Логотип
Хәбәрләр

Балык Бистәсендә артист Нуретдин Нәҗмиевны зурладылар.

Балык Бистәсендә артист Нуретдин Нәҗмиевны зурладылар. Татарстанның халык артисты, Кәрим Тинчурин театры актеры Нуретдин Нәҗмиевның юбилее уңаеннан, Балык Бистәсе мәдәният йортында “Гомер буе сине көтәм” спектакле күрсәтелде.

Балык Бистәсендә артист Нуретдин Нәҗмиевны зурладылар. Татарстанның халык артисты, Кәрим Тинчурин театры актеры Нуретдин Нәҗмиевның юбилее уңаеннан, Балык Бистәсе мәдәният йортында “Гомер буе сине көтәм” спектакле күрсәтелде. Балык Бистәсе тамашачысы тинчуриннарны үз итте, яратты. Якташлары – Балыклы Чүкәй авылының олпат ир-егете, Татарстанның халык артисты Нуретдин Нәҗмиевның юбилеена карата тәкъдим ителгән “Гомер буе сине көтәм” спектакле тулы зал белән, тамашачының көчле алкышларында узды. Соңыннан район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Вафина театр артистларына ихлас рәхмәтен җиткерде, иҗади уңышлар теләде. Юбиляр Нуретдин Нәҗмиевка исә район җитәкчелегенең Рәхмәт хаты белән истәлекле бүләге һәм чәчәк бәйләмнәре тапшырылды. Нуретдин Нәҗмиев Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында 1976 елдан бирле эшли.

К.Тинчурин театры матбугат үзәге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк