Рәфидә Галимҗанова автор яңалыклары
-
Мәхәббәткә киртәләр юк!
Гомер дигәннәрең кызык инде: яшисең-яшисең дә, көннәрдән бер көнне үлеп гашыйк буласың. Тормышың тагын да ямьләнеп, матурланып киткәндәй тоела. Юк, тоелмый, ул чыннан да күркәмләнә. Нәкъ менә аларның тормышы кебек. Алар дигәнем – Башкортстанның атказанган, Татарстанның халык артисты Рөстәм Маликов һәм аның хәләле Ләйсән ханым. Үзләре белән күрешеп сөйләшергә насыйп булды бит әле... -
Театрга хыянәт итмәдем!
Ул үзенең тормышын театрдан башка күзалдына китерә алмый. Югыйсә, бөтен гомерен иҗатка багышламас иде. Өстәвенә ул шәкертләргә белем бирә, дәвамчылар үстерә. Быел инде илленче көзен каршылый ул. Сүзебез Татарстанның атказанган артисты Лилия Низамиева турында. Әйдәгез, бүген үзе турында үзе сөйләсен әле! -
ТЕАТР – БАЛАЛАРГА МӘХӘББӘТ
Ул шундый ачык күңелле, сөйләшергә рәхәт кеше. Сүзем Казан дәүләт «Әкият» курчак театры артисты Илсур Минкеев турында. Ул театрда ун елдан артык хезмәт куя, шул еллар эчендә нәни тамашачыларга әкиятләр уйнап, үзе дә балаларны ныграк яратырга өйрәнгән. Хәзер, курчак театрында шундый бала җанлы кешеләр генә эшли аладыр ул… -
«Мине хәтерлиләр дип ышанам...»
Ул үзенең зирәклеге, зәвыклыгы белән сокландыра. Башкорстанда яшәп иҗат итүче җырчы Лилиана Ирназарова турында сүзем. Хәзерге көндә ул – дүрт бала әнисе. Аның белән иҗат, бизнес һәм хатын-кыз бәхете турында сөйләштек. -
Үз юлыңнан туры бар!
Була шундый кешеләр – алар сине үзләренең елмаюлы ачык карашы белән җәлеп итә! «Бу кешенең елмаймаган чагы бармы икән?» – дип уйлыйсың. Танылган алып баручы, музыка уен кораллары остасы Ильмир Җамаловның да моңаеп йөргән чагын күрмәссең! Аның балачак-үсмер еллары ничек узган? Музыка дөньясына ничек килеп кергән һәм бүгенге көндә ниләр белән мәшгуль? Әйдә, барысы хакында да үзе сөйләсен! -
“Концертың килеп чыкмаячак”, - диделәр...
Узган ел “MINGAZOV төркеме таркала”, - дигән хәбәр интернетта таралу белән күңелгә шом кергән иде. Бердәнбер татар кавер-төркеменең ябыласына ышанып булмады. Озак та үтмәде, февраль аенда әлеге төркем имеш-мимешкә нокта куеп, барлык тамашачысын беренче сольный концертына җыйды. Гади генә концерт түгел, ә заманча диско-концерт булды бу… -
Җырлаудан туктаганым юк!
Туфан Миңнуллинның «Утырып уйлар уйладым» китабында мондый юллар хәтердә калган: «Сәнгатьтә ике әйбер ошамый: беренчесе – үзешчәннең профессионал дәрәҗәсендә үзенә урын дәгъвалавы, икенчесе – профессионалның үзешчән дәрәҗәсенә төшеп халтура белән шөгыльләнүе». Өлге итеп куярлык сүзләр! -
«Без һәрвакыт эзләнүдә!»
Минемчә, мине әлеге театрга язмыш баш режиссёр итеп китергән икән, бу юкка түгел һәм мин яңалык та кертергә тиеш. Бу мөмкинлекне мин генә түгел, театр үзе куллана, димәк. Һәм без шуңа күрә эзләнүдә. Билгеле, яңалык кертү үткәннәрне кисеп ташлау дигәнне аңлатмый, моңа кадәр булган тамашачыны саклап калу да – безнең бурычыбыз. -
Ялкын җитми!
Элек бит Казанда махсус гармун фабрикасы бар иде. Тик шул ук вакытта үзешчән осталар сыйфатлырак эшләгән. -
БАЛАЧАКТАН КАЙТАВАЗ...
Әби роленә Роза Хәйруллинаны уйладым. Ул татар әбисенә охшамаган, ләкин ул да бит татар. Аның белән сөйләшкәч, бабайны эзли башладым. Һәм без аны бик озак эзләдек – Башкортстанга кадәр барып җиттек. -
Айгөл Хәернасова: “Бәхет өчен күп кирәкми”
Миңа: “Сезнең тавышыгыз Винера Ганиеваныкына охшаган, сез анда укыдыгызмы?” - диләр. Моннан беркайчан да качып булмый. Чөнки күп нәрсәне укытучыдан аласың. Салават абыйның укучылары да шулай бит. Һәр башкаручының “үземнеке” дигән стиле, тембры булырга тиеш. Алайса, хәзер радиода яңгыраган тавышларны да танырлык түгел. -
Әби буласым килә!
Яшь кенә малай. Мине бик ошаткан булган. Ул мишәр холыклы, чын ир-заты – күп сөйләми, гамәл белән күрсәтә. Ә хатын-кызга шул кирәк тә! Менә шул игътибарын күрә башладым – көннәрдән бер көнне аның зәп-зәңгәр күзенә, уңганлыгына, үзенә гашыйк булдым! Ә бит мин аңа 19 яшь дип белмәдем! Миннән бер-ике яшькә генә кече дип йөрдем. Үземә 26 яшь иде. 7 ел аерма... -
ТЕАТР – ИҢ ЗУР ҖИҢҮЕМ
Шундый парадокс бар – Казан тамашачысы Әлмәт театрын белми. Ә без нинди генә фестивальләргә барсак та, рус тамашачысы безне белеп килә. Бу бәлки тамашачының үзеннән дә торадыр. -
Татарның үз Бароны!
«Син чегән баронына охшагансың», − дип әйтте дә, шуның Барон дигәне ябышып кайтты да. «Чегән»е ник төшеп калды дисәгез, әтинең кушаматы ул. Бер гаиләдә ике чегән була алмый бит инде. Әтигә ул кушамат озын кара чәчле, кара тәнле, зәңгәр күзле һәм куе кызыл, киң якалы күлмәк кияргә яратканга эләккән заманында. -
«Ромео һәм Джульетта»
Октябрь аенда Г. Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачылар театры Уильям Шекспирның «Ромео һәм Джульетта» әсәрен сәхнәләштерде. Спектакльне сәхнәгә яшь режиссёр Илсур Казакбаев куйды.