Ул туганда миңа 7 яшь иде. Әнидән гел сеңлекәш сорый идем – бәхетемә Ләйсән туды. Бүгенге көндә иң якын кешем ул минем! Аның белән икебез ике төрле кеше без. Мин – Сабира әби кебек сабыр кеше. Ләйсән, әнигә охшаган. Алар икесе дә «кыр кәҗәләре» шикелле алдан йөрергә яраталар. Әти алардан гел шулай дип көлә иде...

 Әти-әниегезнең иҗат юлын дәвам итәчәгегез балачактан ук билгеле идеме?

 Аларның сәнгать юлыннан китүләре тиктемалдан булмаган. Чөнки безнең бабай бик матур җырлаган. Аны авылда җырчы Һидиятулла дип йөрткәннәр. Безнең гаиләдә әнинең сеңлесе Роза апа да җырлаган. Ә Рузия апа биергә ярата иде. Әнинең абыйсы Фоат абый гармунда, Сания апай тальянда уйный торган булган. Дәү әни мөнәҗәтләр-бәетләр сөйли иде. Менә шулай иҗатка юл ярылган, күрәсең.

Мин дә кечкенәдән музыка дәресләренә йөрдем. Укытучы миндәге сәләтне күреп, консерватория каршындагы музыкаль мәктәпкә бирергә киңәш иткән. Анда мине тыңлап карагач та алдылар. Шунда фортепианога йөрергә теләдем. Әниләр кредитка фортепиано алып бирделәр. Ләкин мине скрипкага алдылар. Безнең белән әтинең әнисе Сабира әби яшәде. Ул мине 7 дә озатып, кичке 9 да кайтуымны ут йотып көтеп торды.

Мәктәпне тәмамлагач, туры театр училищесына бармагансыз...

− Әни миңа: «Кызым, менә безгә кара да, уйла, кирәкме бу сиңа?» диде. Ул вакытта да күчмә театр бит әле. Мин математика һәм физиканы әйбәт укый идем, шуңа күрә университетка укырга керергә булдым. Анда дүртенче елны укыганда театр юнәлешеннән китү теләгем артты. Ул юлы инде әни: «Быел Илдар абыең Хәйруллин икенче курс җыя, әзерлән, ул сине кабул итсә – керерсең. Әмма мин синең артыңнан йөрмим», − диде.

Каршы килмәде, димәк?

− Килмәде, чөнки мин авылга кайттым да, дәү әнигә «мине әни җибәрми» дип еладым. Ул әнигә: «Мин үзем авыл хатыны булсам да, ике баламны да театрга бирдем. Син ничек, үзең шунда эшләп, балаңны җибәрмисең. Бу аның теләге бит», − дигән. Шулай итеп, Илдар абый янына бардым, сәләтләремне күрсәттем. Ул: «Иртәгә документларыңны алып кил», − диде. Нәтиҗәдә күңелем теләгәнне эшләдем – университеттан театр училищесына килдем (көлә). Безнең белән Ринат Шәмсетдинов, Энҗе Шиһапова, Мәхмүт Фатыйхов, Илсөяр Сафиуллина, Җәвит Шакиров укыды. 1991 елда Тинчурин театрына эшкә килдек. Менә биредә эшләгәнемә 31 ел булды инде...

Беренче ролегез нинди булды?

− Без театрга килгәч тә Илдар абый «Минем әти мировой» (И.Юзеев) дигән спектакльне куйды. Апалы-сеңелле рольдә мин – апа, Илсөяр – сеңелне уйнады. Революцияне бүлеп – мин Рева, ул Люция була иде. Беренче ролем шул булды. Аннары «Машина, машина, җитте минем башыма» спектаклендә уйнадым. Ул вакытта Тинчурин театры стационарга күчкән иде, репертуар бай түгел. Шуңа башка җирләргә спектакльләр белән чыгып йөрергә туры килде. 24-26 көн районнарда йөрдек.

Тамашачы ничек кабул итә иде?

− Аны ул вакытта аңламыйсың әле. Декабрьдә әни махсус Ринат белән минем өчен «Резедәкәй» әсәрен куйды. Мин – Резедәкәйне, Ринат – Габделхәйне, Илдус Фәиз Зөфәрне уйнады. Менә шунда гына мин тамашачының ничек кабул итүен аңладым. Ул спектакльне халык бик яратты! Яшь кызлар актёр егетләрнең образына гашыйк булып, алар артыннан йөриләр иде. Аннары «Гашыйклар тавы» чыкты, мин анда Мөнирәне уйнадым. Аны Илдар Юзеев махсус безнең театр өчен пьеса итеп язды. Шактый озак уйналды, халык мәхәббәтен яулады ул.

Гашыйк дигәннән, мәхәббәтегезне дә театрда тапкансыз!

− Без Ринат белән училищеда таныштык. Ул вакытта мәхәббәт булмады әле ул (көлә). Дуслыктан туган мәхәббәт дисәм дөрес булыр. Ул курайда бик матур уйный иде. Мөршидә – баянда, мин – фортепианода җыелышып уйный башладык. Башкалар белән җырлашып күңел ача идек. Ринат белән ел ярым йөрдек тә өйләнештек. Улыбыз Ришатка 27 яшь. Ул сәнгать юлыннан китмәде, әмма бик шәп артист була алыр иде. Компьютер белән кызыксынды, үзенә ошаган юлны сайлады.

Күңелгә ошаган юл дигәннән, яшьлектә университетны тәмамламыйча, театр училищесына укырга кергәнгә үкенгән чаклар булгадалымы?

Андый үкенеч бер тапкыр да булмады. Аннары, мин бит театрга 24 яшемдә соңлап кына килдем. Әмма беркайчан да эшсез тормадым. Университетта укыганда ЭВМ операторы булып эшләдем. Безнең бер математик-инженер хатын-кыз бар иде. Ул иртән эшкә килүгә: «Кызлар, бүген йокым туймады» дип зарларын сөйли башлый иде. Мин аңа карагач, эшемә битараф булып, шуны сөйләп утырудан курыктым. Яшь чакта яраткан эшең булырга тиеш дидем дә, ул эштән киттем. Театрда эшли башлагач, төрле җирләргә чыгып киткәч, үкенүләр булгандыр инде. 2010 елда Себергә чыгып киттек. Анда 3 көн йөргәннән соң, «Бу безгә нәрсәгә кирәк икән?» дигән сорау туа иде. Чөнки көн саен иртән торып чыгып китәсең, юлда 11 сәгать барасың һәм килеп җиткәч реквизитын әзерләргә, бизәлешне карарга кирәк. Спектакльдән кайткач биш сәгать кенә йоклыйсың да, икенче көнне тагын чыгып китәсең. Менә шулай 21 көн дәверендә йөреп кара әле! Ләкин алар хәзер якты хатирә булып кына искә төшә. Юк, үкенмәдем мин...

Исламия апа ролегез буенча киңәшләрен бирә идеме?

− Ул миңа уйнап күрсәтергә кушкач, «Әни, аның өчен режиссёр бар» дия идем. Шуңа уйнап күрсәтмәдем. Киңәшләренә колак сала идем, билгеле. Тәнкыйтькә уңай карый торган кеше мин. Чөнки кырыйдан караганда яхшырак күренә бит. Режиссёр Рәшид Загидуллин үзебезне видеога төшереп карарга куша иде. Кимчелекләрне шул рәвешле дә күрергә өйрәтте. Бик дөрес алым иде ул.

 

Артист кешенең уңышы режиссёрга турыдан-туры бәйлеме?

− Әлбәттә! Син режиссёрның күзенә мәхәббәтле булып күренсәң, ул сине спектакльгә кертә, ролен дә бирә.

Ә ничек мәхәббәтле күренергә?

− Мин үзем ялагайлана белмәдем, шуңа ничек икәнен әйтә дә алмыйм.

Үзегезне режиссёрлардан уңдым дип саныйсызмы?

− Миңа калса, юк. Яшь вакытта рольләр дип хыялланасың. 55 яшькә җиткәч яшьләрне күзәтәсең дә, «Мин дә моны уйный алган булыр идем» дип уйлап куясың. Хәзер нинди роль бирсәләр шуны уйныйсың инде.

Театрдан тыш нәрсә бөлән шөгыльләнәсез?

− Ике бакчабыз бар, шунда бөтен нәрсәне үстерәм. Алмагач, чия, слива, кара миләш, груша, кура җиләге дисеңме – барысы да бар. Безнең анда табигать матур, һавасы үзгә.

Сезнең гаиләдә кайсыгыз баш?

− Без «ир – баш, хатын – муен» принцибы белән яшибез. Мин бер урында тик тора алмыйм, Ринатка гел яңа идеяләремне әйтәм. Ул күпмедер вакыт анализлый, уйлый... «Булмады» дигәч кенә тотына һәм ярты көндә идеяне тормышка ашырып та куя. Мин аннан уздырып сөйләргә яратмыйм, чөнки төп сүзне ир әйтә. Ә хатын-кыз аннан акыллырак булырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк